Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
Мөслимнең Пушкин паркына килеп кергәч тә мин үземне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис иттем.
Пушкинның шигырендәге имән агачын, кечкенә генә әкият йортын, китабын шундый матур итеп ясаганнар. Әйтерсең лә, мин китап битләрен ачып Пушкинның “Алтын балык”әкиятен укый башладым һәм үземне дә әби белән бабай,алтын балык янында диңгез ярында, басып торган кебек күрдем. Паркта утырып ял итәр өчен урындыклар ясалган,юлларны матур итеп ясап куйганнар.Мин монда даими киләм, уйнарга да би күңелле.
Рузаль Шарифуллин
26 ноября 2023
0
119
Нет комментариев
|
Безнең авылга зур кунаклар килде. Бөтен дөньядан кунаклар - “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Метрәебезгә килде. Мин әлеге чарада әбиемнең кул эшләреннән күргәзмә белән катнаштым. Әбиемнең җылы башмак, бияләйләрен чит илләргә сатып алып кителәр. Менә кызык, әбиемнең баш макларын Кытайда киеп йөриләр!
Интернет киңлекләрендә әлеге чара турында менә ниләр таптым: Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше-тирә республика һәм өлкәләрдән, чит төбәкләрдән килгән 100 гә якын “Ак калфак” оешмасы вәкилләре “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар шулай ук, районыбызның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәрчеләре белән дә таныштылар. Мөслимебез кунакларны Түбән Табын авылы чигендә, милли моңнарыбыз һәм чәк - чәк белән каршы алды. Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтановлар кунакларны сәламләде. Әле яңа гына ачылган, шулай булса да мөслимлеләрнең яраткан урынына әйләнгән “Бәхет” скверы беренчеләрдән булып кунакларны кабул итте. Биредә алар скверның төзелү тарихы, ачылу максатлары белән таныштылар һәм истәлек фотоларына төштеләр. “Чишмәләрдә – гомер агышлары” Иске Вәрәш авылының Дуслык чишмәсе кунакларның күпчелегенә яхшы таныш, чөнки биредә алар “Каз өмәсе” фестивале вакытында булганнар иде. Ә бүген чишмә аларны тагын да төзекләнеп, матурланып каршы алды. Бирегә килгән кунакларны капка төбендә милли киемдәге кызлар сәламләде. – Без бүген бик күптәннән көткән кунакларыбызны ихлас күңелдән каршы алабыз. Аларга үзебезнең авылга гына хас булган йолабызны күрсәтәбез, үзләренең кул эшләре, һөнәри осталыклары белән матур итеп гомер итүче авылдашларыбыз белән таныштырабыз. Шөкер, бүген җирлегебездә шушылай бер-беребез белән аралашып, бердәм булып яшәвебез белән хаклы горурланабыз һәм кунакларыбызга да шуны күрсәтә алырбыз дип уйлыйм, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева. Чишмә янында кунакларга су буенда самавыр агарту йоласы тәкъдим ителде. Искевәрәшлеләр әлеге йоланы тагын да яңартып, заманчалаштырып күрсәттеләр. Чишмә ихатасында себерке бәйләү, төрле шифалы үлән чәйләрен әзерләү буенча узган мастер-класслар да кунакларыбыз күңеленә хуш килде: – Мин Мөслимдә бүген беренче тапкыр һәм һәрнәрсәгә ушым китеп, шудый зур сокланып һәм татарлыгыбыз өчен чын күңелдән горурланып йөрим, – ди Австралиянең Сидней шәһәреннән килгән Лилия Сәмигуллина. Ике дистә елдан артык Австралиядә яшәсә дә, Лилия ханым үзе Татарстан кызы, тумышы белән Түбән Камадан. – Мин бик шатмын бүген мөслимлеләрнең шушындый бай, матур тормышта яшәүләренә. Һәркайда чисталык, эстетик зәвык белән төзелгән һәм башкарылган эшләрне күрергә мөмкин. Әле яңа ачылган “Бәхет” паркы гына да, зур шәһәрләрнекеннән бер дә ким түгел. Биредә искиткеч ачык күңелле халык яши, рәхмәт мөслимлеләргә, – ди ул. |
Районыбызда 4 мәчет бар. Шуларның берсе Җәмигъ мәчете. Әлмәт шәһәре ягыннан кергәндә каршы ала ул безне, мөслимебездән чыгып киткәндә хәерле юл теләп кала. Бу мәчеттә0 никахлар, бәбигә исем кушу йолалары үткәрелә.
|
Районыбызның музыка мәктәбе янында Курай паркы бар. Аның исемен дә җисеменә туры китереп, музыкага бәйле рәвештә " Курай паркы " дип атаганнар. Биредә бик матур. Концертлар, төрле чаралар уздыру өчен ачык һавада сәхнә, ял итәр өчен матур скамейкалар, балаларга уен мәйданчыгы һәм футбол мәйданы бар. Миңа биредә бик тә ошый, ял итәргә һәм уйнарга еш киләм.
|
Мөслимдә кызыклы урыннар бик күп. Авыл җирлеге булгач, ат арбасы да куелган. Ул музей каршында тора. Тирә-ягына читәннән койма да ясап куелган. Читән үрергә бик оста кешеләр безнең авылда да бар. Әлеге читәнне авылдашыбыз Фәиз абый үргән. Элек гел ат арбасына утырып йөрсәләр, хәзер шулай һәйкәл генә булып калдылар.
|
Китап укучы кыз сыны район үзәк китапханәсе каршына урнаштырылган. Балаларны китапханәгә чакырып,каршы алып тора ул. Минем уйлавымча, ул китап укырга бик ярата, белемле һәм акыллы. Аның авторы да балаларның әлеге кыз кебек акыллы булуын теләгәндер. Әлеге сын миңа бик тә ошады. Гомумән, Мөслимдә сыннар бик аз, шулай да алар бик үзенчәлекле.
|
Бөек юлбашчыбыз В.И.Ленинга һәйкәл бик күптәннән куелган. Аны берничә ел элек яңарттылар. Мәдәният йорты каршына урнаштырылган ул. Бик күптәннән туган булса да, Ленин ул безгә дә зур үрнәк. Ул 1917 елда Бөек революция ясап, крестьяннарга ирек биргән, азат яшәү мөмкинлге тудырган бөек шәхес.
|
Быел Мөслимебездә яңа сквер барлыкка килде. Ул гаилә темасына бвгынланган. Гаилә ул - тормыш нигезе, бәхет оясы. Әлеге скверда йөрәк формасында матур скамейкалар урнаштырылган, фотога төшәр өчен матур урыннары да күп.
|
Быел Мөслимебездә үзенчәлекле сын барлыкка килде. Мөслим казы! Мөслимдә эшләнгән какланган каз Бөтенрәсәйө конкурсында җиңгәннән соң ясадылар аны.Әлеге казларның берсе түбәтәй кигән, икенчесе матур татар яулыгы бәйләгән. Үзебезнең татар казлары бит алар! Мөслимнең какланган казы тәмен бөтен җирдә беләләр хәзер. Әлеге сын миңа бик ошый.
|
Быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы игълан ителгәч, баннерлар да яңартылды. Әлеге баннерларда үзебезнең район кешеләре. Милли темаларга багышланган баннерларда җыр, бию, бәйрәм күренешләре. Шунысы куанычлы, Метрәй авылы кешеләре бар әлеге фотоларда. Мин алар белән грурланам!
|