Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
Бу экспозициядә без борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән дә таныштык. Туган як музеенда борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һаман да сакланадыр кебек. Татар өен хәзер музейларда гына күреп белгәч, әлегә экскурсиягә чын мәгънәсендә куандым. Музей хезмәткәре мичтә ипекәй пешерү сере турында да сөйләде, бишек, үрелгән чабаталар, татар рухын саклаган традицияләргә дә тукталды.
Рузаль Шарифуллин
3 ноября 2021
+7
770
13 комментариев
|
 В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хәтирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 99 ел тулган икән. "Узган гасырның 80нче елларына кадәр туучыларга кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборларга җыелып, җәмгыять эшләрендә актив катнашып, өлкәннәргә ярдәмләшеп, кечеләрне шефлыкка алып, учак янында хәрби-патриотик җырлар җырлап, бик кызыклы чорда яшәргә туры килде. Әлеге оешма Туган илне яратырга, ѳлкәннәрне хѳрмәт итәргә, дус һәм бердәм булырга, хезмәткә ѳйрәтте. Пионерлар сафына керү өчен укуда тырыш, төрле чараларда актив булырга кирәк иде, - диде музей хезмәткәре. Минем әнием белән әтием дә пионер булган! Алар бу турыда бик горурланып сөйләде. |
Совет залы үз эченә 1917-1991 еллар тарихын алган.Биредә әлеге чордагы үсеш-үзгәрешләрне күрергә мөмкин. уган якны өйрәнү музее, "Совет чорында Мөслим районының оешуы һәм үсеше" темасын яклап, проект тәкъдим иткән һәм 200 мең сум грант откан. Әлеге сумма шул проектны тормышка ашыру өчен тотылган. Бүген музейда Совет чоры залы эшли, анда кызыклы гына экспонатлар бар. Совет чорында кулланылган савыт - саба, көнкүреш материаллары, уку әсбаплары, киемнәр- ни генә юк анда! Иң ошаганы совет чоры уенчыклары булды. Бөек Ватан сугышына багышланган өлешендә үземә күп мәгълүмат алдым. |
 Мөслим, Татарстан Республикасындагы авыл, Мөслим районы үзәге. Мөслим районы 1930 елда оешкан, Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Казаннан 319 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Ык елгасында (Кама кушылдыгы) урнашкан. Район Минзәлә, Сарман, Азнакай, Актаныш районнары, шулай ук Башкортостан Республикасының Бакалы районы белән чиктәш. Районның административ үзәге-Мөслим авылы. Районның гомуми мәйданы 146431 га тәшкил итә, районда 71 торак пункт урнашкан, шул исәптән район үзәге – Мөслим авылы. Районда 19 авыл җирлеге бар. Халык саны-20421 кеше. Мөслим район үзәгендә-7663 кеше. |
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Мөслим туган як музее”нда татар атларына багышланган “Татар аргамагы” күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәне Лениногорский районында гомер итүче, эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин оештырган. Ул атлар үрчетү буенча үзәк булдырып, шуның белән шөгыльләнә. Фәрит әфәнде үзалдына зур максат – югалу чигендә торган татар токымлы атларны үрчетү максатын куеп эш итә. Ул шулай ук татар атлары белән бәйле төрле бәйгеләр, уеннар уздыра. Бүгенгесе көндә Лениногорскийда гына түгел, Татарстанның башка берничә районында да татар атлары үрчетелә. Алар Сабан туй чабышларда катнашалар. Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре куелган. "Күргәзмә ачу тантанасында Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, сәнгать академия җитәкчесе Халиков Фиринат, Яшел Үзән шәһәре рәссамы Владимир Новиков, кыргыз рәссамы Джумабек Базарбаев һәм үзебезнең җирлегебез рәссамнары катнашты", диделәр музей хезмәткәрләре. |
Бүген без Мөслим туган як музеенда булдык. Музей хезмәткәре безгә тикшеренүләр турында сөйләде. Җирдә казынсаң, ни генә тапмассың! Ә казу эшләре урынына эләксәң, кайчандыр, бәлки, нәкъ менә синең ата-бабаларың утырган ташларны капшап-тотып карый аласың… Шуңа күрәдер, 2015 елда туган якны өйрәнү белән бәйле тарихи тикшеренүләрдә катнашырга теләгән җирле халыкның иге-чиге булмый. Ул вакытта бирегә Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Альберт Борһанов җитәкчелегендәге фәнни отряды килә. Районда таш, бронза чор, тимер дәвер башларыннан алып урта гасыр ахырларына кадәр караган уннарча объект табыла. Алар, нигездә, Ык елгасы һәм аның кушылдыклары янында урнашкан. Борынгы торакларның эзләренә Рус Шуганы, Олы Чакмак, Маҗын, Табын, Мәлләтамак, Тәмьян авыллары янында юлыгалар. Су юлын гел үзгәртеп, Ык борынгы урдалар, каберлекләр, курганнар һәм шәһәрчекләрнең калдыкларын җимерә һәм юып алып китә. Җирле халык еш кына тимер, балчык, сөяк һәм таштан ясалган төрле кабатланмас әйберләрне хәзерге көнгә кадәр табып тора. Ә болар барысы да — урман-кырларда һәм тауларда яши торган җанварлар. Бүген безнең якларда кабаннар күп яши. Ә менә аюларны инде очратуыбыз икеле |
Мөслим мәдәният йорты каршында Владимир Ильич Ленин һәйкәле барлыгын белә идем. Әнием аның миңа бөек юлбашчы, илдә бик зур үзгәрешләр керткән белемле шәхес икәнен аңлаткан иде. Ә бүген мин тагын да күбрәк мәгълүмат тупладым. Владимир Ленин (Ульянов) 1870 елның 22 апрелендә Сембердә (Ульяновск) туа. (Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Ул гимназияне алтын медальгә тәмамлап, Казан университетына укырга керә, әмма 1887 елның декабрендә студентларның революцион җыенында актив катнашканы өчен кулга алына һәм Казан губерниясе Кокушкино авылына озатыла. Озак та үтми Владимир Ульянов үзлегеннән укып имтиханнарын тапшыра, адвокат ярдәмчесе була. Шулай да сәяси эшчәнлеген туктатмый. Башкалада “Эшче катламны азат итү өчен көрәш берлеге” оештыра. 1897 елда кулга алына һәм Шушинскийга сөрелә. 1905 елдагы инкыйлабтан соң Ленин чит илгә кача, Россиягә 1917 елда гына кайта. Соңрак сәламәтлеге какшап, эшеннән читләшә. Юлбашчы 1924 елның кышында вафат була. Ленин оештырган дәүләт XX гасыр дәвамында яшәп килә. |
Авылыбыз китапханәсендә тирән белемле, киң эрудицияле китапханәче эшли. Ул- Римма Сәмигулловна.
Мин китапханәгә даими йөрим. Әнием белән дә, классташларым белән дә барам. Соңгы тапкыр үзем генә бардым. Алдан алган, укып бетергән китапларны тапшырдым. Көзге каникулда укырга дип берничә китап алдым. |
Авылыбыз китапханәсендә Нәбирә Гыйматдинована 65 яшь тулу уңаеннан тһгәрәк өстәл узды. Ул "Н.Гыйматдинова әсәрләрендә табигать һәм әхлак" дип аталды. Әлеге язучының әсәрләрен моңа кадәр укыганым юк иде әле. Китапханәчебез Римма Сәмигулловна шундый мавыктыргыч итеп сөйләде. Аның хикәяләрен укырга дип китабын алдым.
Әлеге чарада абыем Рафиль дә катнашты. Ул "Мәдәни көндәлек"нең алдагы еллары җиңүчесе. |
Халыкара "Җәлил укулары" конкурсының район этабына үз эшемне җибәрдем. Мин Муса Җәлилнең "Җилләр" шигырен сөйләдем. Укытучым Гөлнара апа сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтте, ә видеоны төшерергә һәм матур итеп ясарга әнием булышты. Сез дә карагыз әле, дусларым! Фикерләрегезне дә язсагыз, мин бик шат булыр идем.
https://disk.yandex.ru/i/rfgo6G0iUAv2Og |