ГЛАВНАЯ → БЛОГИ → Барысы турында да кыскача → Районыбыз авыллары турында китаплар күргәзмәсе

Районыбыз авыллары турында китаплар күргәзмәсе

Автор
Опубликовано: 1052 дня назад (29 ноября 2023)
Редактировалось: 1 раз — сегодня в 15:48
0
Голосов: 0
Безнең районыбызда бик матур традиция яшәп килә: авыллар тарихы турында китап чыгару. Әлеге эш белән гади авыл кешеләре шәгыльләнә. Үз авыллары, туган ягы өчен янып-көеп йөрүче кешеләр алар. Район кимтапханәсендә әлеге китапларның барысы да бар. Туган авылым Метрәй турындагы "Тал-тирәкле Метрәем" китабы безнең өй китапханәсендә дә бар. Анда минем бабам һәм әбием гаиләсе, ягъни безнең турыда да язылган. Үзең турында китаптан укуы бик рәхәт икән ул!
Районыбыз авыллары турында китаплар күргәзмәсе
Районыбыз авыллары турында китаплар күргәзмәсе
261 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте