ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскачаВладимир Ильич Ленин һәйкәле

Новые записи

Владимир Ильич Ленин һәйкәле

Автор
Опубликовано: 1597 дней назад ( 3 ноября 2021)
+6
Голосов: 6


Мөслим мәдәният йорты каршында Владимир Ильич Ленин һәйкәле барлыгын белә идем. Әнием аның миңа бөек юлбашчы, илдә бик зур үзгәрешләр керткән белемле шәхес икәнен аңлаткан иде. Ә бүген мин тагын да күбрәк мәгълүмат тупладым.
Владимир Ленин (Ульянов) 1870 елның 22 апрелендә Сембердә (Ульяновск) туа.
(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Ул гимназияне алтын ме­дальгә тәмамлап, Казан университетына укырга керә, әмма 1887 елның декабрендә студентларның революцион җыенында актив катнашканы өчен кулга алына һәм Казан губерниясе Кокушкино авылына озатыла.
Озак та үтми Владимир Ульянов үзлегеннән укып имтиханнарын тапшыра, адвокат ярдәмчесе була. Шулай да сәяси эш­чәнлеген туктатмый. Башкалада “Эшче катламны азат итү өчен көрәш берлеге” оештыра. 1897 елда кулга алына һәм Шушинскийга сөрелә. 1905 елдагы инкыйлабтан соң Ленин чит илгә кача, Россиягә 1917 елда гына кайта. Соңрак сәламәтлеге какшап, эшеннән читләшә. Юлбашчы 1924 елның кышында вафат була. Ленин оештырган дәүләт XX гасыр дәвамында яшәп килә.

329 просмотров
Комментарии (8)
Айзиля Муллагалиева # 3 ноября 2021 в 15:46 0
Молодец!
Галия Адиятуллина # 3 ноября 2021 в 17:42 0
+1. Молодец!
Диля Галлямова # 4 ноября 2021 в 16:30 0
Красиво!
Эмилия Червонная # 5 ноября 2021 в 18:13 0
+4! Афәрин!
Глеб Червонный # 5 ноября 2021 в 18:43 0
+5! Сыйныфлы!
Дамир Гарифуллин # 6 ноября 2021 в 12:13 0
Здорово молодец
Тимур Зиганшин # 8 ноября 2021 в 11:44 0
Интересно, молодец.
Регина Галиуллина # 12 ноября 2021 в 14:32 0
Здорово молодец