ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
сегодня в 22:28 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
сегодня в 22:01 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
сегодня в 21:59 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
сегодня в 14:20 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
сегодня в 09:49 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
сегодня в 09:41 - Асель Закирова 0 0
Эсперанса-Семья!
Эсперанса-Семья!
сегодня в 09:28 - Асель Закирова 0 0
Играют мальчики в войну!
Играют мальчики в войну!
сегодня в 08:51 - Асель Закирова 0 0
Асель Закирова
Открытый патриотический микрофон!
сегодня в 08:45 - Асель Закирова 0 0
Праздничный парад в честь Дня Победы!
Праздничный парад в честь Дня Победы!
сегодня в 08:21 - Асель Закирова 0 0
9 Мая!
9 Мая!
вчера в 23:58 - Асель Закирова 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
вчера в 00:14 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
вчера в 00:13 - Полина Алексеева 0 0
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
Праздничный парад
Праздничный парад
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
Авто с пробегом
Авто с пробегом
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
9 мая
9 мая
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
Великой Победе 80
Великой Победе 80
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 +1
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт
Третьяков галереясенә бару мөмкинлеге булмагач, виртуаль сәяхәт ясарга уйладык. Бик матур, үзенчәлекле галерея икән. Мин күбрәк табигать темасына багышланган картиналар карадым. Виртуаль сәяхәтемне башка көннәрдә дә дәвам итәчәкмен. Алдагы елларда анда чынлап та сәяхәт оештыру планнарыбыз да бар.
Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт
Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт
Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт
Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт
Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт
Мөслимнең яңа мәчете
Мөслимдә быел 4 нче мәчет төзелеп бетте. Туган авылым Метрәйдән Мөслимгә барганда каршы ала ул безне. Элекке вакытларда авылга керү юлында мәчет каршы ала торган булган. Хәзерге вакытта Мөслимебездә нәкъ шулай. Иман нуры балкый.
Мөслимнең яңа мәчете
Мөслимнең яңа мәчете
Мөслимнең яңа мәчете
"Шатлык" балалар театры гастрольләре
Мин үземнең "Шатлык" балалар театрына йөрүем турында әйткән идем инде. Абдулла Алиш әкиятләренә нигезләнеп язылган "Тәгәри китте йомгагым" әкиятен бүген Метрәй башлангыч мәктәбендә куйдык. Аны балалар да, укытучылар да, әти_әниләр дә бик яратып карады. Безнең бик сәләтле, оста икәнлегебезне әйттеләр, алга таба да уңышлар теләделәр. Әкияттәге куяш баласы хәленә калмаска, Тукмар белән Чукмар кебек талашмаска сүз куештык.
"Шатлык" балалар театры гастрольләре
"Шатлык" балалар театры гастрольләре
"Шатлык" балалар театры гастрольләре
Татарстанның милли музее
Татарстанның милли музее
Татарстанның милли музее
Татарстанның милли музее

Республикабыз башкаласы Казаннан ерак яшәгәч, анда бик еш барып булмый. Шуңа күрә Казан шәһәре белән мин күбрәк интернет аша танышам. Бүген исә Татарстанның милли музее буйлап виртуаль экскурсия ясадым. Ә аннан соң Википедиягә керп түбәндәге мәгълүматлар белән таныштым:
ТР милли музее - Татарстан Республикасының Милли музее – Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә.Исеме еш алышына: 1918 – Казан губернасы музее, 1921 – ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944 – Татарстан АССР дәүләт музее, 1982 – Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан – Татарстан Республикасының милли музее.
Метрәй авылы китапханәсе
Метрәй авылы китапханәсе
Авылыбыз китапханәсенә мин атна саен барам. Укытучы апабыз классыбыз белән дә алып бара, әнием белән дә барам. Мин дә, минем әнием дә китап укырга бик яратабыз. Без гаиләбез белән республикакүләм "Әдәби марафон" проектында да катнашабыз. Ул ел саен үткәрелә, 21 көн дәвамында әдәби китап укырга 1әм иң кызыклы өлешен социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк. Китапханәче Римма апа безне яңа кайткан кызыклы китаплар белән таныштыра, укырга китаплар тәкъдим итә. Бу юлы мин Зиннур мансуровның "Телбизәк" исемле шигырьләр китабын алдым. Аның шигырьләре миңа бик ошады, сезгә дә укырга тәкъдим итәм.
Метрәй авылы китапханәсе
Метрәй авылы мемориалы
Авылымның хәтер мемориалын быел яңарттылар, матурланды. Сугышта һәлак булганнарның исемнәрен янача, матур итеп язылган табличкалар урнаштырдылар. Сугын чоры турында мин мәктәбебез сайтындагы "Авыл тарихы" бүлегеннән түбәндәгеләрене укыдым:
1941 елның 22 июнендәге сугыш башлану турындагы хәбәр моңа кадәр бер эзгә салынып алга баручы авыл тормышын пыран-заран китерә. Күпләр бу хәбәрне басу түрендә ишетәләр, шунда ук илгә ябырылган дошманны бик тиз генә куып җибәрергә, илгә тыныч тормыш яулап кайтырга өметләнеп, фронтка озатуларын сорап гариза язалар. “Туры юл” колхозы беренче мобилизация вакытында ук 150 әзмәвердәй ир-егетен, шоферы белән бергә 2 автомашинасын, 50 атын фронтка озата. Ә колхозның бөтен эше, авырлыгы, илне икмәк белән тәэмин итү хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иңсәсенә төшә. Әле 1941, 1942 елларда эш күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк бара.1941-1942 елларда авылга дошман кул астында калган җирләрдән эвакуацияләнеп килүчеләрне китерәләр. Аларның күбесе бала-чага, ә хатын- кызлар әз була. Бер авыз татар сүзе белмәгән Ленинград кешеләрен авыл халкы булдыра алган кадәр җылы каршылый, аларны правление йортына урнаштыралар. Авыл халкы үзенең дә кысын азыгын алар белән уртаклаша, ярдәм итәргә тырыша. Берәр еллап яшәгәч, аларны Ольгигодагы бояр йортына урнаштыралар, детдом итеп үзгәртәләр. Ватан сугышы елларында Метрәй авылыннан фронтка 356 кеше озатылып, шуларның 150 се яу кырларыннан әйләнеп кайтмады, өйләренә әйләнеп кайтканнары да авыр яралары төзәлеп бетмичә, якты дөньядан китә баралар.
Метрәй авылы мемориалы
Метрәй авылы мемориалы
"Театр һәм без"
"Театр һәм без"
"Театр һәм без"
"Театр һәм без"
"Театр һәм без"

23 нче ноябрь көнне Метрәй авылы мәдәният йортында "Театр һәм без" дип аталган мастер-класс узды. Әлеге мастер-классны мәдәният йорты режиссеры Илүзә Фаязовна уздырды. Ул безгә бармак театры серләре турында сөйләде. Кечкенәдән үк бармак театры уйнап үссәк тә, күп әйбер белмәгәнбез икән. Һәр театр үзенчәлекле һәм серле. Әлеге мастер-класс безгә бик ошады. Дусларым да, мин дә бик актив катнаштык, өйгә кайткач, әти-әниләребезгә дә уйнап күрсәттек.
Метрәй авылы мәдәният йортында
Метрәй авылы мәдәният йорты авылыбызның бердәнбер мәдәни үзәге. Әгәр ул булмаса, без кая гына барыр идек тә, нинди генә мәдәни чарада катнаша алыр идек икән? Район үзәгенә бездән 5 чакрым, ни кызганыч, автобус та йөрми. Шуңа күрә без бик еш авылыбыз клубына барабыз. Анда мастер-класслар, төрле мәдәни чаралар еш уздырыла. Хәзерге вакытта анда халык театрының яңа спектакле репетицияләре бара. Тиздән әлеге әсәрне алар сәхнәгә куячаклар. Әлбәттә, мин дә барачакмын!
Метрәй авылы мәдәният йортында
Метрәй авылы мәдәният йортында
Метрәй мәктәбе музеенда
Мин Метрәй башлангыч мәктәбендә белем алам. Анда бик бай музей да бар. Без уку чорында музейда еш булабыз, дәресләр вакытында да керәбез. Әлеге музей белән сезне дә таныштырырга телим.
Иң борынгы эш коралларының ни өчен кулланылганын без аңламыйбыз да, чөнки техника алга киткән заманда яшибез. Кул тегермәне, чапкыч, кер тактасы һәм башкалар. Мәктәп чорын Мөслимнең туган якны өйрәнү музенда күреп кайткан идем инде. Монда да нәкъ шундый ук парта тора. Безнең якларда кайчандыр мамонтлар яшәгәнен әйткән идем инде. Мамонт сөякләре безнең авыл территориясендә дә табылган. Әлеге табылдыклар безнең музейда да саклана. Мәктәбебез кеченә булса да, менә шундый бай музее бар.
Метрәй мәктәбе музеенда
Метрәй мәктәбе музеенда
Метрәй мәктәбе музеенда
Метрәй мәктәбе музеенда
Балалар журналларына күзәтү
Без авылыбыз китапханәсенә бик еш барабыз. Укырга яңа китаплар алабыз, анда оештырылган күргәзмәләр белән танышабыз. Китапханәче Римма апа төрле чаралар да уздыра. Бу юлы ул безне балалар журналларының яңа саннары белән таныштырды. Мин үзем аеруча "Салават күпере" журналын яратам. Анда басылган ребусларны чишү аеруча ошый. Әлеге журнал безнең өйгә дә килә.
Балалар журналларына күзәтү
Балалар журналларына күзәтү
Балалар журналларына күзәтү
Балалар журналларына күзәтү