ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 +1
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
"Мәдәни марафон"

Россия мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Мәдәни марафон"да катнаштым. Әлеге марафон биремнәре кино һәм мультфильмнарга багышланган. Әнием ярдәме белән регистрация үткәч, биремнәр эшләргә мөмкинлек туды. Шундый кызыклы биремнәр иде! Геройларга тавыш та сайладык, видеороликка туры килердәй музыка эзләдек. Кирәкле эмоцияне белдерү өчен ут яктылыгын да көйләдек. Әлеге биремнәр миңа җитми дә калды, чөнки алар бик мавыктыргыч иде. Сез дә катнашыгыз, дуслар! Сезгә дә ошаячагына ышанам.
"Көмеш кыңгырау" газетасы турында
"Көмеш кыңгырау" газетасы турында
Минем яраткан газетам "Көмеш кыңгырау" конкурс игълан иткән иде. Ул "Көмеш кыңгырау" газетасы турында иң яхшы ролик" дип атала. Әлеге конкурска мин дә бик теләп катнаштым. Роликның ссылкасын сезгә тәкъдим итәм https://disk.yandex.ru/d/_H4L63gu7cojTA
Сезнең фикерләрегезне көтәм, дусларым!
Музейда совет чоры уенчыклары

Әлеге уенчыкларның барысы да барысы да “тумышы” белән Советлар Союзыннан. Нәкъ шул ягы белән  бу коллекция бик кадерле. Уенчыклар нык, чөнки  пластмассадан ясалганнар, алар балалар өчен куркынычсыз. Мондый уенчыклар турында совет чорында яшәгән һәр бала хыяллангандыр. Шулхәтле күп курчакны ул вакытта бары тик махсус кибетләрдә күрү мөмкин иде, дип сөйли өлкәннәр. Бүгенге көндә исә алар, гомумән, раритет.

Кечкенә булмасам да, мин дә бераз уйнап алдым әле бу уенчыклар белән.
Мәктәбебез музеенда Совет чоры экспозициясе



Минем әби- бабам, әтием белән әнием менә шундый парталарда утырып укыганнар. Ул вакытта такталар да менә шундый гади булган. Әлеге экспозициядә мин аларның укыган дәреслекләре, йөрткән сумкалары белән дә таныштым.
Ә монысы пионер формасы. Кем соң ул пионер? Ул нәкъ безнең кебек укучы. Аларны пионер сафларына кабул иткәннәр. Пионер тырышып укырга, тәртипле булырга тиеш булган. Әтием менә шушындый форма киеп йөргән. Ииңа бик тә ошый.
Метрәй башлангыч мәктәбе музее





Мәктәбебездә бик бай музей эшләп килә. Аның тарихы мәктәп төзелгән елларга ук барып тоташа. Музеебызда төрле елларга, төрле темаларга багышланган экспозицияләр бар. Совет мәктәбе, борынгы авыл өе, казу эшләре вакытында табылган әйберләр, борынгы көнкүреш җиһазлары, шәҗәрәләр экпозицияләре бар. Алдагы язмаларымда мин алар белән тагын да якыннанрак таныштырырмын әле.
Мөслим туган як музееның районыбыз язучыларына багышланган экспозициясе



Бер гасыр элек язылган афишалар
Әлеге стендта үземә бик күп информация алдым.
Якташ язучыларыбызның кулъязмалары
Әлеге кулъязмалар зур тарихи әһәмияткә ия.
Мөэминов Әхмәтзариф - әкиятче бабай


Мөслим район мәдәният йортында урнашкан экспозициядә мин яңа шәхес - Зариф Мөэминов бедән таныштым. Мөэминев Зариф Латыйп улы (1893 — 1966). Теләнче авылында туа. Беренче Бөтендөнья сугышында, гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан.  1939 — 1941 нче елларда  Казандагы татар теле һәм әдәбияты  фәнни — тикшеренү институтына 50 дән артык  халык әкияте текстлары җибәрә.1942 елда «Хуҗа Насретдин әкиятләре» китабында  75 әкияте басыла. Бик күп мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә укыта. Мәктәпләр төзетә. Гомумән алганда, 35 ел дәвамында укытучы булып эшли. Исеме татар энциклопедиясенә кертелгән.Аның «Маҗара» исемле җыентыгы филология фәннәре кандидидаты, шагыйрь һәм прозаик Факил Сафин тарафыннан 2015 нче елда бастырып чыгарылды. Текстларны гарәп имлясыннан кириллицага  Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов күчерә.
"Соңгы ике елда мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның биографиясен, иҗат мирасын барлау, һәм аны әдәби эшкәртү белән шөгыльләндем. Бүген бу эшнең беренче этабы тәмам, кулъязманы аерым китап итеп бастырып чыгару эшенә керешергә була. Китапны, автор үзе искәрткәнчә, «Маҗара» дип атадым һәм, чыннан да, әгәр китапка дөнья күрү насыйп булса, үзе бер могҗиза, искиткеч маҗара, гаҗәеп хәл. , - ди Факил Сафин

Яраткан шагыйрем, якташыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗанов



Мөҗәһит Әхмәтҗанов - күпкырлы талант иясе. Язучы, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның мәгариф отличнигы, Мөслим районының мактаулы гражданины, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты ул. Аның үзенең сайты да бар, http://muzagit.ru ссылкасы буенча кереп, тагын да күбрәк белергә мөмкин. Мәдәният йортындагы экспозициядә Мөҗәһит абый турында күргәзмә зшли. Анда аның китаплары, кулъязмалары белән танышырга мөмкин.


Конкурс "Мой любимый учитель"

Мой диплом за участие в конкурсе "Мой любимый учитель". Радует то, что и участникам дают такие дипломы. Очень приятно, спасибо!
Районыбыз сандугачы Зифа Басыйрова

Актриса, җырчы Зифа Басыйрова Мөслим авылында туа. Районыбызның мәдәният йорты аның исемен йөртә. Әлеге мәдәният йортында аңа багышланган экспозиция эшли.
Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1950), ике тапкыр «Мактау билгесе» ордены һәм төрле медальләр белән бүләкләнә.
Яшьтән ятим кала, үзешчән сәнгатьтән профессиональ сәнгатькә килә.  Казан театр техникумын тәмамлый, озак еллар Татар дәүләт академия театрында артистка булып эшли. Театрда музыкаль драмаларда башкарган җырлы рольләре аны халыкның яраткан артисткасына әверелдерә һәм халык мәхәббәте, җырга булган мәхәббәте аны эстрадага китерә. Махсус музыкаль белеме булмаса да, халык җырларының нечкәлеген яхшы белү, үз өстендә туктаусыз эшләве, тырышлыгы һәм таланты аңа профессиональ җырчы булып җитешергә ярдәм итә.
Шулай итеп, музыкаль драмаларда башкарган җырлары халык мәхәббәтен яулаганнан соң,  1936 елда ул җырчы буларак эстрада сәхнәсендә җырлый башлый һәм 1940 елга инде халык җырларын башкару остасы буларак таныла.
Матур, җан җылымлы тавышы, үзенчәлекле башкару алымы һәм осталыгы, тирән эчтәлекле, ныклап уйланылган репертуары җырчы Зифа Басыйрованы республикабызда гына түгел, аннан читтә, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә таныта.