
значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.









Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!
| Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
|
Язгы каникуллар чорында без бер атна буе Метрәй мәчетендә әхлак дәресләре укыдык, күңелле итеп ял иттек, аралаштык, иманыбызны ныгыттык. Шәкертләр безгә бик матур темаларга сөйләделәр. Әлеге ләресләрдән мин үземә бик күп файда алдым. Оештыручы апа- абыйларга зур рәхмәт!
Рузаль Шарифуллин
2 мая 2024
0
176
Нет комментариев
|
|
Авыл китапханәчесе Римма апабыз безне көтеп кенә тора, яратып каршы ала. Ул безгә төрле мастер-класслар үткәрә, газета-журналлар белән таныштыра. Бүген исә яңа китаплар белән танышкач, бергәләп кроссворлар чиштек. Кроссвордлар чишү безнең белемебезне арттыра. Бик тә файдалы ул. Җавапларын белмәсәк, Римма апабыз ярдәм итә, бик яхшылап аҗлата.
|
|
Метрәй авылы китапханәсендә бик күп күргәзмәләр эшли. Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылган күргәзмәгә төрле милләт халыклары, аларның көнкүреше турындагы китаплар урнаштырылган. Мәңгелек тема - Бөек Ватан сугышы темасы яктыртылган күргәзмә дә эшли. Әлеге китапларда халыбызның сугыш чорында авыр тормышын сурәтләнгән. "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" күргәзмәсендәге китаплар белән дә таныштым.
|
|
Метрәй авылы китапханәсендә бик еш мастер-класслар уздырылып тора. Мин аларда даими катнашам, үземә осталык туплыйм. Бу юлы исә әниләр көненә бүләк ясадык. Бик матур букет килеп чыкты. Үз кулларың белән ясалган бүләк күпкә матуррак була бит ул! Әниемне сөендердем. Римма Сәмигулловнага зур рәхмәт!
|
|
Бөтенрәсәй каз өмәсе безнең Мөслимдә инде икенче тапкыр уза. Бик күңелле бәйрәм ул! Борынгыдан калган йола ә каз өмәсен чынлап та үткәрәләр бездә. Шул уңайдан оештырылган картиналар галереясендә булдым. Андагы барлык картиналар шушы темага багышланган. Менә казлар су буена төшеп килә, кескенә малай бәпкә саклый, каз өмәсе күренешләре ... Шунда ук кулдан ясалагн каз сыннары күргәзмәсе дә эшли. Апалар төрле урыннарда каз канатыннан пумала, матур бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар уздырдылар. Әлеге бәйрәм миңа бик ошады.
|
|
МИн яратып йөри торган "Шатлык" балалар театры авылыбызның балалар бакчасында спектакль куйды. Мин анда 2 роль башкарам: доктор Айболит һәм Чукмар. Әлеге рольләрем миңа бик ошый. Әлеге рольләр мине тәртипле, мәрхәмәтле, акыллы булырга өйрәтә. Кечкенә дусларыбыз безнең әкиятне бик яраттылар.
|
|
Мөслим мәдәният йортында "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр" дип аталган тарихи зал эшли. Әлеге залда без Мөслим районында туган әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән кешеләр турында информация табарга мөмкин. Алар арасында иң атаклылары - Зифа Басыйрова, Мөҗәһит, Факил Сафин, Фоат Садриев. Биредә алар турында бик күп информация тупланган.
|
|
Балалар китапханәсендә бик еш кына мастер-класслар үткәрелә. Шуларның берсе палас туку буенча үтте. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Шулай булгач, нигә палас тукырга өйрәнмәскә ди әле? бер дә җиңел эш тхгел икән ул, шулай да кызыклы. Аның үзенең үзенчәлекле станогы бар. Мастер-класс миңа бик ошады.
|
|
Безнең районыбызда бик матур традиция яшәп килә: авыллар тарихы турында китап чыгару. Әлеге эш белән гади авыл кешеләре шәгыльләнә. Үз авыллары, туган ягы өчен янып-көеп йөрүче кешеләр алар. Район кимтапханәсендә әлеге китапларның барысы да бар. Туган авылым Метрәй турындагы "Тал-тирәкле Метрәем" китабы безнең өй китапханәсендә дә бар. Анда минем бабам һәм әбием гаиләсе, ягъни безнең турыда да язылган. Үзең турында китаптан укуы бик рәхәт икән ул!
|
|
Мөслим район үзәгендә урнашкан балалар китапханәсенә кунакка бардым бүген. Максатым яңа китаплар белән танышу, китапханәчеләр белән әнгәмә кору иде. Һәр килгән саен нинди дә булса яңалык була әлеге китапханәдә. бу юлы шахмат һәм шашка уйнау мөмкинлеге тудырганнар. Әнием белән шашка уйнадык, мин җиңдем! Бу атнада кечкенә паласлар туку буенча мастер-класс үтәчәк икән, шунда чакырып калдылар.
|