ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Казанский Цирк
Казанский Цирк
1 февраля 2026 - Мария Иванова 0 0
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Орбита фест
Орбита фест
27 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
МультЕлка
МультЕлка
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спектакль Дук-Ду
Спектакль Дук-Ду
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Концерт к 270 летию Моцарта
Концерт к 270 летию Моцарта
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Кукольный театр экият
Кукольный театр экият
25 января 2026 - Мадина Валиахметова 0 0
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Выставка " На златом крыльце сидели "
Выставка " На златом крыльце сидели "
24 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Буратино в кино
Буратино в кино
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 +1
Конек-горбунок в Казанском цирке
Конек-горбунок в Казанском цирке
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Москва
Москва
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Новогоднее представление в ДК Ленина
Новогоднее представление в ДК Ленина
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Раифа
Раифа
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Выставка промыслов в ДК Залесный
Выставка промыслов в ДК Залесный
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Кинотеатр
Кинотеатр
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Чик сакчыларына багышланган стелла
Актаныш авылының мемориалында чик сакчылары хөрмәтенә стелла куелган. Чик сакчылары гаскәре, илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган чикләрен саклыйлар. Ватаныбыз чикләре сулардан, урманнар, кырлар, таулар аркылы да, һавадан да уза. Илебездә һәр елны, 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне, дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Бу көнне элеккеге һәм хәзерге вакыттагы чик сакчылары, үзләренең хәрби иптәшләрен тәбрик итәләр һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән батыр хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алалар.
Парк Победы
Парк Победы в Актаныше – явление поистине уникальное. Сочетание в одном месте различных архитектурных, ландшафтных и эстетических решений за несколько лет превратило Парк Победы в излюбленное место жителей Актаныша. Кстати, восхищаются Парком Победы не только местные жители, но и приезжие, гости с других городов и районов. Мы тоже посетили Парк Победы. Мемориал памяти Героям Великой Отечественной войны с вечным огнем в центре, вокруг которого разместился пантеон с мраморными табличками, где увековечены имена уроженцев района, удостоенных звания Героя Советского Союза.
Военная техника, является любимым местом игр детворы разного возраста. Прикасаясь к образцам военной техники, мы вплотную проникаемся прошлым, временем, когда наши прадеды не жалели себя во имя спокойной и мирной жизни.




Данлы Агыйдел елгасы
Ркспубликабызның горурлыгы булган Агыйдел елгасын күрү күптәнге хыялым иде. Әлеге елга аша паром йөри, ул 2 республиканы тоташтыра. Паромга утырып, без дә елга буйлап сәяхәт иттек. Агыйдел  - Башкортостан һәм Татарстан территорияләреннән ага торган елга, Башкортстандагы иң зур елга һәм төп су юлы; Каманың сул кушылдыгы. Уралтау якларында, Ирәмәлтау тирәсендә башлана.
Озынлыгы 1 420 км, елга бассейны майданы – 141 900 км².





Әлфия Азвалова - танылган җырчы

Татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнваренда Башкортстан Республикасының Калтасы районындагы (хәзер Краснокама районы) Яңа Кабан авылында туа.  Краснокама районы) Яңа Кабан авылында туа. Әлфиягә 5 яшь, сеңлесе Флүрәгә 3 яшь тулганда, кызлар әтисез дә, әнисез дә кала. Алар Актанышта тәрбияләнә. 2017 елның 15 июнендә Казанда вафат була.

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1962), ТАССРның халык артисты (1970), РСФСРның атказанган артисты (1983), Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1992), «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден, ике тапкыр Хезмәт Кызыл орденнары (1976, 1988) белән бүләкләнә, «Татар эстрадасы легендасы» дигән мактаулы призга (2008) ия була.
Актаныш гармунчылары скверы

Биредә гармунга һәйкәл урнаштырылган. Һәйкәл ачуны Актаныш районының башкарма коммитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы Мирзанур Фарукшин, рес­публика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова башкарган икән. Тимердән эшләнгән стеланың авторы — Яңа Әлем егете Азат Сәрвәров.
Актанышта атказанган иҗатчылар скверы

Актаныш район үзәгендәге әлегескверга танылган иҗат кешеләренең исемлеге язылган. Әлеге исемлекне китап формасында итеп эшләгәннәр. Әлеге китаплар биредә берничә.


Владимир Ильич Ленин бюсты

Мөслимдә Владимир Ильич Ленин һәйкәле барлыгын әйткән идем инде. Аның бюсты Актанышның ял паркында да бар икән. Владимир Ильич турында язганнарымны кабатлап тормыйм. Бары тик шуны әйтәсем килә: ул бөек шәхес булган.
Актанышның ял һәм мәдәният паркы

Пар балдаклар. Әлеге урынга яңа өйләнешкән яки өйләнешергә уйлаган яшьләр килә.

Актаныш ул- аккошлар иле. Агыйдел тулып аккошлар йөзә. Әлеге фигурада нәкъ менә шул аккошлар сурәтләнгән.
Актанышның җыр һәм бию ансамбле турында ишетмәгән кеше юктыр. Актанышта бии белмәгән кеше дә юктыр. Бу биюче кыз белән егет фигурасы биючеләргә дан җырлый.
Актаныш басмалары
Ял көннәрен, кичке ялларны күңелле итү максатыннан “Актаныш басмалары” скверында ял итү урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, фонтан эшли. Гаилә белән килергә, ял итәргә, күрешергә, аралашырга менә дигән мөмкинлек. Ялларыгыз күңелле үтсен! 





Борынгы авыл йорты


Бу як йортларында чигүләр күзгә бәрелеп тор­ган урында булган. Туган якны өйрәнү музеендагы пәрдәләргә, мендәрләргә, япма-җәймәләргә бүген дә җирле осталарның тамбур җөе белән чигелгән җете бизәкләре төшерелгән. Ә кунакчыл татар йортында, гадәт буенча, табынны самавыр, чәкчәк, өчпочмак һәм бәлеш бизи.
Күбрәк яшьләрне кызыксындыра торган почмак та бар биредә. Ул никах тәртипләре, гаилә традицияләре һәм кануннары турында сөйли.
— Безнең якларда үзенчәлекле йола бар иде. Туй алдыннан кәләш үзенең дус кызлары белән җыелып, бергә бирнә сандыгы тутыра, — ди музей хезмәткәре — Ә бу бирнәне әни кеше яңа туган кызына 40 көн тулуга ук җыя башлый торган була. Күз алды­гызга китерегез әле, кайгыртучан әни бу вакыт эчендә бирнә сандыгына күпме әйбер җыя алган икән?
Менә шушындый мавыктыргыч информация.