ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:14 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:13 - Полина Алексеева 0 0
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
вчера в 19:45 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
вчера в 18:55 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
вчера в 18:43 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
вчера в 18:36 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
вчера в 18:34 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
вчера в 18:26 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:25 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:24 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
вчера в 18:22 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:14 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:13 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Всероссийские учения
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Сынчы Илисәй Имамов күргәзмәсе

Мөслим туган як мүзееның мәдәният йортында уртнашкан филиалында районыбызның үзенчәлекле шәхесе сынчы Имамов Илисәй Имам улының күргәзмәсе эшли. Илисәй Имамов 1932 нче елда Мөслим районы Баланны авылында туган. Шофер, хисапчы,токарь, сварщик, умартачы.Казанда һәм Мәскәүдә халык иҗаты күргәзмәләрендә катнашып, халык ихтирамын яулады. Ике мәртәбә лауреат дипломнарына лаек булды. Таштан куелган карт сыны Мәскәүдә узган күргәзмәдә катнашып, дипломга лаек булды. И.Имамов читтән торып Мәскәүдәге халык сәнгате университетын тәмамлый. Туган авылында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл иҗат итә.Шундый ук һәйкәлне ул күрше Михайловка авылында да ясый.


Китапханәдә балалар иҗаты


Мөслим үзәк китапханәсендә даими рәвештә балалар өчен мастер- класслар үткәрелеп тора. Алар бергәләп кызыклы китапчыклар, төрле сувенирлар ясыйлар. Узган килүемдә мин дә шундый мастер- классларның берсендә катнашкан идем.
Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмә

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кһргәзмәдә мин бик күп информация алдым. Шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.
Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
Уральск чоры
1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.
“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.
Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елныңиюнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.
Казан чоры
1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.
Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калды.
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...


Якташ язучыларыбыз иҗаты

Безнең Мөслим районы талантларга бик бай. Бүген мин язучылар турында әйтергә телим. Якташ язучыларыбыз: Кашшаф Кормашев, Әхсәншәех  Кормаши, Зариф Мөэминов, Фоат Садриев, Харрас Әюп, Зөлфәт, Флүс Латыйфи, Мизхәт Хәбибуллин, Флүр Баһаутдинов, Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәр, Асия Минһаҗева, Ләбиб Лерон,Илүсә Нәбиуллина, Роза Хәбибуллина,Фәрит Гыйльми, Әхмәт Дусайлы,Зөфәр Дәүләтов,Фәтхулла Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Дөлфәт Хәрби,Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Кәүсәрия Харрасова, Сәгыйдулла Зарипов, Фәссах Вилданов, Әхсән Шәрипов, Мөхәммәтдин Закиров. Алар барысы да китаплары дөнья күргән якташлар. Үзәк китапханәдә әлеге китапларның барысын да алырга һәм укырга мөмкинлек тудырылган. Алар турында бик бай информация тупланган стенд та бар.
Китапханәнең газета- журнал фонды.

Мөслим үзәк китапханәсенә 70 төрле газета- журнал кайтарыла икән. Балалар өчен «Салават күпере», " Мурзилка", «Сабантуй» журналлары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы  яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналына без дә язылабыз. Ә язылмаган кешеләргә әлеге газета- журналлар белән китапханәдә танышырга мөмкин. Әлеге басмаларның тиражы артканнан арта.
Газета-журналлар мультимедиа форматына йөз тота, һәр санда QR-кодлар басыла, дип белдерә әлеге басмаларның мөхәррирләре.  Укучылар бу QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда, иҗади мастер-классларда катнаша ала.  Әлкге код ярдәмендә мнформация туплау миңа да бик ошый. Бүген исә мин "Мурзилка" журналы белән таныштым. Бик кызыклы һәм файдалы кән!
Китапханәдә үз өендәге кебек

Үзәк китапханәдә бик уңайлы мохит тудырылган. Китапханәгә килүчеләр үзләрен өйдә кебек тыныч, рәхәт хис итсеннәр, иркенләп китап укысыннар өчен менә шушындый матур ял почмагы ясалган. Теләгән кешегә чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган. Чыннан да, бик рәхәт әлеге китапханәдә!
Букеанариум

Мөслим үзәк китапханәсендә менә шундый букеанариум ясап куйганнар. Үзең укырга теләгән китапны аласың да, океанга чумасың! Китап океанына!
Мөслим үзәк китапханәсе

. "Районда бүгенге көндә 33 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 31 е - үзәк китапханәнең авылларда урнашкан филиаллары. Районыбызның китап фонды бик бай, барлыгы 323 мең 556 китап исәптә тора. Шуларның 57 мең 188 е үзәк китапханәдә," -диде безгә китапханә хезмәткәре.
Ел дәвамында китапханәчеләр халык, мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары белән үрелеп баручы түгәрәкләр оештырыла. Күренекле даталар, язучы, шагыйрьләрнең истәлекле көннәре игътибарсыз калмый. Һәркайсына багышлап, массакүләм чаралар үткәрелә. Бүгенге көндә үзәк китапханә тагын да ямьләнгән, анда барлык уңайлыклар да тудырылган. Теләгән һәр кеше бушка интернет челтәреннән файдалана ала, 77 төрле газета-журнал белән танышырга иркен уку залы эшли. Интернет тормышыбызның күп өлешен алса да, китап укучыларыбыз кимеми икән. Район үзәгендә генә дә алар 3 меңнән артык. Тормышыбызны, хезмәтебезне җиңеләйтү өчен, бар нәрсәне компьютерлаштыру бара. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы китапханәләрендә 2017 елдан һәр китап укучыга бердәм китап укучы билетлары бирелә башлады. Әлеге билетны һәр кеше алырга тиеш. Ул бер мәртәбә генә бирелә. Аның өстенлеге шунда: бердәм китап укучы билеты кулыгызда булса, сез, республиканың теләсә кайсы китапханәсенә кереп, китап алу мөмкинлегенә ия буласыз. Үзәк китапханәдә дә әлеге билетларны укучыларга тапшыру бара. Бердәм китап укучы билетын алу өчен сезгә китапханәгә шәхесегезне дәлилләүче документлар (паспорт, ИНН, туу турында таныклык) белән килергә кирәк. Киләчәктә китап укучылар әлеге билет белән генә китап ала алачак. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Бүген дә китап сөючеләр аз түгел. Китап кешене кеше буларак формалаштыра. Укыгыз, китапны яратыгыз!


Кинотеатр "Дуслар- клаб"
Сегодня с братюями сходили в кинотеатр, посмотрели мультфильм "Великолепный Рон". Современные технологии не перестают удивлять. Даже нам уже не интересны мячи и конструкторы, а подавай гаджеты и интерактивные игрушки. Мультфильм "Неисправимый Рон" как раз про это. Мультфильм красивый, яркий, динамичный и современный. Идея мультфильма очень хороший.
Мультфильм для мальчишек - роботы, техник и электроника. Очень забавная зарисовка людей - носатые гномики получились. Всем советую посмотреть этот мультфильм.l





Хәрби һава десантчыларына багышланган стелла

Армиянең элитасы булып саналган һава-десант гаскәрләренә эләгергә теләмәгән үсмер малайлар бар микән?! Зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка киеп, ВДВ флагын күтәреп, «бездән башка беркем дә түгел» дигән девиз астында урам әйләнүне үзе бер горурлык дип саный алар. Десантчылар юкка гына элита булып саналмый — әлеге гаскәрләргә физик яктан иң көчле, акыл белән эш итә белүче, ныклы, тапкыр кешеләрне генә алалар. Десантчы булу — парашют киеп сикерү генә түгел, ә кушылган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә Актаныш районында да «десантчы» исемен йөрткән Ватан сакчылары шактый. Төрлесе төрле елда, төрле җирдә хезмәт иткән булсалар да, аларны десантчылар дуслыгы берләштерә. Десантчылар үз акчаларына махсус эшләнелгән һәйкәл сафка бастырганнар.