«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИБарысы турында да кыскача"Ак калфак"иҗтимагый оешмасы Метрәйдә

"Ак калфак"иҗтимагый оешмасы Метрәйдә

Автор
Опубликовано: 885 дней назад (26 ноября 2023)
Редактировалось: 1 раз — 27 апреля 2026
0
Голосов: 0
Безнең авылга зур кунаклар килде. Бөтен дөньядан кунаклар - “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Метрәебезгә килде. Мин әлеге чарада әбиемнең кул эшләреннән күргәзмә белән катнаштым. Әбиемнең җылы башмак, бияләйләрен чит илләргә сатып алып кителәр. Менә кызык, әбиемнең баш макларын Кытайда киеп йөриләр!
Интернет киңлекләрендә әлеге чара турында менә ниләр таптым:
Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше-тирә республика һәм өлкәләрдән, чит төбәкләрдән килгән 100 гә якын “Ак калфак” оешмасы вәкилләре “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар шулай ук, районыбызның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәрчеләре белән дә таныштылар.
Мөслимебез кунакларны Түбән Табын авылы чигендә, милли моңнарыбыз һәм чәк - чәк белән каршы алды. Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтановлар кунакларны сәламләде.
Әле яңа гына ачылган, шулай булса да мөслимлеләрнең яраткан урынына әйләнгән “Бәхет” скверы беренчеләрдән булып кунакларны кабул итте. Биредә алар скверның төзелү тарихы, ачылу максатлары белән таныштылар һәм истәлек фотоларына төштеләр.
“Чишмәләрдә – гомер агышлары”
Иске Вәрәш авылының Дуслык чишмәсе кунакларның күпчелегенә яхшы таныш, чөнки биредә алар “Каз өмәсе” фестивале вакытында булганнар иде. Ә бүген чишмә аларны тагын да төзекләнеп, матурланып каршы алды. Бирегә килгән кунакларны капка төбендә милли киемдәге кызлар сәламләде.
– Без бүген бик күптәннән көткән кунакларыбызны ихлас күңелдән каршы алабыз. Аларга үзебезнең авылга гына хас булган йолабызны күрсәтәбез, үзләренең кул эшләре, һөнәри осталыклары белән матур итеп гомер итүче авылдашларыбыз белән таныштырабыз. Шөкер, бүген җирлегебездә шушылай бер-беребез белән аралашып, бердәм булып яшәвебез белән хаклы горурланабыз һәм кунакларыбызга да шуны күрсәтә алырбыз дип уйлыйм, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева.
Чишмә янында кунакларга су буенда самавыр агарту йоласы тәкъдим ителде. Искевәрәшлеләр әлеге йоланы тагын да яңартып, заманчалаштырып күрсәттеләр. Чишмә ихатасында себерке бәйләү, төрле шифалы үлән чәйләрен әзерләү буенча узган мастер-класслар да кунакларыбыз күңеленә хуш килде:
– Мин Мөслимдә бүген беренче тапкыр һәм һәрнәрсәгә ушым китеп, шудый зур сокланып һәм татарлыгыбыз өчен чын күңелдән горурланып йөрим, – ди Австралиянең Сидней шәһәреннән килгән Лилия Сәмигуллина. Ике дистә елдан артык Австралиядә яшәсә дә, Лилия ханым үзе Татарстан кызы, тумышы белән Түбән Камадан.
– Мин бик шатмын бүген мөслимлеләрнең шушындый бай, матур тормышта яшәүләренә. Һәркайда чисталык, эстетик зәвык белән төзелгән һәм башкарылган эшләрне күрергә мөмкин. Әле яңа ачылган “Бәхет” паркы гына да, зур шәһәрләрнекеннән бер дә ким түгел. Биредә искиткеч ачык күңелле халык яши, рәхмәт мөслимлеләргә, – ди ул.

"Ак калфак"иҗтимагый оешмасы Метрәйдә
"Ак калфак"иҗтимагый оешмасы Метрәйдә
"Ак калфак"иҗтимагый оешмасы Метрәйдә
145 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте