Үзәк китапханәдә бик уңайлы мохит тудырылган. Шул уңайлыкларның берсе - "Әдәби кафе". Китапханәгә килүчеләр үзләрен өйдә кебек тыныч, рәхәт хис итсеннәр, иркенләп китап укысыннар өчен менә шушындый матур ял почмагы ясалган. Үзеңнең яраткан китабыңны укырга, дусларың белән килеп, төрле темаларгв фикер алышырга мөмкин. Әдәби конференцияләр, мастер-класслар үткәрү өчен дә бик уңайлы биредә. Кайбер көннәрне язучылар һәм шагыйрьләр дә чакырыла монда. Теләгән кешегә чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган. Чыннан да, бик рәхәт әлеге китапханәдә!