
значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.









Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!
| Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
|
Авылыбызда күптәннән халык театры эшләп килә. Быел алар "Шобага" спектакле белән район күләмендә 2 нче урын алуга ирештеләр. Февраль аенда спектакль район сәхнәсендә куелды. Мин дә әлеге спектакльгә бардым, чөнки анда минем әнием дә уйный.
Рузаль Шарифуллин
2 мая 2024
0
250
Нет комментариев
|
|
Районыбызның "Мизгел" яшьләр үзәгенә мин бик еш барам. Биредә бик күп кызыклы чаралар еш була. Сыйныфыбыз белән экскурсиягә бардык, яшьләр үзәгенең эшчәнлеге белән таныштык, компьютер уеннары уйнадык, хәтта мультфильм карарга да җитештек. Биредә бик күңелле!
|
|
Язгы каникул чорында без гаиләбез белән "Шифалы су" санаториенда ял иттек. Әлеге санаторийда балалар өчен бик күп кызыклы чаралар узды. Шуның берсе - шигырь кичәсе. Һәр бала үзенең яраткан шигырен яттан сөйләде. Мин җиңүчеләр исемлегенә кердем һәм санаторийның истәлекле бүләгенә лаек булдым. Бик матур чара булды ул!
|
|
Мөслим үзәгендә "Хезмәткә дан" аллеясе урнашкан. Әлеге аллеяга ел саен иң тырыш, иң уңган хезмәткәрләрнең, иң тырыш укучыларның фотоларын куялар. Әлеге аллеяда матур шигырь юллары язылган стенд та бар. Ул хезмәт кешесенә дан җырлый.
|
|
Район үзәгендә урнашкан "Мөслим йөрәге" скверы гади генә булса да, ял итү өчен бик уңайлы. Матур итеп агачлар утыртылган, уңайлы скамейкалар ясалган. Биредә сәхнә дә бар. Әлеге скверда бик күп чаралар уза. Яңа ел бәйрәме дә биредә узды. Мин әлеге скверда бик еш булам.
|
|
Апрелҗ аенда районыбызга Минзәлә Дәүләт театры гастрольләргә килде. Ул безгә "Әни" спектаклен тәкъдим итте. Бик эчтәлекле иде әлеге спектаклҗ. Төп рольләрдә ике кыз: балалар йортында үскән кыз әнисен эзли, ә икенчесе үзен тәрбияләп үстергән әнисен чит итә, аңардан котылырга тели... Бик тәрбияви спектакль булды.
|
|
"Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңү яулап, республика яңа ел бәйрәменә чакыру алгач, мин бик сөендем. Бигрәк матур бәйрәм булды ул! "Тугмн батыр" проектында шигырь сөйоәп, бүләк алдым, телевидениегә интервью бирдем. Күп дусларым белән очраштым. Гомергә истә калырлык бәйрәм булды.
|
|
Татарстан Рәисе республикакүләм яңа ел бәйрәменә баргач, Бауман урамы буйлап экскурсия ясадык. Муса Җәлил һәйкәле, Казан Кремле туристларны иң күп җәлеп итә торган урын. Анда һәрвакыт туристлар була. Без дә бик күңелле ял иттек.
|
|
Мин быел "Ел укучысы" конкурсында катнаштым. Зона этапларында чыгыш ясагач, 10 укучы финалга уздык. Без белемебезне, җыр-биюгә осталыгыбызны күрсәтергә тиеш идек. Нәтиҗәдә мин " Иң белемле укучы" номинациясендә җиңү яуладым.
|
|
Мин - волонтер! Әлеге сүзләрне мин горурланып әйтәм. Сикия һәм Метрәй авылы клубында оештырылган волонтерлар төркемендә торам. Без алар белән төрле файдалы эшләр эшлибез: маскировка сеткалары үрәбез, озак яна торган шырпылар ясыйбыз, төрле бәйрәмнәр үткәрүдә булышабыз. Миңа волонтер булу бик ошый.
|