ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 +1
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Табигатькә багышланган экспозиция
Бүген без Мөслим туган як музеенда булдык. Музей хезмәткәре безгә тикшеренүләр турында сөйләде. Җирдә казынсаң, ни генә тапмассың! Ә казу эшләре урынына эләксәң, кайчандыр, бәлки, нәкъ менә синең ата-бабаларың утырган ташларны капшап-тотып карый аласың… Шуңа күрәдер, 2015 елда туган якны өйрәнү белән бәйле тарихи тикшеренүләрдә катнашырга теләгән җирле халыкның иге-чиге булмый. Ул вакытта бирегә Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Альберт Борһанов җитәкчелегендәге фәнни отряды килә. Районда таш, бронза чор, тимер дәвер башларыннан алып урта гасыр ахырларына кадәр караган уннарча объект табыла. Алар, нигездә, Ык елгасы һәм аның кушылдыклары янында урнашкан. Борынгы торакларның эзләренә Рус Шуганы, Олы Чакмак, Маҗын, Табын, Мәлләтамак, Тәмьян авыллары янында юлыгалар. Су юлын гел үзгәртеп, Ык борынгы урдалар, каберлекләр, курганнар һәм шәһәрчекләрнең калдыкларын җимерә һәм юып алып китә. Җирле халык еш кына тимер, балчык, сөяк һәм таштан ясалган төрле кабатланмас әйберләрне хәзерге көнгә кадәр табып тора.
Ә болар барысы да — урман-кырларда һәм тауларда яши торган җанварлар. Бүген безнең якларда кабаннар күп яши. Ә менә аюларны инде очратуыбыз икеле
Табигатькә багышланган экспозиция
Табигатькә багышланган экспозиция
Табигатькә багышланган экспозиция
Табигатькә багышланган экспозиция
Борынгы бабаларыбызның тормышын чагылдырган экспозиция
Бу экспозициядә без борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән дә таныштык. Туган як музеенда борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һаман да сакланадыр кебек. Татар өен хәзер музейларда гына күреп белгәч, әлегә экскурсиягә чын мәгънәсендә куандым. Музей хезмәткәре мичтә ипекәй пешерү сере турында да сөйләде, бишек, үрелгән чабаталар, татар рухын саклаган традицияләргә дә тукталды.
Борынгы бабаларыбызның тормышын чагылдырган экспозиция
Борынгы бабаларыбызның тормышын чагылдырган экспозиция
Борынгы бабаларыбызның тормышын чагылдырган экспозиция
Төрле халыкларның яшәү рәвеше
Бу як йортларында чигүләр күзгә бәрелеп торган урында булган. Туган якны өйрәнү музеендагы пәрдәләргә, мендәрләргә, япма-җәймәләргә бүген дә җирле осталарның тамбур җөе белән чигелгән җете бизәкләре төшерелгән. Ә кунакчыл татар йортында, гадәт буенча, табынны самавыр, чәкчәк, өчпочмак һәм бәлеш бизи.
Күбрәк яшьләрне кызыксындыра торган почмак та бар биредә. Ул никах тәртипләре, гаилә традицияләре һәм кануннары турында сөйли.
— Безнең якларда үзенчәлекле йола бар иде. Туй алдыннан кәләш үзенең дус кызлары белән җыелып, бергә бирнә сандыгы тутыра, — ди музей хезмәткәре — Ә бу бирнәне әни кеше яңа туган кызына 40 көн тулуга ук җыя башлый торган була. Күз алдыгызга китерегез әле, кайгыртучан әни бу вакыт эчендә бирнә сандыгына күпме әйбер җыя алган икән?
Менә шушындый мавыктыргыч информация.
Төрле халыкларның яшәү рәвеше
Төрле халыкларның яшәү рәвеше
Төрле халыкларның яшәү рәвеше
Совет чоры күргәзмәсе
Совет залы үз эченә 1917-1991 еллар тарихын алган.Биредә әлеге чордагы үсеш-үзгәрешләрне күрергә мөмкин.
уган якны өйрәнү музее, "Совет чорында Мөслим районының оешуы һәм үсеше" темасын яклап, проект тәкъдим иткән һәм 200 мең сум грант откан. Әлеге сумма шул проектны тормышка ашыру өчен тотылган. Бүген музейда Совет чоры залы эшли, анда кызыклы гына экспонатлар бар. Совет чорында кулланылган савыт - саба, көнкүреш материаллары, уку әсбаплары, киемнәр- ни генә юк анда! Иң ошаганы совет чоры уенчыклары булды. Бөек Ватан сугышына багышланган өлешендә үземә күп мәгълүмат алдым.
Совет чоры күргәзмәсе
Совет чоры күргәзмәсе
Совет чоры күргәзмәсе
Совет чоры күргәзмәсе
Совет чоры күргәзмәсе
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган картиналар күргәзмәсе
2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Мөслимнең картиналар галереясендә күргәзмә оештырылган.Әлеге күргәзмәгә районыбызда яшәүче милләтләрнең төрле чараларда чыгыш ясаган, очрашулар үткәргән, гореф-гадәтләребезне чагылдырган фотолар куелган. Каз өмәсе, Семык, Питрау - төрле милләтләрнең бәйрәмнәре. Без аларны бергәләшп үткәрәбез, алар безнең уртак бәйрәмнәребез. Бу фотоларда районыбызда яшәүче барлык милләтләр дә бар. Шулай дус һәм матур яшик!
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган картиналар күргәзмәсе
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган картиналар күргәзмәсе
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган картиналар күргәзмәсе
Мөслим районында 33 китапханә
"Районда бүгенге көндә 33 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 31 е - үзәк китапханәнең авылларда урнашкан филиаллары. Районыбызның китап фонды бик бай, барлыгы 323 мең 556 китап исәптә тора. Шуларның 57 мең 188 е үзәк китапханәдә," -диде безгә китапханә хезмәткәре.
Ел дәвамында китапханәчеләр халык, мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары белән үрелеп баручы түгәрәкләр оештырыла. Күренекле даталар, язучы, шагыйрьләрнең истәлекле көннәре игътибарсыз калмый. Һәркайсына багышлап, массакүләм чаралар үткәрелә. Бүгенге көндә үзәк китапханә тагын да ямьләнгән, анда барлык уңайлыклар да тудырылган. Теләгән һәр кеше бушка интернет челтәреннән файдалана ала, 77 төрле газета-журнал белән танышырга иркен уку залы эшли. Интернет тормышыбызның күп өлешен алса да, китап укучыларыбыз кимеми икән. Район үзәгендә генә дә алар 3 меңнән артык. Тормышыбызны, хезмәтебезне җиңеләйтү өчен, бар нәрсәне компьютерлаштыру бара. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы китапханәләрендә 2017 елдан һәр китап укучыга бердәм китап укучы билетлары бирелә башлады. Әлеге билетны һәр кеше алырга тиеш. Ул бер мәртәбә генә бирелә. Аның өстенлеге шунда: бердәм китап укучы билеты кулыгызда булса, сез, республиканың теләсә кайсы китапханәсенә кереп, китап алу мөмкинлегенә ия буласыз. Үзәк китапханәдә дә әлеге билетларны укучыларга тапшыру бара. Бердәм китап укучы билетын алу өчен сезгә китапханәгә шәхесегезне дәлилләүче документлар (паспорт, ИНН, туу турында таныклык) белән килергә кирәк. Киләчәктә китап укучылар әлеге билет белән генә китап ала алачак. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Бүген дә китап сөючеләр аз түгел. Китап кешене кеше буларак формалаштыра. Укыгыз, китапны яратыгыз!
Мөслим районында 33 китапханә
Мөслим районында 33 китапханә
Әдәби кафе
Үзәк китапханәдә бик уңайлы мохит тудырылган. Шул уңайлыкларның берсе - "Әдәби кафе". Китапханәгә килүчеләр үзләрен өйдә кебек тыныч, рәхәт хис итсеннәр, иркенләп китап укысыннар өчен менә шушындый матур ял почмагы ясалган. Үзеңнең яраткан китабыңны укырга, дусларың белән килеп, төрле темаларгв фикер алышырга мөмкин. Әдәби конференцияләр, мастер-класслар үткәрү өчен дә бик уңайлы биредә. Кайбер көннәрне язучылар һәм шагыйрьләр дә чакырыла монда. Теләгән кешегә чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган. Чыннан да, бик рәхәт әлеге китапханәдә!
Әдәби кафе
Әдәби кафе
Әдәби кафе
Мөслим үзәк китапханәсендә
Мөслим үзәк китапханәсенә 70 төрле газета- журнал кайтарыла икән. Балалар өчен «Салават күпере», " Мурзилка", «Сабантуй» журналлары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналына без дә язылабыз. Ә язылмаган кешеләргә әлеге газета- журналлар белән китапханәдә танышырга мөмкин. Әлеге басмаларның тиражы артканнан арта.
Газета-журналлар мультимедиа форматына йөз тота, һәр санда QR-кодлар басыла, дип белдерә әлеге басмаларның мөхәррирләре. Укучылар бу QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда, иҗади мастер-классларда катнаша ала. Әлкге код ярдәмендә мнформация туплау миңа да бик ошый. Бүген исә мин "Мурзилка" журналы белән таныштым. Бик кызыклы һәм файдалы кән!
Мөслим үзәк китапханәсендә
Мөслим үзәк китапханәсендә
Мөслим үзәк китапханәсендә
Якташ язучыларыбызга багышланган күргәзмә
Безнең Мөслим районы талантларга бик бай. Бүген мин язучылар турында әйтергә телим. Якташ язучыларыбыз: Кашшаф Кормашев, Әхсәншәех Кормаши, Зариф Мөэминов, Фоат Садриев, Харрас Әюп, Зөлфәт, Флүс Латыйфи, Мизхәт Хәбибуллин, Флүр Баһаутдинов, Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәр, Асия Минһаҗева, Ләбиб Лерон,Илүсә Нәбиуллина, Роза Хәбибуллина,Фәрит Гыйльми, Әхмәт Дусайлы,Зөфәр Дәүләтов,Фәтхулла Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Дөлфәт Хәрби,Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Кәүсәрия Харрасова, Сәгыйдулла Зарипов, Фәссах Вилданов, Әхсән Шәрипов, Мөхәммәтдин Закиров. Алар барысы да китаплары дөнья күргән якташлар. Үзәк китапханәдә әлеге китапларның барысын да алырга һәм укырга мөмкинлек тудырылган. Алар турында бик бай информация тупланган стенд та бар.
Якташ язучыларыбызга багышланган күргәзмә
Якташ язучыларыбызга багышланган күргәзмә
Мөслим мәдәният йортында Мөслимгә багышланган картиналар галереясе
Мөслим мәдәният йортында Мөслимгә багышланган картиналар галереясе ачылган. Анда экскурсиядә булып, районыбызның оста фотографларының эшләре бедән таныштым. Безнең туган ягыбызның табигате искиткеч матур, ә шул матурлыкны фотолар аша күрсәтә белү өчен зур сәләт кирәк.
Мөслим мәдәният йортында Мөслимгә багышланган картиналар галереясе
Мөслим мәдәният йортында Мөслимгә багышланган картиналар галереясе