ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Маша Жарких
Курше-фест в Ново-Савиновском районе
30 сентября 2025 - Маша Жарких 0 0
Голос нашей команды
Голос нашей команды
30 сентября 2025 - Маша Жарких 0 0
Куршефест
Куршефест
29 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Кино
Кино
29 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Казанский кот
Казанский кот
20 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Казанский Кремль
Казанский Кремль
20 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Зилант-символ города
Зилант-символ города
20 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Музей природы
Музей природы
17 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Я ученик:)))
Я ученик:)))
17 сентября 2025 - Амирхан Хакимов 0 0
Старинный трамвай
Старинный трамвай
8 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 +1
Колокольня Богоявленского собора
Колокольня Богоявленского собора
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Богоявленский собор
Богоявленский собор
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Церковь
Церковь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 +1
Церковь в Чебоксарах
Церковь в Чебоксарах
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Открытие памятника
Открытие памятника
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Красивая экспозиция
Красивая экспозиция
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей истории Свияжска
Музей истории Свияжска
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Районның үзәк чыршысы янында күңелле яңа ел тамашасы
Районыбыз үзәге Мөслимнең иң матур җирендә зур чыршы бизәп куелган иде. Әлеге чыршы янында каникуллар чорында көн саен күңелле тамашалар узып торды. Мин барган әлеге чарада абыем Рафиль дә катнашты. Ул усал бүре ролен башкарды. Без кыш бабай, кар кызы һәм башка геройлар белән, иркенләп күңел ачтык. Яңа ел тамашалары күптән тәмам, әле һаман да сагынып искә алабыз.
Районның үзәк чыршысы янында күңелле яңа ел тамашасы
Районның үзәк чыршысы янында күңелле яңа ел тамашасы
Районның үзәк чыршысы янында күңелле яңа ел тамашасы
Районның үзәк чыршысы янында күңелле яңа ел тамашасы
Метрәй халык театры спектакле
Авылыбызда халык театры эшли, анда авылыбызның яше-карты бик теләп уйный. Ел саен тамашачыларын өр-яңа спектакльләр белән сөендерәләр. Быел алар Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" спектаклен куйдылар. Әлеге спектакль миңа бик ошады. Ул сугыш турында. Сугышның барлык авырлыкларын үтеп, өйгә кайткач та, төп герой бик күп авырлыклар күрә. Эчтәлеге бик кызганыч. Мин үзебезнең авыл артистларына уңышлар телим.
Метрәй халык театры спектакле
Метрәй халык театры спектакле
Авылыбызның мәдәният йортында балалар яңа елы
Авылыбызның мәдәният йортында төрле чаралар еш уздырыла. Кышкы каникуллар чорында биредә "Нәниләр яңа елы" узды. Әлеге чарага районыбыз башлыгы Альберт Робертович та килде. Ул безне әлеге матур бинаның ачылышы белән тәбрикләде. Чөнки бу мәдәният йортында капиталь ремонт узганнан соң беренче чара иде. Без кыш бабай белән кар кызына матур шигырь, җыр һәм биюләребезне бүләк иттек, кунакка килгән куян кызы белән күңел ачтык. Әлеге чара бик ошады безгә!
Авылыбызның мәдәният йортында балалар яңа елы
Авылыбызның мәдәният йортында балалар яңа елы
Авылыбызның мәдәният йортында балалар яңа елы
Район мәдәният йортында фотозона
Район мәдәният йортында фотозона
Район музеенда ретро фотозона
Мөслим туган як музеена мин бик еш барам. Анда һәрвакыт төрле чаралар, күргәзмәләр уздырыла. Мөслим телевидениесе "Мәдәни көндәлек" проекты турындагы репортаж төшерергә безне бирегә чакырды. Музей хезмәткәре Венера апа безгә кабат музейның заллары турында сөйләде, кайсы урыннары яңартылуын аңлатты. Менә шушындый матур ретро фотозона ясап куйганнар анда. Борынгы сөлгеләр, иске телефон, борынгы яңа ел уенчыклары бигрәк матур! Үзе тарих, ә үзе өр-яңа фотозона. Телефоныннан шалтыратып та карадым әле, сөйләшеп кенә булмады.
Район музеенда ретро фотозона
Президент елкасы
Президент елкасы
Президент елкасы
Президент елкасы
Президент елкасы
Президент елкасы
Мөслим телевидениесенә интервью бирдек
Безнең "Мәдәни көндәлек" проекты турында күптән башкаларга да сөйлисе, ничек катнашырга икәнлеген, әлеге проектның бик тә үзенчәлекле булуын аңлатасы килә иде. Мөслим телевидениесе журналисты Гөлназ Илсуровна белән без балалар үзәк китапханәсендә очраштык, шулай ук бергәләп районыбыз музеенда һәм мәдәният йортында да кунак булдык. Безнең әлеге репортажны менә бу ссылка буенча карарга мөмкин. Интервью барышында журналист эшчәнлеге белән дә кызыксыдым, бәлки киләчәктә журналист та булырмын әле. Безнең репортаж турында фикерләрегезне көтәм, дуслар!
https://vk.com/public211204702?z=video-78072920_456240886%2Ffa5dca78c66dbcb234%2Fpl_wall_-211204702
Мөслим телевидениесенә интервью бирдек
Сувенирлар
Сувенирлар
Сувенирлар
Сувенирлар
Сувенирлар
Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда сувенирлар тәкъдим ителә. Әлеге сувенирлар үзебезнең районда яшәүче осталар тарафыннан эшләнгән. Миңа аеруча талдан үрелгәннәре ошады. Кечкенә генә кыңгырау, кечкенә бишек, сыбызгылар да талдан үрелгән. Безнең Ык буенда үсә торган талдан үрелмәгән икән алар, 600 дән артык тал төренең нибары 7 сеннән генә үреп була икән аларны. Мөслимнең истәлекле урыннарының сурәтләре төшерелгән магнитиклар иң күп сатып алына икән. Мин дә шундый магнитик алдым, музейга килүемнең истәлеге булыр. Значок рәвешендә ясалган , гарәп телендә исем язылган сувенирлар да бар, үзеңнең исемен язылганын алырга яки заказ бирергә була.
Совет чоры залы
Совет чоры залы
Мөслим туган як музее искиткеч бай. Аның һәрбер залы аерым, зур һәм үзенчәлекле итеп эшләнгән. Менә монысы Совет чоры залы. Ул вакыттагы мәктәп менә шундый булган. Парталарына утырып та карадым әле. Әнием шундый сыйныфта укыган. пионер булганнар, пионер формасы һәм галстугы тагып йөргән. Үзенең укыган чоры турында бик кызыклы итеп сөйләде әнием. Пионер быргысы, барабаны, пионер дружиналары турында белми идем әле.
Совет чоры залы
Совет чоры залы
Совет чоры залы
Совет чорының иң аяныч вакыты - Бөек Ватан сугышы. Бар кешегә дә бик авыр булган ул вакытта. Авылда калганнар фронт өчен дип, көн-төн эшләгәннәр, ә фронттагылар үзләрен аямыйча яу кырында сугышканнар. Биредә сугыш техникаларының бик күп төрләренең макетлары урнашкан. Солдат киемнәрен дә күрергә мөмкин.
Совет чоры залы
Совет чоры залы
Ә менә монысы колхоз председателе өстәле. Әлбәттә, иң дәрәҗәле урында Ленин бабай бюсты. Ул чордагы телефон, язу машинкасы өстәлдә тора. Язу машинкасында язып та карадым. Өстәле һәм хәтта урындыгы да шул чорныкы.
Миңа әти-әниемнең балачагы , әби-бабамның барлык гомере диярлек узган Совет чоры белән танышу бик кызык булды. Үзебез үскән чор турында без дә балаларыбыз, оныкларыбызга тарих итеп сөйләрбез әле.
Мәктәбебез музее
Мәктәбебез музее
Мәктәбебез музее
Мәктәбебез музее
Мәктәбебез музее
Мәктәбебез музее
Мәктәбебез музее
Мин Метрәй башлангыч мәктәбендә белем алам. Анда бик бай музей да бар. Без уку чорында музейда еш булабыз, дәресләр вакытында да керәбез. Әлеге музей белән сезне дә таныштырырга телим.
Иң борынгы эш коралларының ни өчен кулланылганын без аңламыйбыз да, чөнки техника алга киткән заманда яшибез. Кул тегермәне, чапкыч, кер тактасы һәм башкалар. Мәктәп чорын Мөслимнең туган якны өйрәнү музенда күреп кайткан идем инде. Монда да нәкъ шундый ук парта тора. Безнең якларда кайчандыр мамонтлар яшәгәнен әйткән идем инде. Мамонт сөякләре безнең авыл территориясендә дә табылган. Әлеге табылдыклар безнең музейда да саклана. Мәктәбебез кеченә булса да. МЕНӘ ШУНДЫЙ БАЙ МУЗЕЕ БАР.