Бүген тәрбия сәгатендә "Татарстан- безнең уртак йортыбыз" темасына сөйләштек. Төп мәгълүмат тһбәндәгечә:
Башкаласы: Казан шәһәре
Президенты: Рөстәм Нургали улы Миңнеханов
Мәйданы: 68,0 мең. кв. км
Мәскәүгә кадәрле ераклык: 797 км
Халык саны: 3,89 млн кеше.
Дәүләт телләре: рус, татар
Административ бүленеше: 43 муниципаль район, республика карамагындагы 14 шәһәр һәм район карамагындагы 8 шәһәр.
Татарстан Россиядәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Республикада 115тән артык милләт вәкиле яши, шул исәптән 8 милләт бар, алардагы халык саны 10 мең кешедән артып китә: татарлар, урыслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар һәм башкортлар.