Мөслим туган як музее искиткеч бай. Аның һәрбер залы аерым, зур һәм үзенчәлекле итеп эшләнгән. Менә монысы Совет чоры залы. Ул вакыттагы мәктәп менә шундый булган. Парталарына утырып та карадым әле. Әнием шундый сыйныфта укыган. пионер булганнар, пионер формасы һәм галстугы тагып йөргән. Үзенең укыган чоры турында бик кызыклы итеп сөйләде әнием. Пионер быргысы, барабаны, пионер дружиналары турында белми идем әле.
Совет чорының иң аяныч вакыты - Бөек Ватан сугышы. Бар кешегә дә бик авыр булган ул вакытта. Авылда калганнар фронт өчен дип, көн-төн эшләгәннәр, ә фронттагылар үзләрен аямыйча яу кырында сугышканнар. Биредә сугыш техникаларының бик күп төрләренең макетлары урнашкан. Солдат киемнәрен дә күрергә мөмкин.
Ә менә монысы колхоз председателе өстәле. Әлбәттә, иң дәрәҗәле урында Ленин бабай бюсты. Ул чордагы телефон, язу машинкасы өстәлдә тора. Язу машинкасында язып та карадым. Өстәле һәм хәтта урындыгы да шул чорныкы.
Миңа әти-әниемнең балачагы , әби-бабамның барлык гомере диярлек узган Совет чоры белән танышу бик кызык булды. Үзебез үскән чор турында без дә балаларыбыз, оныкларыбызга тарих итеп сөйләрбез әле.