ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
сегодня в 19:45 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
сегодня в 18:55 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
сегодня в 18:43 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
сегодня в 18:36 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
сегодня в 18:34 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
сегодня в 18:26 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
сегодня в 18:25 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
сегодня в 18:24 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
сегодня в 18:22 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
сегодня в 18:14 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
сегодня в 18:13 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
вчера в 22:25 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
вчера в 22:17 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
вчера в 22:08 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
вчера в 22:04 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
вчера в 21:56 - Диана Назарова. 0 0
Всероссийские учения
Всероссийские учения
вчера в 21:51 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Всероссийские учения
вчера в 21:50 - Диана Назарова. 0 0
«Урок безопасности».
«Урок безопасности».
вчера в 21:47 - Диана Назарова. 0 0
"Организованное окончания учебного года и организация летнего, оздоровительного отдыха детей".
"Организованное окончания учебного года и организация летнего,...
вчера в 21:40 - Диана Назарова. 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Мөслимнең Тукай паркы
Мөслимдәге Тукай урамында берничә ел элек Тукай паркы ачылган иде. Әлеге урамдагы урта мәктәпкә дә Габдулла Тукай исеме бирелде. Милләт язмышы өчен җан атып яшәгән бөек шагыйребезне олылау, аның рухи мирасын мәхәббәт тәрбияләү масатында башкарылды әлеге матур эшләр.Әлеге паркта бик матур итеп "Тукай" сүзе язылган. Тимердән эшләнгән түгәрәк баннерда Г.Тукай шигырьләреннән сүзләр язылган. Шулай ук Г.Тукай премиясе лауреатлары исемнәре язылган һәм фотолары да куелган: Факил Сафин, Фоат Садриев, Дөлфәт маликов, Ләбиб Лерон.
Мөслимнең Тукай паркы
Мөслимнең Тукай паркы
Мөслимнең Тукай паркы
Мөслимнең мемориаль комплексында
Мөслимнең мемориаль комплексында
Мөслимнең мемориаль комплексында
Мөслимнең мемориаль комплексында

Районыбызда матур урыннар бик күп. Шуларның берсе – сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы. Биредә 1200дән артык райондашыбызның исемнәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары мәңгеләштерелгән. Әлеге комплекс 2003 нче елның 9 нчы маенда тантаналы төстә ачыла. Аның уртасында Җиңү ордены ясалган 7 метрлы стела тора. Аның икенче ягында җиңүче сугышчы сыны. Каршысында - мәңгелек ут. Монда шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары, социалистик хезмәт геройлары, Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар бюстлары да куелган.
Социалистик хезмәт Геройлары
Социалистик хезмәт Геройлары
Социалистик хезмәт Геройлары

Социалистик хезмәт герое Лотфулла Мусин турында. https://tt.m.wikipedia.org/wiki/ сайтыннан менә шундый мәгълүмат алдым. Лотфулла Мусин 1913 елның 7 ноябрендә Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Сокман авылында туган. Җидееллык мәктәпне, Арчадагы укытучылар әзерли торган берьеллык курсларны тәмамлагач, Әгерҗе районы Тирсә мәктәбендә укытучы, Чишшһмә башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли. 1934 елда Арча агропедагогия техникумын тәмамлагач, Мөслим районы Ташлыяр авылы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ике елдан (1936 елда) 23 яшендә Мөслим үрнәк урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1937-1941 елларда район мәгариф бүлеге мөдире. 1941-1942 елларда Метрәй мәктәбе директоры. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышында. Сталинград сугышында катнаша, сапер була, понтон күперләр төзүче хәрби бүлгедә хезмәт итә. Каты яраланып, хәрби-кыр һоспиталендә дәвалана, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителә. 1943 елда фронттан кайткач, янәдән Метрәй мәктәбе директоры. 1944-1948 елларда Мөслим районы финанс бүлеге мөдире. 1949 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, Мөслим урта мәктәбендә тарих һәм математика укыта. 1955 елдан район мәдәният бүлеге мөдире, 1956 елдан район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1958 елда Мөслим районы үзәге Мөслим авылы да кергән «Путиловец» күмәк хуҗалыгына (1959 елдан С.М. Киров исемендәге күмәк хуҗалык) рәис итеп билгеләнә. Ул эшли башлагач, күмәк хуҗалык зурая, техника яңартыла, механизаторлар сафы тулылана, аларны укыту–өйрәтү юлга салына. 1966 елда күмәк хуҗалык республика буенча алдынгылар рәтенә чыккач, Л.Н. Мусин Ленин ордены белән бүләкләнә. 1969 елда Мәскәүдә узган III Бөтенсоюз колхозчылар корылтаенда катнаша. Зур ихтирам күрсәтеп, аңа корылтайда катнашучы РСФСР делегациясе исеменнән В.И. Ленин мавзолеена чәчәкләр тәкыясын куюны тапшыралар. Киров исемендәге күмәк хуҗалык 1967-1969 елларда Мәскәүдә Халык хуҗылыгы казанышлары күргәзмәсендә (рус. ВДНХ) катнашып, I дәрәҗәле диплом ала, 1969 елда миллионер күмәк хуҗалыкка әйләнә. ССРБ Югары шурасы президиумының 1971 елның 8 апреле указы белән Л.Н. Мусинга игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә
Шул ук сайтта социалистик хезмәт герое Зәкәрия Кашапов турында да мәгълүмат бар.
Зәкәрия Кашапов 1923 елның 14 июнендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Мөслим районы) Баланны авылында дүрт балалы урта хәлле керәстиян гаиләсендә баш бала булып туган[1]. Күршедәге Азнакай районы Тат. Шуган җидееллык мәктәбен (1938), Ключищи авыл хуҗалыгы техникумының 1нче курсын[2], Донецк өлкәсе Чистяково (хәзерге Торез) шәһәренең шахтерлар әзерләүче ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. 1940 елдан Чистяковода шахтер-бораулаучы булып эшли. Сугыш башлангач, шахтада эш туктый, туган авылына кайтып, 1941 елның сентябреннән «Мәдәният» күмәк хуҗалыгында, 1942 елның 27 августына кадәр Мөслим МТСында тракторчы булып эшли. 1942 елның көзендә Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш юлын Орёл шәһәреннән башлап, Алманиядә тәмамлый. 1942-1943 елларда (7 ай) Горький шәһәрендә 194нче уку полкының механик-йөртүчеләр хәзерләүче беренче батальонында танк йөртергә өйрәнә. Брянск, Балтика фронтларында танк гаскәрләрендә башта Бөекбританиядә җитештерелгән «Чөрчилл» атамалы танк йөртә, аннары Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеда җитештерелгән Т-34 танкы механик-йөртүчесе була. 1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, туган авылына кайтып, тракторчы була, «Михайловский» совхозының Баланны бүлекчәсендә трактор бригадасын җитәкли. 1958 елда комбайн штурвалына утыра. СК-5, «Нива» (ru), РСМ-8 (ru), СК-3 (ru), СК-4 (ru) комбайннарын йөртә. Кубаньга махсус барып, шикәр чөгендере игәргә өйрәнә, Мөслим районында беренчеләрдән булып, шикәр чөгендере үстерә башлый. 1966 елның 23 июнендә, «бөртекле һәм азык культураларын җитештерүне үстерүгә керткән зур хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчән файдаланган өчен», Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.
Әфган сугышында һәлак булган батырларыбыз
Россия әфган сугышында 14 меңнән артык кешесен югалта. Тагын 6 мең кеше шул сугыштан алган яралардан вафат була. 300 дән артык солдат хәбәрсез югала. Районыбыздан әлеге мәхшәргә 113 кеше җибәрелә һәм 6 сы әфган җирендә һәлак була. Туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайткан 107 кешенең 18се төрле елларда вафат булды. Бүген җирлегебездә 52 әфганчы яши.

Сугыш тәмамланып, шактый еллар узуга карамастан, әфганчылар күңелендәге яра кимеми, киресенчә, вакыт узган саен җөйләре һаман тирәнәя генә. Мәрхүм булганнарының якыннары исә йөрәкләрендәге хәсрәт белән үлгәнче яшәргә мәҗбүр. Яуда ятып калганнар якыннары күңелендә мәңге яшь булып сакланыр.

Әфган сугышында һәлак булган батырларыбыз
Әфган сугышында һәлак булган батырларыбыз
Ил сакчыларына багышланган монумент
Илебезгә каршы сугыш белән кем генә килсә дә, аларны беренче булып чик сакчылары каршы ала. Алар – ил сакчылары.
Ил сакчылары турында Мөслим-информ сайтында урнаштырылган мәкаләне тәкъдим итәм:
Иң өлкән чик сакчысы буларак Расыйх Ганиев сүз алды һәм хезмәттәшләрен Чик сакчылары гаскәрләре оешуга 101 ел тулу уңаеннан тәбрик итте. Чарада чик сакчыларының төркеме дә оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Расыйх Ганиев билгеләнде. Аңа ярдәмгә урынбасарлар итеп Расыйл Шакирҗанов һәм Марат Фәрдиев сайланды. Чарада Расыйх абый белән бергә хезмәт иткән Михаил Иванов та катнашты. Ул бәйрәмгә Ижевскидан ук килгән.
– Гарнизонда хезмәт итү – бер әйбер, ә заставада барысы бер гаилә кебек. Заставада 30 кеше хезмәт итә. 1,5-2 ел дәвамында син шул бер үк кешеләр белән аралашасың, алар синең туганыңа әйләнә, шундый ук якын һәм кадерле була, – ди ул.
– Бөтен гаскәрләр дә илебез өчен хезмәт итә. Без – чик сакчыларының хезмәтне алып баруы гына башкалардан аерыла. Безнең иңнәрдә көн саен автомат һәм 50 патрон йөри иде, – ди Илназ Галимов.
Игезәкләр Вячеслав һәм Владислав Харитоновлар икесе дә – чик сакчылары. Икесе бер частьтә хезмәт иткән.
– Без туганым белән 1991нче елның 7 июнендә хәрби хезмәткә алындык. Хабаровскига эләктек, – ди Вячеслав Харитонов. – Ярты ел “учебка”да булганнан соң, Камчаткага җибәрделәр. Ел ярым хезмәт иттек.
– Бер-беребезгә охшаганбыз, шулай да игезәк сыңарым белән бутаганнары булмады, чөнки ул кече сержант иде, – дип, сүзгә кушылды Владислав Харитонов. – Төрле хәлләр булды, тик беркайчан да бер-беребезне рәнҗетергә юл куймадык. Чик сакчылары – иң җаваплы гаскәр. Егетләрнең барысын да ихластан котлыйм. Киләчәктә дә бергә булып, ел саен очрашып торырга язсын!
Чик сакчыларының флешмоблары да үзенчәлекле: егетләр бергәләп “приседание” һәм “отжимание” ясадылар.
– 22 июньдә, немец илбасарлары бәреп кергәч, иң беренче сугышны чик сакчылары – 486 нчы застава кабул итте, – диде Расыйх Ганиев. – Бүген без аларны да искә алабыз.
Чик сакчылары яу кырында һәлак булганнар һәм араларыннан вакытсыз киткән хезмәттәшләре истәлегенә сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр салдылар.

Ил сакчыларына багышланган монумент
Ил сакчыларына багышланган монумент
Маргелов бюсты
В мемориальном комплексе Муслюмово есть памятник Герою Советского Союза Василию Филлиповичу Маргелову. Генерал армии Василий Филиппович Маргелов еще при жизни стал легендой. Неслучайно он был десантником №1, а аббревиатуру Воздушно-десантных войск (ВДВ) в шутку расшифровывают как "войска дяди Васи". Десантники всех поколений до сих пор называют его Батей.

Именно этому удивительному человеку, талантливому военачальнику и любящему деду, каким его запомнил внук Михаил Витальевич Маргелов, принадлежат честь и слава создания ВДВ. Он сделал из этого рода войск элиту Вооруженных сил, оснастив ее самым современным вооружением и техникой, создав непобедимый образ десантника на долгие годы.
Маргелов бюсты
Маргелов бюсты
Хәрби һава көчләре хөрмәтенә куелган һәйкәл
Армиянең элитасы булып саналган һава-десант гаскәрләренә эләгергә теләмәгән үсмер малайлар бар микән?! Зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка киеп, ВДВ флагын күтәреп, «бездән башка беркем дә түгел» дигән девиз астында урам әйләнүне үзе бер горурлык дип саный алар. Десантчылар юкка гына элита булып саналмый — әлеге гаскәрләргә физик яктан иң көчле, акыл белән эш итә белүче, ныклы, тапкыр кешеләрне генә алалар. Десантчы булу — парашют киеп сикерү генә түгел, ә кушылган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә. Төрлесе төрле елда, төрле җирдә хезмәт иткән булсалар да, аларны десантчылар дуслыгы берләштерә. Десантчылар үз акчаларына махсус эшләнелгән һәйкәл сафка бастырганнар. һава көчләре хөрмәтенә куелган һәйкәл Мөслимдә күптән түгел генә барлыкка килде. АНда Советлар Союзы Герое В.В.Маргелов бюсты ясалган. Ул хәрби һава көчләренең төп герое, барлык десантчылар да аны хөрмәт белән искә ала, ул алар өчен зур үрнәк. Аның туганына инде 114 ел. Әле һаман да зур хөрмәткә лаеклы хәрби ул.
Хәрби һава көчләре хөрмәтенә куелган һәйкәл

Хәрби һава көчләре хөрмәтенә куелган һәйкәл
Хәрби һава көчләре хөрмәтенә куелган һәйкәл
Бөек Ватан сугышы Геройлары
Бөек Ватан сугышы Геройлары
Бөек Ватан сугышы Геройлары

Районыбызның Советлар Союзы геройлары белән таныштырырга телим. Аларның бюстлары районыбызның сугышчан һәм хезмәт даны мемориалына урнаштырылган.
И.Маннанов 1921 елның 10 мартында ТР, Мөслим районы, Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 классны тәмамлаганнан соң, комбайнчылар курсын тәмамлый. Актаныш районы МТС сында эшли. 1940 елда Совет Армиясенә чакырыла. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына алына. Рядовой И.Маннановның 127 нче артеллерия полкы (65 нче укчы дивизия, 4 нче аерым армия) орудия расчеты номеры Ленинград өлкәсе Тихвин районы янындагы бәрелешләрдә аерылып тора. 1941 елның ноябрендә дошман танкларының һәм пехотасының һөҗүменә каршы торганда, Илдар Маннанов каты яралана. Расчетта берүзе калган батыр егет сугышчан постын ташламый. Үзе кора, үзе төзи, дошман пехотасына һәм танкларына снаряд арты снаряд җибәрә, дошман танкларын юк итә. И.Маннановка Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Герой исеме бирелә.
Сугыштан соң өлкән сержант Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, сәүдә системасында эшли. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. И.Маннанов Ленин ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп медальләр кавалеры. Якташыбыз Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәренең, Мөслим районының почетлы гражданы булып тора. Мөслим районы Мөслим авылының бер урамы каһарман якташыбыз исемен йөртә. Мөслим үзәгендәге Җиңү паркында Илдар Маннановның бюсты урнаштырылды.

Г.Вәҗетдинов 1907 елда ТР Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. 5 классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. 1929 елда Совет Армиясенә алына. 1938 елда кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.
1940 нчы елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, 86 нчы укчы дивизиясенең 330 нчы укчы полкы рота командиры кече лейтенант Г. Вәҗетдинов сугышчан дуслары белән дошманның Выборгский районында ныгытылган тылына Фин култыгы бозы буйлап походка кузгала.
1940 елның 8 мартында совет сугышчылары һөҗүме вакытында дошман белән каты бәрелешләр була. Рота командиры үзе пулеметтан ут ачып, дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә, шул рәвешле хәрби бурычны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Вәҗетдинов Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Мөслим авылында батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән яңа микрорайондагы бер урамга Гыймазетдин Вәҗетдинов исеме бирелде. Җиңү паркына каһарман якташыбызның бюсты урнаштырылган.

П.Днепров 1919 елның 16 гыйнварында ТР Мөслим районы, Островка авылында крестьян гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. Урта Азиядәге геология трестында топограф булып, соңыннан Башкортстан АССР ның Уфа районында колхозда эшли. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1941 елда танк мәктәбен тәмамлый. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. 1942 елдан КПСС члены. 44 нче гвардия танк бригадасы танк батальоны (11 нче гвардия танк корпусы, 1 нче гвардия танк армиясе, 1 нче Белоруссия фронты) командиры гвардия капитаны П.Днепров Польша территориясендәге сугышларда аеруча аерылып тора.
1945 елның 14-18 гыйнвар көннәрендә бригаданың алгы сызыктагы отрядындагы разведка белән җитәкчелек итә. Дошманга сиздермәстән, бригада частьләрен Пилица елгасы аша чыгарып, Лович шәһәренә бәреп керә. Бзура елгасы аша салынган күперне миналардан чистартып, дошманга әлеге күперне шартлатырга ирек бирми. 1945 елның 27 февралендә П.Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң майор П.Днепров партия органнарында, соңрак Киев шәһәрендә өлкәнең промбытгаз оешмасында инженер була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1974 елның 23 июлендә вафат була. Мөслим авылы үзәгендәге Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты куелган.

Бадыйк Салихов районыбызның Дусай авылында туган. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшли. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша.
Б.Салихов Кызыл байраклы 121 нче Рыльско-Киев укчы дивизиясенең, 574 нче Львов укчы полкының 1 нче миномет ротасы расчет командиры, старшина буларак, бу аяусыз көрәш кырында авыр яраланса да, аңын җуйганчы фашистларның ут нокталарына миномет белән ут яудыруын дәвам итә. Бары тик госпиталь палатасында гына операциядән соң аңына килә. Госпитальдән аны үзенең дивизиясенә җибәрәләр. Кызыл Армия һөҗүмгә күчеп, Мәскәү яныннан фашистларны кире какканнан соң, Б.Салихов подразделениесе Курск дугасына озатыла. Бу сугышта ул Батырлык өчен медаленә лаек була.
Ул хезмәт иткән дивизия Днепрга кадәр җитә һәм алар Днепрны беренчеләрдән булып кичәләр. Салихов Киев шәһәрен штурмлауда катнаша, Украина авылларын дошманнардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук I, II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
1945 елның 15 нче гыйнварында үзенең миномет расчеты белән фашистлар оборонасын өзүдә катнаша, дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән йөкләрен юк итә һәм үзебезнең пехота гаскәрләренә алга барырга юл ача. 16 нчы гыйнварда дошманның сугыш кирәкләре төялгән 4 йөген, 10 автомашинасын, 18 гитлерчыны юк итә. Бу бәрелештәге кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм батырлыгы өчен Бадыйк Салихов СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 нчы июнендәге указы белән 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыш бетүен ул Чехословакиядә каршылый. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Фронттан кайткач, туган авылына колхоз рәисе булып эшли. Сугышта алган яралары аны һәрвакыт эзәрлекләп тора. Батыр солдат ял итүне белми. 1956 елда ул вафат була. Кабере Дусай авылы зиратында. Мөслим авылында яңа микрорайондагы бер урам Бадыйг Салихов исемен йөртә. Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты урнаштырылды.
Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!
Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз
Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз
Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз
Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз
Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелә. Яу кырына безнең Мөслим районыннан 8140 кыю ир-егет һәм батыр йөрәкле хатын-кызыбыз чыгып китеп, Ватанны саклаучылар сафына кушыла. Алар, көчләр нисбәте тигез булмаган аяусыз көрәштә сугышып, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итә. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китергән. Районыбызның 4469 ир-егете сугыш кырларында ятып калган.
Җиңү сугыш кырында гына түгел, бәлки тылда да- колхоз басу-кырларында да яуланган. Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, олысы да кечесе дә-һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылганнар. Сугыш 4 ел буе барган. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды. Әлеге стелаларда сугыш кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре язылган. Мин дә үземнең бабайларымның исемнәрен укыдым.
Военная техника в Парке Победы
В Парке Победы Муслюмово есть музей военной техники под открытым небом. В мемориальной зоне Парка Победы установлены 2 тяжёлых танка ИС-3 1945 года. Боевые машины для парка выделили Министерство обороны РФ. Военный раритет украшает этот парк Победы и привлекает жителей и гостей района.Конечно, здесь не так много экспонатов, как, например, в музее под открытым небом военной техники Казани или Оренбурга, которые я посещал, путешествуя с родителями, но это значимое и ценное место для жителей нашего района.
Военная техника в Парке Победы
Военная техника в Парке Победы