Әлеге лампа бүлмәне яктырту өчен кулланылган. Эченә керосин салып, яндырып җибәргәннәр. Электр безнең як татар авылларына алтмышынчы елларда гына кергән. Моңа хәтле иртәле-кичле яктыны керосин лампасы биргән. Аның өстәлгә куя торган биллесе, түшәмгә элеп куя торган тоткычлысы булган. Шул лампа яктысында чигү чиккәннәр, китап та укыганнар хәтта!