| Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
|
Сезне "Шатлык" театр студиясенең режиссеры Фәридә апа белән таныштырыйм әле. Ул бик сәләтле режиссер. Безне матур итеп сөйләргә, сәхнәдә үзебезне ничек тотарга икәнен өйрәтә. Мин әлеге студиягә бик яратып йөрим.
Рузаль Шарифуллин
30 октября 2021
+8
324
11 комментариев
|
|
Бүген мәктәбебездә көз бәйрәме узды. Без үзебез ясаган проектларны якладык, матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Бәйрәм азагында мул табын артында сыйландык. |
|
Авылыбыз мәдәният йортында оештырылган "Шатлык" театр студиясенә йөрүемне әйткән идем инде. "Кече кирмән хәзинәсе" дип аталган спектакль куйдык. Әлеге спектакль белән без балалар театрларының район конкурсында катнашабыз. Уңышлар теләгез безгә! |
|
Бүген тәрбия сәгатендә "Татарстан- безнең уртак йортыбыз" темасына сөйләштек. Төп мәгълүмат тһбәндәгечә: Башкаласы: Казан шәһәре Президенты: Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Мәйданы: 68,0 мең. кв. км Мәскәүгә кадәрле ераклык: 797 км Халык саны: 3,89 млн кеше. Дәүләт телләре: рус, татар Административ бүленеше: 43 муниципаль район, республика карамагындагы 14 шәһәр һәм район карамагындагы 8 шәһәр. Татарстан Россиядәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Республикада 115тән артык милләт вәкиле яши, шул исәптән 8 милләт бар, алардагы халык саны 10 мең кешедән артып китә: татарлар, урыслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар һәм башкортлар. |
|
C международным днем анимации вас, дорогие друзья! Этот праздник по настоящему мой! Потому что, я хожу в мультстудию "Фантазия". В этой студии я вместе со своими друзьями снимаем мультфильмы. Вот ссылки на наши мультфильмы:
https://youtu.be/QsRAR99CPhk https://youtu.be/KLJiC_EkW5s https://youtu.be/gZZiE3FM610 https://youtu.be/l91kaCCzOow https://youtu.be/hO1ca6Cyy10 Приятного просмотра! |
|
Сикия авылы музееның бу өлешендә борынгы көнкүреш кирәк- яраклары урнаштырылган. Кер юуу тактасы, он иләгеч, икмәк сугу җайланмасы, камыр җәю җайланмасы һәм башкалар. Бу җайланмалар хәзер дә кулланыла, ләкин алар хәзер тагын да уңайлырак итеп эшләнгәннәр. |
|
Нинди дә булса әйберне салыр өчен беренче савытлар таштан һәм агачтан ясалган. Борынгы заман кешеләре өчен бу савытларны ясау бик алга китеш саналган. Еллар узган саен әлеге савытларның формалары үзгәргән, тоткалары барлыкка килгән.Соңрак әлеге савытларны бизәп ясый башлаганнар. Сикия авылы музеенда әлеге савытларның 15 төре бар. Алар арасында ниндиләре генә юк: зурысы, кечкенәсе, тоткалысы, тоткасызы, бизәклесе һәм бизәксезе. |
|
Әлеге борынгы үлчәү Сикия авылы музеенда саклана. Бер ягына төрле авырлыктагы герләр, икенче ягына исә үлчисе әйберне куйганнар. Әлеге үлчәү белән бик төгәл үлчәп булмый, әлбәттә. Ә хәзерге заманның электрон үлчәүләре ярдәмендә әйберне төп- төгәл итеп үлчәргә мөмкин. |
|
Бүген авылыбыз китапханәсенә бардым. Укып бетергән китапларны тапшырып, яңа китаплар алдым. Китапханә безнең авыл клубы бинасында урнашкан. Китапханәче Римма апа әйтүенчә, биредә 20 мең китап бар. Тематикалары да төрле, балаларга да, зурларга да төрле телләрдә китаплар бар.
|
|
Безнең борынгы бабаларыбыз күн итек кебек аяк киемнәре кигәннәр.. Ләкин заманнар үтеп, Мәскәү кул астына төшкәннән соң, татар да чабата үрергә өйрәнгән. Ихтимал, чабата сүзе дә безгә рус теленнән кергәндер. Чабатаны юкә агачының кабыгын кубарып, эчке ягындагы материалыннан үрәләр. Хәзер чабатаны сәхнәләрдә генә кияләр. Әлеге кечкенә чабата Сикия авылы музеенда саклана.
|