ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
сегодня в 19:45 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
сегодня в 18:55 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
сегодня в 18:43 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
сегодня в 18:36 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
сегодня в 18:34 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
сегодня в 18:26 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
сегодня в 18:25 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
сегодня в 18:24 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
сегодня в 18:22 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
сегодня в 18:14 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
сегодня в 18:13 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
вчера в 22:25 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
вчера в 22:17 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
вчера в 22:08 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
вчера в 22:04 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
вчера в 21:56 - Диана Назарова. 0 0
Всероссийские учения
Всероссийские учения
вчера в 21:51 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Всероссийские учения
вчера в 21:50 - Диана Назарова. 0 0
«Урок безопасности».
«Урок безопасности».
вчера в 21:47 - Диана Назарова. 0 0
"Организованное окончания учебного года и организация летнего, оздоровительного отдыха детей".
"Организованное окончания учебного года и организация летнего,...
вчера в 21:40 - Диана Назарова. 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Илисәй Имамовның агач сыннар күргәзмәсе
Безнең Мөслимдә күргәзмәләр күп эшли.Шуларның берсе - районыбызның үзенчәлекле шәхесе сынчы Имамов Илисәй Имам улының күргәзмәсе. Илисәй Имамов 1932 нче елда Мөслим районы Баланны авылында туган. Шофер, хисапчы,токарь, сварщик, умартачы.Казанда һәм Мәскәүдә халык иҗаты күргәзмәләрендә катнашып, халык ихтирамын яулады. Ике мәртәбә лауреат дипломнарына лаек булды. Таштан куелган карт сыны Мәскәүдә узган күргәзмәдә катнашып, дипломга лаек булды. И.Имамов читтән торып Мәскәүдәге халык сәнгате университетын тәмамлый. Туган авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл иҗат итә.Шундый ук һәйкәлне ул күрше Михайловка авылында да ясый. Әлеге күргәзмә инде бер ел дәвамында эшләп килә. Аңа даими рәвештә яңа сыннар өстәлеп тора. Зур яшьтә булуына карамастан, Илисәй абый һаман иҗат итә.
Илисәй Имамовның агач сыннар күргәзмәсе
Илисәй Имамовның агач сыннар күргәзмәсе
Илисәй Имамовның агач сыннар күргәзмәсе
Район мәдәният йорты
Районыбыз үзәге Мөслимдә урнашкан мәдәният йорты Зифа Басыйрова исемен йөртә. Әлеге бинага капиталь ремонт ясалды, ул хәзер менә шундый матур.Мәдәният йорты якты,матур,төрле мәдәни чаралар үткәрелеп кенә тора.
Ял итеп утырыр өчен матур диваннар куелган,тәрәзәләрдән нур бөркеп тора.

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты


Әлеге мәдәният йөортында мәдәни чаралар гел узып кына тора. Мин әлеге чараларга бик теләп йөрим.
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты

Мин Мөслимебезнең елдан-ел матурланганына сөенәм!Безнең Мөслимебез үзендә туып үскән
кешеләрне онытмый,аларны данлый!Мөслим турында шагыйрьләр күпме җырлар язган,композиторларыбыз күпме көйләр чыгарган. Мин районыбызның шундый данлыклы булуы белән горурланам!
Район мәдәният йорты
Район мәдәният йорты
Район мәдәният йорты
"Мөслимем бүгенге көндә" дип аталган күргәзмә
"Мөслимем бүгенге көндә" дип аталган күргәзмә
"Мөслимем бүгенге көндә" дип аталган күргәзмә

"Мөслимем бүгенге көндә" дип аталган күргәзмәгә бардык. Иң беренче эш итеп Мөслим районының картасы, нинди авыллар, нинди елгалар, таулар барлыгын күрсәткән карта белән таныштым. Үзебезнең авылны, әниемнең туган авылын таптым. Хәзерге вакытта Мөслим районында 3 мәктәп, 5 балалар бакчасы эшли. Алар турында стендларда бик яхшы аңлатып язылган. Аларның барысына да капиталь ремонт ясалган, бик яхшы итеп җиһазландырылган. Калган объектлар да бик матур бездә: музыка мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, 2Мизгел" яшьләр үзәге, 4 мәчет - барысы да искиткеч! Мин Мөслимем белән горурланам!
Рифкать Гардеевка багышланган күргәзмә
Әлеге күргәзмәне караганчы, мин Рифкать Гардеевның кем икәнен белми идем. Музейда алагн информациядән дә күбрәк беләсем килеп, интернетта мәкалә эзләдем. Аны сезгә дә тәкъдим итәм.
1957 елның 2 гыйнварында Мөслим районы, Кырынтау авылында дөньяга килә ул. Әти-әниләре гади колхозчылар була.

Рифкать кечкенәдән начар күрә. Башта ул моны аңлап та бетерми. Бүтәннәр дә шулай гына күрәләрдер дип уйлый малай. Урыны гел беренче партада булса да, тактада язганнарны көчкә генә шәйли. Дәфтәр юлларын күрмәсә дә, уку аңа җиңел бирелә. Хәтере әйбәт булганга, абыйсы укырга кергәндә аңа биш кенә яшь булуга карамастан, аның белән бергә укырга өйрәнә. Бигрәк тә математика ошый малайга. Мисал-мәсьәләләрне тиен чикләвек ваткан шикелле ансат кына чишә. Сыйныфташларыннан артта калмаска теләп, җан фәрманга тырыша.

Авылда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлап, бишенче сыйныфка җиде чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә барып йөри башлагач, Рифкать өчен зур сынаулар башлана. Монда укучылар да күп, укытучылар да бу начар күрүче хәрәкәтчән малайның хәленә керергә бик атлыгып тормыйлар. Шуннан мәктәп директоры Рифкатьтән: «Лаештагы сукыр һәм начар күрүче балалар интернатына бармыйсыңмы?» – дип сорап куя. Үсмер риза була.

– Алты ел буе бу бина минем туган йортым булды. Монда мин барлык фәннәрдән дә төпле белем алдым. Физик яктан чыныктым. Шәхес буларак формалаштым. Хәзерге көнгә кадәр аралашып торган дусларым белән таныштым, – ди Рифкать әфәнде, мәктәп елларын сагынып, укытучыларын олы хөрмәт белән искә алып.

Көчле рухлы тырыш егет мәктәпне бер генә «дүртле» белән тәмамлап, анысы да физкультурадан, ике сыйныфташы белән бергәләп Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 70нче елларның икенче яртысындагы гөрләп торган студентлар тормышы. Шыгрым тулы аудиторияләр, күпсәгатьле лекцияләр. Сессия вакытындагы йокысыз төннәр. Кино-концертларга йөрүләр... Болар барысы да, еллар узса да, Рифкатьнең күңелендә матур хатирә булып саклана.
1979 елда дипломлы егетне Әлмәткә кичке сукырлар мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Ул анда өч ел эшли. Баштанаяк җәмәгать эшенә чума. Үзе тырыш, үзе уңган-булган егетне тиз күреп алалар һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте системасына күчәргә чакыралар. Мәскәү өлкәсенә барып әлеге җәмгыятьнең җитәкчеләре һәм белгечләре квалификациясен күтәрү институтына кереп, аны да уңышлы тәмамлый.
Аннары аны эчәсе суы Чистай шәһәренә илтә. Әлеге шәһәрдә сукырлар өчен уку-өйрәтү предприятиесендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли башлый. Бу эшне дә гадәтенчә бик тырышып күңел биреп башкара. Өч елдан соң аны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай территориаль башлангыч оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Бүген дә шушы хезмәттә.

– Гомеремне күрмәүчеләргә багышлавыма бер дә үкенмим. Үз вакытында язмышым мине дөрес юлдан алып киткәненә шикләнмим, – ди Рифкать әфәнде, тавышына бернинди үкенү дә, зар да чыгармыйча. Киресенчә, кояш шикелле гел елмаеп тора торган, якты җылы кеше ул.
Аның белән Чистайга баргач таныштым. Залда балкып нур чәчеп утыручы бер ир-атны күрми калырга мөмкин түгел иде. Язмышын белгәч, аның белән якыннан танышасым, аралашасым килде, ул риза булды.
Аны тыңлаган саен, сокланудан авызым ныграк ачыла, бу корыч ихтыярлы кешегә карата ихтирамым арта барды.– 2001, 2011 һәм 2019 елларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең съездларына делегат булып сайландым. 1990 елда, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан идарәсе Пленумы карары белән, РСФСР Югары Советына кандидат итеп күрсәтелдем. 1996, 1999 елларда Чистай шәһәр советына күрсәтелдем. Бу вакыйгалар миңа бик кирәкле тормыш тәҗрибәсе тупларга, илебездәге хәлләргә мөстәкыйль күзлек аша карарга ярдәм итте, – ди ул.

Үз колакларыма үзем ышанмыйм. Моны бит кеше ярдәменнән башка адым да атлый алмаучы дөм-сукыр кеше сөйли. Үзе ярдәмгә мохтаҗ булса да, бүтәннәргә булышу аның күңеленә канатлар куя.
Бик үзенчәлекле, чынлап та, соклангыч кеше ул Рифкать ага. Гомере буе актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Ә инде 1998 елдан башлап кышкы чыныгу һәм бәкедә коену белән дә шөгыльләнә. Аңарчы да шашка, армрестлинг һәм авыр атлетика буенча күрмәүчеләр арасында уздырылган шәһәр һәм республика ярышларында катнашып, җиңүләр дә яулый.

Тагын бер байлыгы бар аның. Ул күңелендә шигырь утын сау йөртүчеләрдән. Баштарак инвалидлар сәнгать бәйгеләрендә нәфис сүз белән чыгыш ясап, күпләрне сокландыра. Аннары үзе дә шигырьләр яза башлый. 1999 елгы сайлау кампаниясе вакытында кулына каләм алып, берничә шаян төртмәле такмак иҗат итә ул. Бу яңа шөгыле үзенә бик кызыклы һәм мавыктыргыч тоела. Шигырь язу аңа эчке хисләрен, кичерешләрен, шәхси омтылышларын төгәлрәк чагылдырырга булыша. Хәзерге вакытта ул – ун китап авторы.

Рифкать аганың тырышлыгына шаккатасың. Күзе күргән, сау-сәламәт булган кеше дә мең төрле сәбәп-сылтау табып, ялкауланып иренеп торырга мөмкин. Ә ул үз шигырьләрен үзе укып, аудиокассеталар да чыгара. Кама арты районнарында яшәүче күзләре начар күрүче кешеләр тормышына багышлап, берничә документаль әсәр дә иҗат итә. Күп еллар инде Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килә торган «Ступени» һәм «Энҗеләр» әдәби түгәрәкләренең актив әгъзасы. 2012 елда Чистайның Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Әгәр дә Рифкать ага кызыксынган тагын бер өлкәне әйтмәсәм, аның турындагы портретыма буяулар җитми калгандай булыр. Интеллектуаль сәнгать кубокларында катнашу аның тормышында аерым урын алып тора. Ул «Провинциалы» дигән бик көчле һәм талантлы команда җыя алган. 2003 елдан башлап аның җитәкчелегендәге бу төркем, Рәсәйнең 11 төбәгендә булып, 20дән артык кубокларда катнашкан. Россиядә уздырыла торган интеллектуаль уеннарның Магистры исемен дә йөртә. Бу исем әле башка беркемгә дә бирелмәгән икән.

– Дусларым белән без бик күп кенә иҗади һәм тернәкләндерү конкурсларында катнаштык. «Робинзоннар утравы», «Бәхетле дага». Махсус язган такмакларны Мәскәүдә узган Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең XX съезд делегатларына да күрсәттек. Күрмәүчеләр арасында уздырылган һәвәскәр шагыйрьләр ярышларының җиңүчеләре рәтенә кердем. 2005 елда Удмуртиядәге Глазов шәһәрендә һәм 2009 елда Ульяновск каласында өченче урын алдым. 2007 елда Пермьдә беренче урынга чыктым.
Нигә генә тотынса да, артта калырга яратмый Рифкать ага. Инде олыгаям димәгән – соңгы елларда парлы бию белән шөгыльләнә башлаган. Бу биюдә парсыз калган таныш ханым, аның тәвәккәллеген, тырышлыгын белеп, үзе чакырган. Күңел биреп тотынгач, монысы да булган. Халыкара конкурсларда катнашканнар, хәтта җиңгәннәр дә.
Гадәттә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялгыз яшәргә дучар булуларын белгәнгә, Рифкать агадан гаилә хәле турында бик сак кына сорадым. Ә ул бу өлкәдә дә иң бәхетле кеше икән. Хатыны Ольга белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике малай, бер кыз. Инде бер оныклары сөендерә.

– Еллар узган саен, үземдә яңа мөмкинлекләр ачам. Тормыш юлым, казанышларым мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләргә дә үрнәк булып, аларга рухи көч бирер дип өметләнәм. Һәркемнең гомере бер генә, аны үкенмәслек итеп үтәргә кирәк, – диде ул, саубуллашканда. Бу – аның яшәү максаты. Ул аны шигырьләренә дә сала.



Рифкать Гардеевка багышланган күргәзмә
Рифкать Гардеевка багышланган күргәзмә
Рифкать Гардеевка багышланган күргәзмә
Картиналар күргәзмәсе
Әлеге картиналар галереясендә күргәзмәләр даими үзгәреп тора. Узган ел мин барганда анда атлар темасына багышланган күргәзмә эшли иде. Ә быел исә ул Татарстанда Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган картиналар урын алган. Безнең районда төрле милләтләр яши: мари, удмурд, керәшен, руслар һәм татарлар. Әлеге милләтләрнең тормышы яктыртылган картиналарда.
Картиналар күргәзмәсе
Картиналар күргәзмәсе
Картиналар күргәзмәсе
Метрәй халык театры спектакле "Шобага"
Метрәй халык театры бик күптәннән эшләп килә. Алар һәр ел саен яңа спектакль тәкъдим итәләр. Быел исә бик тә үзенчәлекле спектакль әзерләгәннәр, "Шобага" дип атала. Әлеге спектакльдә гел хатын-кызлар гына уйный. Шуларның берсе - минем әнием. Бик оста артист ул минем әнием. Булдырдыгыз!
Метрәй халык театры спектакле "Шобага"
Метрәй халык театры спектакле "Шобага"
Метрәй авылы китапханәсендә
Метрәй авылы китапханәсенә мин еш барам. Китапханәгә яңа кайткан китаплар белән танышырга бардым бу юлы. Китапханәчебез Римма апа әлеге китапларның авторлары, эчтәлеге турында кыскача сөйләгәч, үземә иң ошаганнарын сайлап алдым. Китап уку белемне арттыра, сөйләм телебезне үстерә, баета. Сезгә дә китап белән дус булырга тәкъдим итәм.
Метрәй авылы китапханәсендә
Метрәй авылы китапханәсендә
Авылыбызның Исмәгыйль мәчете
Метрәй авылы мәчете Гаффаров Исмәгыль абый хөрмәтенә Исмәгыйль мәчете исемен йөртә. Аның улы Гаффаров Рөстәм әтисе хөрмәтенә салдырган мәчет ул.
Гаффаров Рөстәм Исмәгыйль улы 1947 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туган. 1972 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1964-1965 елларда Метрәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1965-1967 елларда ВЛКСМның Мөслим район Комитеты оештыру бүлеге мөдире вазифасын били. 1972-1976 елларда КПССның Чаллы шәһәр Комитеты оештыру бүлеге инструкторы булып эшли.
1990-1999 елларда Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары һәм вице-мэр була. 1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били. Икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Ни кызганыч, нибары 74 яшендә ул вафат булган. Ә ул төзеткән мәчет, аның якты истәлеге булып, авылыбыз халкына хезмәт итә. Мин дә әтием һәм абыйларым белән бәйрәмнәрдә намаз укырга барам. Ә бүген әнием белән мәчеткә кереп, хәер салып чыктык.
Авылыбызның Исмәгыйль мәчете
Авылыбызның Исмәгыйль мәчете
"Хезмәткә дан" аллеясе
Мөслимебезнең үзәк урамында "Хезмәткә дан" аллеясы урнашкан. Әлеге аллеяга ел дәвамында эшендә уңышка ирешкән райондашларыбызның фотолары урнаштырыла. “Хезмәткә – дан” скверында һәр өлкәнең, һәр тармакның алдынгылары урын алган. Алар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр бар. Һәркайсы – үз эшенең остасы. Алдынгылар ел саен скверда хөрмәтләнә, район башлыгы аларга изге теләкләрен җиткерә. Быел анда 2 мәктәп укучысы да бар. Шуларның берсе- химия һәм биолгия фәннәреннән имтиханын 100 әр баллга тапшырган Лиана. Мин дә аннан үрнәк алып, тырышып укыйм.
"Хезмәткә дан" аллеясе
"Хезмәткә дан" аллеясе
"Хезмәткә дан" аллеясе
Печән базары
Мөслимнең "Печән базары" нда павильоннар райондашларыбызга хезмәт күрсәтә. Беренчесендә гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Түбән Табын итернат мәктәбендә һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балалар кулы белән ясалган эшләнмәләр, төрле сувенирлар сатыла. Төрле картиналар, чигелгән, бәйләнгән әйберләр, үреп ясалган төрле бүләкләр дә тәкъдим ителә. Күңелегезгә ошый икән, сатучылар аларны сезгә матур итеп төреп тә бирә.
Икенче павильонда районнан читтә дә танылу ала баручы “Мөслим-продукт” бренды астында әзерләнгән азык-төлек товарларын алырга мөмкин. Биредә төрле камыр ризыклары, каклар, үлән чәйләре алырга мөмкин.
Өченче павильон Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы карамагына бирелгән. Студентлар камыр ризыклары, чәй-кофе белән сату итәләр. Камыр эчендәге сосиска, пиццадан да авыз итеп булачак. Биредә кайнар чәй эчеп, сусауны басарга, утырып ял итәргә дә була. Кунакка баручылар өчен Мөслим күчтәнәче дә, балалар кулы белән эшләнгән истәлек бүләге дә янәшәдә генә.
Печән базары

Печән базары