Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
Элек-электән тормышын җайларга тырышкан, эш җиңеләйтү өчен нәрсәләрдер уйлап твпкан. Шуларның берсе -күмер үтүге. Тимердән ясалган үтүкнең өстен ачып, эченә янып торган күмер салганнар һәм шуның белән киемнәр үтүкләгәннәр. Ул я бик нык кызган, я суынган.
Рузаль Шарифуллин
26 октября 2021
+3
335
5 комментариев
|
Әлеге лампа бүлмәне яктырту өчен кулланылган. Эченә керосин салып, яндырып җибәргәннәр. Электр безнең як татар авылларына алтмышынчы елларда гына кергән. Моңа хәтле иртәле-кичле яктыны керосин лампасы биргән. Аның өстәлгә куя торган биллесе, түшәмгә элеп куя торган тоткычлысы булган. Шул лампа яктысында чигү чиккәннәр, китап та укыганнар хәтта! |
Халкыбыз электән үк кул эшләре белән яратып шөгыльләнгән. Сикия авылы музеендагы менә бу күргәзмәгә шундый осталарның кул эшләре куелган. Нинди генә бизәкләр юк аларда! Читләре челтәрләп эшләнгән кулъяулыклар, сөлгеләр күз явын алырлык матур.Чигүле сөлгеләрне Сабантуйда иң соңгы килгән атның муенына бәйли торган булганнар. Ә кулъяулыкларны кызлар сөйгән ярларына бүләк иткәннәр. |
Сикия авылы музеенда бу мичне күргәч, әнием " Их, мич коймагы шундый тәмле була! Балачактагы кебек сары майга манып ашарга иде!" диде. Ә минем мондый мичтә ризык пешергәннәрен күргәнем юк. Элек өйләргә газ кермәгән вакытта, мич ягып өйне җылытканнар, шул ук вакытта ашарга да пешергәннәр. |
Сикия авылы музеенда миңа иң ошаган экспонат талбишек булды. Әз генә кулың белән тиюгә, бишек селкенә дә башлый. Элек кечкенә бәбиләрне менә шунда йоклатканнар. Әнием исә кечкенә чагында бишеккә басып, сикергән- тибрәлгән дә, егылып та төшкән! Ярый әле имгәнмәгән. Бишек һәр өйнең түренә, түшәмгә пружина белән элеп куела торган булган. |
Сикия авылы клубына 1930 нчы елларда нигез салына. Ул вакытта агач бина була. 2001 нче елда мәктәп, фельдшерлык пункты һәм мәдәният йортын берләштергән заманча таш бина төзелә. Кызганычка каршы, мәктәп инде ябылган.Ә менә клуб гөрләп эшли. Шулай ук биредә авыл музее да урнашкан.
Клуб мөдире Рәйхәнә апа бик сәләтле, өлгер һәм оста. Һәрвакыт күңелле чаралар оештырып тора. |
Сикия авылы клубында эшләп килүче "Мизгел" балалар театры "Аю мәҗлесе" спектакле күрсәтте. Әлеге спектакль мәсәлгә нигезләнеп куелган. Кечкенә артистлар шундый оста уйнадылар, миңа бик ошады. |
Здравствуйте, друзья! После того, как я написал пост о нашем видео, многие написали, что хотели бы посмотреть ролик. Видеоролик загружен на канал youtube. Вот ссылка
https://youtu.be/B1iwvcy_RG8 Приятного просмотра! |
Ике мәхәлләле, 300 дән артык хуҗалыгы булган Метрәй авылында беренче мәдрәсә 1894 елда Шарифулла мулла тарафыннан салдырыла. Мәдрәсәдә укыту эшләре белән мулла үзе шөгыльләнсә, кыз балаларны күпмедер искечә укырга өйрәтү эшен остабикә башкара.1922 елда мәдрәсә совет мәктәбенә әйләндерелеп, 1- 4 класслар ачыла. 1927 елда иске мәдрәсә бинасы урынына типовой мәктәп әзер була.1971 елның май аенда колхозчыларның гомуми җыелышы карары нигезендә колхоз средствосына 192 урынга исәпләнгән мәктәп бинасы төзелә башлый. Мәктәп төзелеше белән мәктәп директоры Галимов М. М. һәм колхоз рәисе Абдуллин Яхъя А. башлап йөриләр һәм җитәкчелек итәләр. Имәнәй тавыннан таш чыгарып, нигезен салалар. 1973 елның сентябрь аена мәктәп беренче укучыларын кабул итә. 2017 елда мәктәбебезгә ремонт ясалды һәм балалар бакчасы белән бергәә кушыды. Хәзерге вакытта мәктәбебездә 11 укучы һәм 23 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар.
|