Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
Сикия авылы музеенда бу мичне күргәч, әнием " Их, мич коймагы шундый тәмле була! Балачактагы кебек сары майга манып ашарга иде!" диде. Ә минем мондый мичтә ризык пешергәннәрен күргәнем юк. Элек өйләргә газ кермәгән вакытта, мич ягып өйне җылытканнар, шул ук вакытта ашарга да пешергәннәр. Сикия авылы музеенда миңа иң ошаган экспонат талбишек булды. Әз генә кулың белән тиюгә, бишек селкенә дә башлый. Элек кечкенә бәбиләрне менә шунда йоклатканнар. Әнием исә кечкенә чагында бишеккә басып, сикергән- тибрәлгән дә, егылып та төшкән! Ярый әле имгәнмәгән. Бишек һәр өйнең түренә, түшәмгә пружина белән элеп куела торган булган.
Рузаль Шарифуллин
19 ноября 2023
0
126
Нет комментариев
|
Тагын бер күргәзмә - кул эшләре күргәзмәсе. Әлеге клубта эшләп килүче "Асылташ" берләшмәсенә йөрүчеләрнең эшләре урнаштырылган. Чигелгән кулъяулык, сөлге, мендәр тышлары, бәйләнгән башмак, җәймәләр - ни генә юк анда! Минем ике әбием дә кул эшләренә бик оста. Аларның бәйләгән бияләй, башмаклары шундый җылы! |
Сикия авылы клубы авыл үзәгендә урнашкан. Аңа 1930 нчы елларда нигез салына. Ул вакытта агач бина була. 2001 нче елда мәктәп, фельдшерлык пункты һәм мәдәният йортын берләштергән заманча таш бина төзелә. Кызганычка каршы, мәктәп инде ябылган.Ә менә клуб гөрләп эшли. Шулай ук биредә авыл музее да урнашкан.Әлеге клубта бәйрәмнәр даими үткәрелеп тора. Ул чараларда мин дә катнашырга тырышам. Клубта музей да урнашкан. Шулай ук төрле күргәзмәләр дә эшли. |
Бүген мәктәбебездә Г.Тукайның туган көнен билгеләп уздык. Аңа быел 137 ел. Әлеге чарага без алдан ук әзерләндек, шигырьләр ятладык, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәндек. Безнең бәйрәмебезгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәренә йөрүче нәниләр дә кунакка керде. Алар да үзләре ятлаган шигырьләрне сөйләделәр. Г.Тукайның тормыш юлы бик гыйбрәтле, ә иҗаты исә сокланырлык. Мин аның шигырьләрен һәм әкиятләрен бик яратам. |
Үрәзмәт авылы китапханәсе бик бай икән, балалар өчен дә, зурлар өчен дә китаплар бик күп. Китапханәдә утырып китап укырга да мөмкинлек бар, балалар өчен матур һәм уңайлы өстәл куелган. Шулай ук төрле күргәзмәләр дә оештырылган. Туган ягыбыз язучылары һәм шагыйрьләре, Татарстанда милли гореф-гадәтләр елы уңаеннан да күргәзмә бар. Бик уңайлы һәм бай библиотека.
|
Районыбызда һәр ел саен үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның смотр-концерты уздырылуы турында язган идем инде. Һәр авыл җирлеге башта үз авылларында, аннан соң район үзәгендә концерт куя. Мин Үрәзмәт авылында узган концертка бардым. Бик ошады миңа әлеге концерт! Профессиональ артистлардан бер дә ким түгел алар! Өлеге концертта иң уңышлы чыгыш ясаучылар район мәдәният йортында узачак Гала-концертта чыгыш ясаячаклар.
|
Минем Үрәзмәт авылы мәдәният йортында булганым юк иде. Бик матур икән ул! Берничә ел элек биредә капиталь ремонт узган. Мәдәният йорты директоры Лилия апа бик тә иҗади, бик матур күргәзмәләр дә ясаган. Татар халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен чагылдырган кул эшләре күргәзмәсе аеруча ошады. Стендта абыем белән әниемнең дә фотосы бар, алар монда узган чараларда еш чыгыш ясыйлар. Бу көнне дә алар бик матур концертта чыгыш ясадылар. Булдырдылар!
|
Мөслимдә рәссамнарның Бөтенроссия этно пленэры узды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20гә якын сәнгать эшлеклесе ике атна дәвамында җирлегебез яшәешен, аның табигый хозурлыгын, гореф-гадәтләрен кәгазь битләренә төшерде. Мөслим сәнгать мәктәбендә әлеге пленэрга тантаналы төстә старт бирелде. Кунаклар Мөслимнең социаль объектларын караганнан соң, сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. Алар игътибарына конкурс-фестивальләрдә лауреат булган укучылар чыгышлары тәкъдим ителде, рәсем сәнгате бүлеге укучыларының иҗат эшләреннән күргәзмә күрсәтелде. Пленэрда иҗат ителгән картиналар район мәдәният йортында урнмштырылды. Әлеге күргәзмә искиткеч!Бөтен Россиядән килгән рәссамнарның эшләрен күрү мине бик дулкынландырды. |
Ел саен районыбызда бик үзенчәлекле концертлар оештырыла, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның смотр-концертлары дип атала ул.
Әлеге концерларда төрле оешмаларда эшләүче, төрле авылларда яшәүче теләгән һәркем катнаша ала. Мин дә әлеге концертларны карадым, бик ошады. Минем әнием, абыем, әниемнең апасы да катнашты әлеге концертларда. Мин алар белән горурланам! |
Авылыбыз китапханәсендә танылган язучы Рабит Батуллага багышланган күргәзмә оештырылган. Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Зәй районы Түбән Олыҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, пьесаларын, көндәлек матбугатта, телевидение экраныныннан карап та беләбез. Боларның күпчелеге безгә, балаларга адресланган булып, әсәрләрендә язучы туган җирне, табигатьне ярату, аны кадерләү, кош-кортларга, хайван җәнлекләргә миһербанлы булу, аларны киләчәк өчен саклау һәм бу юлда үз-үзеңне аямыйча көрәшү кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм шундый сыйфатларны үтемле итеп, кызыклы әдәби персонажлар һәм маҗаралы вакыйгалар аша сеңдерергә тырыша. Мин дә күргәзмә янында тагын бер кат Батулланың иҗаты белән таныштым. Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле. |