ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:14 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:13 - Полина Алексеева 0 0
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
вчера в 19:45 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
вчера в 18:55 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
вчера в 18:43 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
вчера в 18:36 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
вчера в 18:34 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
вчера в 18:26 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:25 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:24 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
вчера в 18:22 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:14 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:13 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Всероссийские учения
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
"Авыл утлары" газетасы редакциясе

Авыл утлары" газетасының беренче саны 1931 елның 16 октябрендә "Күмәк хуҗалык" исеме белән чыга башлый. Аның беренче редакторы Нурмөхәмәтов була. Газета ул вакытта бүгенге "Авыл утлары" ннан эчтәлеге булән дә, эшләнеше һәм форматы белән дә ерак тора. Начар гына кәгазьгә басыла, хәзерге газетаның яртысы зурлыгында була ул. Тиешле полиграфия базасы булмаганлыктан, баштарак ул системалы да чыкмагане - атнага бер, вакыты белән ун көнгә бер генә басыла. Ләкин аның һәр юлыннан тормыш кайнарлыгы, максатчанлык бөркелек тора. Газета яңа тормыш, аның өчен көрәш һәм көрәшүчеләр турында сөйли, үзе дә яңа тормышны төзүче, оештыручы, өндәүче, әйдәүче ролен үти.коралланган көчле техник базасы бар.
2003 елның 1 февралендә булып узган хадык депутатларының Мөслим районы Советы Президиумы утырышында "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасы редакциясе, район типографиясе, район телерадиокомпаниясе хезмәт коллективын берләштереп, "Мөслим информация-редакция үзәге" Дәүләт учреждениесе төзү турында карар кылынды. Әлеге үзәк составына район газетасы, район типографиясе, район телевидениесе һәм Мөслим радиосы кертелә. Үзәкнең директоры итеп Әхмәтов Мөдәмил Гыйлемҗан улы билгеләнә. Райондагы массакүләм мәгълүмат чараларының бергә берләшүе журналистларгаһәм матбугат хезмәтчәннәренә нәтиҗәле иҗади эшчәнлек белән шөгылҗләнергә, төбәктәге инофрмационкыр белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бергәләшеп эшләүнең, яңалыкка омтылуның, үзгәрешләргә йөз тотуның нәтиҗәсе озак көттерми, 2004 елның 19 маенда - журналистларның VII "Бәллүр каләм" конкурсында катнашып, "Авыл утлары" газетасы "Бәллүр каләм"гә лаек булды. 2003 елның 15 ноябреннән - моңа кадәр Яр Чаллы типографиясендә басылган газета офсет ысулы белән "ПОЛ-54" машинасында Мөслим полиграфия цехында басыла башлады. Бүгенге көндә газета Яр Чаллы шәһәрендә "Глагол" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә басыла.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/mslim-matbugat-zgene-tarihyin-belsezme


Мөслим телевидениесе

Мөслим җирле телвидениесе 2000 елның 8 мартында беренче тапшыруын эфирга чыгара. Ул район хакимияте карары нигезендә оештырыла. Телевидениенең беренче җитәкчесе Заһит Хәбиров. Эфирга чыгу атнага бер тапкыр, ә бәйрәм көннәрендә атнага 2 атпкыр була. Программа нигезендә хәбәрләрдән, сәхифәләрдән һәм килгән котлау хатлары буенча төзелә. Программа туры линейкада монтажлана. Телевидениенең җитәкечес булып 2002 елдан Рамил Тулбаев эшли. 2002 ел ахырында, телевидение белән җитәкчелек итүгә Мөдәмил Әхмәтов билгеләнгәннән соң, телевизион тапшыруларның сыйфаты тамырдан үзгәрә. Телевидениедә система барлыкка киләк. 2003 елның җәеннән компьютер белән эшләү башлана. Компьютерлар урнаштырылгач, барлык төшерелгән материал башта компьютерга кертелә. Аннан тавыш яздырыла. Шул нигездә кадрлар туплап тезелә. Беренче елларда кулланылган "пушка" дип йөртелүче "VHS" камерасы урынына профессиональ камералар кайткач, кадр төшерү сыйфаты арта. Бүгенге көндә Мөслим телевидениесе атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 17.30 сәгатьтә эфирга чыга.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/mslim-matbugat-zgene-tarihyin-belsezme

Мөслим радиосы


Мөслимдә җирле радио 1962 елдан эшли башлый. Таһир Галиев 1962 елның июленнән элемтә бүлегенә радиотапшырулар оештыручы буларак эшкә кабул ителә. Аппаратураларга кытлык була ул чорда. Т. Галиев үз йөеннән 2 ленталы магнитофон алып килеп, шуның белән авылларга чыгып, терлекчеләрдән һәм механизаторлардан интервьлар алып, аларның чыгышларын әзерли. Авылларга җәяү дә, велосипед белән дә, ат җигеп тәчыга. Тапшырулар эфирга гадәттә, кичләрен бирелә. Шул ук вакытта Мөслим урта мәктәбе укытучылары Чәчкә Галиева һәм Роза Хәбибуллина көндезге тапшыруларда пионер һәм комсомол оешмаларының эшчәнлеге турында сөйли, балаларның концертлары да бирелә.
Район Сарманга кушылган чорда, 1963 елның февралендә җирле радио эшләүдән туктый.
1965 елның 1 гыйнварында Мөслим районы яңадан оешкач, районның барлык эшче органнары кабат торгызыла. 1965 елның 1 июленнән җирле радио кабат эшли башлый. Аның оештыручысы итеп Нәкыя Латыйпованы куялар. Радиостудия итеп почтаның бер бүлмәсен җиһазлыйлар. "Тембр" һәм "Камета" маркалы магнитофоннар алына.
Җәмәгатьчелек тәртибендә радионың редколлегиясе оештырыла. Аның составында авыл хуҗалыгы белгечләре, ВЛКСМ ның һәм КПСС ның район комитеты членнары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, һәм башкалар була. Тапшырулар атнага ике мәртәбә яртышар сәгать бара. Урып-җыю, язгы чәчү чорында көн саен иртән 5.00 сәгатьтән 5,30 сәгатькә кадәр эфирга чыгалар. Әлеге тапшыруларда кыр эшләренең барышы, терлекчелектәге эшләр яктыртыла, хезмәт алдынгылары хөрмәтенә район үзешчәннәре башкаруында җырлар тапшырыла.
Нәкыя Латыйпова җирле радиотапшыруларны оештыручы булып, 13 ел дәвамында эшли. Аннан соң бу вазыйфада төрле елларда Гөлүсә, Әнисә Латыйпова, Нәсимә Мәүлиева, Назилә Лотфуллина, Гөлзәрия Шакирова эшли.
Радиостудиянең техник коралланышы әкренләп яхшыра. Журналистлар урыннарга йөртү өчен уңайлы булган магнитофоннар һәм радиорепортерлар белән чыга башлый.
2005 елның 10 апрелендә районда тапшыруларны үткәргечле (чыбыклы) радио аша трансляцияләү туктатылу сәбәпле, җирле радиотапшырулар дә чыкмый башлый.
Шул ук елның 1 августында Мөслимдә җирле радиотапшырулар кабат эфирга чыгарыла. ФМ 100 МГц еәлыгында Мөслимнең шәхси радиостанциясе эшли башлады. Яңа радио "Мөслим-МР" исемен йөртә. Җирле тапшырулар башта көнгә өч тапкыр: иртән 7.00-8.00, көндез 12.00-13.00, кич 20.00-21.00 сәгатьләрдә эфирга чыга. Ә бүген ул дүшәмедән алып җомгага кадәр һәр көнне, көндез 12.00-13.00 һәм кич белән 17.00-18.00 сәгатьләрдә чыга.
Источник:
http://muslumirc.ru/news/stati/mslim-matbugat-zgene-tarihyin-belsezme


Мөслим районының Г.Тукай премиясе лауреатлары



Сафин Факил Миңлемөхәммәт улы (1954). Әмәкәй. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәте. Комсомол оешмасы секретаре. Иске Карамалы мәдәният йорты директоры. Октябрь мәктәбендә укыта башлый. Тат. Бүләр мәктәбендә  директор. 1984 нче елдан Чаллы шәһәрендә. КамАЗның автомобильләр  җыю заводында  слесарь-җыючы, бригадир,  мастер.Казан дәүләт университетының  тарих-филология факультетын тәмамлый. Шәһәр мәктәпләрендә тарих укыта. Тукай районы мәгариф бүлегендә эшли. 1991 нче елда «Аргамак» журналына бүлек мөхәррире итеп чакырыла. Сәркатип. Чаллы педагогия колледжында әдәбият укыта. «Фән һәм  мәктәп» журналын оештыра. 2000 нче елда «Казан утлары» журналына  бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Кабат Чаллыга «Мәйдан» журналын җитәкләргә кайта. Зурлар өчен романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр балладалар, поэмалар иҗат итә. Балалар өчен дә актив эшли. Җыр текстлары, көйләр яза. Республикада үткәрелгән җыр бәйгеләренең фестивальләрнең  җиңүчесе, лауреаты.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр  лауреаты, «Тәрҗемә Олимпы» һәм «Кояшлы иҗаты өчен» Халыкара бүләкләр иясе. Филология фәннәре кандидаты. Балалар өчен чыга торган «Көмеш кыңгырау» гәзитенең баш мөхәррире.Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе.
Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы (1941). Олы Чакмак. Колхозда эшли. Хуҗалык кибетендә сатучы — өйрәнчек. Авыл китапханәсе мөдире. Метеоролог. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту — консультация бүлеге җитәкчесе. Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих — филология факультетында укый. 1972 — 1981 — «Авыл утлары» газетасының баш мөхәррире. 1981 — 1982 — Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык  Югары театр курслары. Ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Ф.Садриев проза әсәрләре — хикәя-повестьлары, романнары белән киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе.Әлмәт Язучылар берлегенең, Ризаэтдин Фәхертдинов, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты.  «Бәхетсезләр бәхете» роман — трилогиясе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.2014 нче елда аңа Халык  Язучысы исеме бирелде. Мөслим районының Мактаулы гражданины
Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) (1947). Яңа Сәет. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый. Укыган вакытта ук «Чаян» журналы редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый. Ул — «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының либретто авторы. Күп кенә шигырьләренә көйләр иҗат ителгән. Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать эшлеклесе. М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты.
Тукай паркы

күрсәтәчәк.
Мөслимдәге Тукай урамында узган ел Тукай паркы ачылган иде. Әлеге урамдагы урта мәктәпкә дә Габдулла Тукай исеме бирелде. Милләт язмышы өчен җан атып яшәгән бөек шагыйребезне олылау, аның рухи мирасын мәхәббәт тәрбияләү масатында башкарылды әлеге матур эшләр.


Әлеге паркта бик матур итеп "Тукай" сүзе язылган. Тимердән эшләнгән түгәрәк баннерда Г.Тукай шигырьләреннән сүзләр язылган. Шулай ук Г.Тукай премиясе лауреатлары исемнәре язылган һәм фотолары да куелган.

Печән базары
Мөслимнең "Печән базары" нда павильоннар райондашларыбызга хезмәт күрсәтә. Беренчесендә гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Түбән Табын итернат мәктәбендә һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балалар кулы белән ясалган эшләнмәләр, төрле сувенирлар сатыла. Төрле картиналар, чигелгән, бәйләнгән әйберләр, үреп ясалган төрле бүләкләр дә тәкъдим ителә. Күңелегезгә ошый икән, сатучылар аларны сезгә матур итеп төреп тә бирә.
Икенче павильонда районнан читтә дә танылу ала баручы “Мөслим-продукт” бренды астында әзерләнгән азык-төлек товарларын алырга мөмкин. Биредә төрле камыр ризыклары, каклар, үлән чәйләре алырга мөмкин.
Өченче павильон Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы карамагына бирелгән. Студентлар камыр ризыклары, чәй-кофе белән сату итәләр. Камыр эчендәге сосиска, пиццадан да авыз итеп булачак. Биредә кайнар чәй эчеп, сусауны басарга, утырып ял итәргә дә була. Кунакка баручылар өчен Мөслим күчтәнәче дә, балалар кулы белән эшләнгән истәлек бүләге дә янәшәдә генә. Кызганыч, мин барган вакытта әоеге павильоннарның эш сәгате чыккан иде. Алдагы язмаларымда алар бн якыннанрак таныштырырмын.



Пушкин паркы

Мөслимнең Пушкин паркына килеп кергәч тә мин үземне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис иттем.
Пушкинның шигырендәге имән агачын, кечкенә генә әкият йортын, китабын шундый матур итеп ясаганнар.
Әйтерсең лә, мин китап битләрен ачып Пушкинның “Алтын балык”әкиятен укый башладым һәм үземне дә әби белән бабай,алтын балык янында диңгез ярында, басып торган кебек күрдем.
Паркта утырып ял итәр өчен урындыклар ясалган,юлларны матур итеп ясап куйганнар.Безнең
өчен шундый матур парклар ясаганнары өчен без үзебезнең җитәкчеләребезгә бик рәхмәтле!







Якташларыбыбыз - Советлар Союзы геройлары


Районыбызның Советлар Союзы геройлары белән таныштырырга телим. Аларның бюстлары районыбызның сугышчан һәм хезмәт даны мемориалына урнаштырылган.
И.Маннанов 1921 елның 10 мартында ТР, Мөслим районы, Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 классны тәмамлаганнан соң, комбайнчылар курсын тәмамлый. Актаныш районы МТС сында эшли. 1940 елда Совет Армиясенә чакырыла. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына алына. Рядовой И.Маннановның 127 нче артеллерия полкы (65 нче укчы дивизия, 4 нче аерым армия) орудия расчеты номеры Ленинград өлкәсе Тихвин районы янындагы бәрелешләрдә аерылып тора. 1941 елның ноябрендә дошман танкларының һәм пехотасының һөҗүменә каршы торганда, Илдар Маннанов каты яралана. Расчетта берүзе калган батыр егет сугышчан постын ташламый. Үзе кора, үзе төзи, дошман пехотасына һәм танкларына снаряд арты снаряд җибәрә, дошман танкларын юк итә. И.Маннановка Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Герой исеме бирелә.
Сугыштан соң өлкән сержант Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, сәүдә системасында эшли. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. И.Маннанов Ленин ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп медальләр кавалеры. Якташыбыз Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәренең, Мөслим районының почетлы гражданы булып тора. Мөслим районы Мөслим авылының бер урамы каһарман якташыбыз исемен йөртә. Мөслим үзәгендәге Җиңү паркында Илдар Маннановның бюсты урнаштырылды.

Г.Вәҗетдинов 1907 елда ТР Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. 5 классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. 1929 елда Совет Армиясенә алына. 1938 елда кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.
1940 нчы елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, 86 нчы укчы дивизиясенең 330 нчы укчы полкы рота командиры кече лейтенант Г. Вәҗетдинов сугышчан дуслары белән дошманның Выборгский районында ныгытылган тылына Фин култыгы бозы буйлап походка кузгала.
1940 елның 8 мартында совет сугышчылары һөҗүме вакытында дошман белән каты бәрелешләр була. Рота командиры үзе пулеметтан ут ачып, дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә, шул рәвешле хәрби бурычны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Вәҗетдинов Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Мөслим авылында батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән яңа микрорайондагы бер урамга Гыймазетдин Вәҗетдинов исеме бирелде. Җиңү паркына каһарман якташыбызның бюсты урнаштырылган.

П.Днепров 1919 елның 16 гыйнварында ТР Мөслим районы, Островка авылында крестьян гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. Урта Азиядәге геология трестында топограф булып, соңыннан Башкортстан АССР ның Уфа районында колхозда эшли. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1941 елда танк мәктәбен тәмамлый. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. 1942 елдан КПСС члены. 44 нче гвардия танк бригадасы танк батальоны (11 нче гвардия танк корпусы, 1 нче гвардия танк армиясе, 1 нче Белоруссия фронты) командиры гвардия капитаны П.Днепров Польша территориясендәге сугышларда аеруча аерылып тора.
1945 елның 14-18 гыйнвар көннәрендә бригаданың алгы сызыктагы отрядындагы разведка белән җитәкчелек итә. Дошманга сиздермәстән, бригада частьләрен Пилица елгасы аша чыгарып, Лович шәһәренә бәреп керә. Бзура елгасы аша салынган күперне миналардан чистартып, дошманга әлеге күперне шартлатырга ирек бирми. 1945 елның 27 февралендә П.Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң майор П.Днепров партия органнарында, соңрак Киев шәһәрендә өлкәнең промбытгаз оешмасында инженер була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1974 елның 23 июлендә вафат була. Мөслим авылы үзәгендәге Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты куелган.

Бадыйк Салихов районыбызның Дусай авылында туган. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшли. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша.
Б.Салихов Кызыл байраклы 121 нче Рыльско-Киев укчы дивизиясенең, 574 нче Львов укчы полкының 1 нче миномет ротасы расчет командиры, старшина буларак, бу аяусыз көрәш кырында авыр яраланса да, аңын җуйганчы фашистларның ут нокталарына миномет белән ут яудыруын дәвам итә. Бары тик госпиталь палатасында гына операциядән соң аңына килә. Госпитальдән аны үзенең дивизиясенә җибәрәләр. Кызыл Армия һөҗүмгә күчеп, Мәскәү яныннан фашистларны кире какканнан соң, Б.Салихов подразделениесе Курск дугасына озатыла. Бу сугышта ул Батырлык өчен медаленә лаек була.
Ул хезмәт иткән дивизия Днепрга кадәр җитә һәм алар Днепрны беренчеләрдән булып кичәләр. Салихов Киев шәһәрен штурмлауда катнаша, Украина авылларын дошманнардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук I, II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
1945 елның 15 нче гыйнварында үзенең миномет расчеты белән фашистлар оборонасын өзүдә катнаша, дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән йөкләрен юк итә һәм үзебезнең пехота гаскәрләренә алга барырга юл ача. 16 нчы гыйнварда дошманның сугыш кирәкләре төялгән 4 йөген, 10 автомашинасын, 18 гитлерчыны юк итә. Бу бәрелештәге кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм батырлыгы өчен Бадыйк Салихов СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 нчы июнендәге указы белән 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыш бетүен ул Чехословакиядә каршылый. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Фронттан кайткач, туган авылына колхоз рәисе булып эшли. Сугышта алган яралары аны һәрвакыт эзәрлекләп тора. Батыр солдат ял итүне белми. 1956 елда ул вафат була. Кабере Дусай авылы зиратында. Мөслим авылында яңа микрорайондагы бер урам Бадыйг Салихов исемен йөртә. Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты урнаштырылды.
Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!
Социалистик хезмәт геройлары
Социалистик хезмәт герое Лотфулла Мусин турында. https://tt.m.wikipedia.org/wiki/ сайтыннан менә шундый мәгълүмат алдым. Лотфулла Мусин 1913 елның 7 ноябрендә Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Сокман авылында туган. Җидееллык мәктәпне, Арчадагы укытучылар әзерли торган берьеллык курсларны тәмамлагач, Әгерҗе районы Тирсә мәктәбендә укытучы, Чишшһмә башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли. 1934 елда Арча агропедагогия техникумын тәмамлагач, Мөслим районы Ташлыяр авылы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ике елдан (1936 елда) 23 яшендә Мөслим үрнәк урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1937-1941 елларда район мәгариф бүлеге мөдире. 1941-1942 елларда Метрәй мәктәбе директоры. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышында. Сталинград сугышында катнаша, сапер була, понтон күперләр төзүче хәрби бүлгедә хезмәт итә. Каты яраланып, хәрби-кыр һоспиталендә дәвалана, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителә. 1943 елда фронттан кайткач, янәдән Метрәй мәктәбе директоры. 1944-1948 елларда Мөслим районы финанс бүлеге мөдире. 1949 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, Мөслим урта мәктәбендә тарих һәм математика укыта. 1955 елдан район мәдәният бүлеге мөдире, 1956 елдан район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1958 елда Мөслим районы үзәге Мөслим авылы да кергән «Путиловец» күмәк хуҗалыгына (1959 елдан С.М. Киров исемендәге күмәк хуҗалык) рәис итеп билгеләнә. Ул эшли башлагач, күмәк хуҗалык зурая, техника яңартыла, механизаторлар сафы тулылана, аларны укыту–өйрәтү юлга салына. 1966 елда күмәк хуҗалык республика буенча алдынгылар рәтенә чыккач, Л.Н. Мусин Ленин ордены белән бүләкләнә. 1969 елда Мәскәүдә узган III Бөтенсоюз колхозчылар корылтаенда катнаша. Зур ихтирам күрсәтеп, аңа корылтайда катнашучы РСФСР делегациясе исеменнән В.И. Ленин мавзолеена чәчәкләр тәкыясын куюны тапшыралар. Киров исемендәге күмәк хуҗалык 1967-1969 елларда Мәскәүдә Халык хуҗылыгы казанышлары күргәзмәсендә (рус. ВДНХ) катнашып, I дәрәҗәле диплом ала, 1969 елда миллионер күмәк хуҗалыкка әйләнә. ССРБ Югары шурасы президиумының 1971 елның 8 апреле указы белән Л.Н. Мусинга игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә
Социалистик хезмәт геройлары
Социалистик хезмәт геройлары

Шул ук сайтта социалистик хезмәт герое Зәкәрия Кашапов турында да мәгълүмат бар.
Зәкәрия Кашапов 1923 елның 14 июнендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Мөслим районы) Баланны авылында дүрт балалы урта хәлле керәстиян гаиләсендә баш бала булып туган[1]. Күршедәге Азнакай районы Тат. Шуган җидееллык мәктәбен (1938), Ключищи авыл хуҗалыгы техникумының 1нче курсын[2], Донецк өлкәсе Чистяково (хәзерге Торез) шәһәренең шахтерлар әзерләүче ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. 1940 елдан Чистяковода шахтер-бораулаучы булып эшли. Сугыш башлангач, шахтада эш туктый, туган авылына кайтып, 1941 елның сентябреннән «Мәдәният» күмәк хуҗалыгында, 1942 елның 27 августына кадәр Мөслим МТСында тракторчы булып эшли. 1942 елның көзендә Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш юлын Орёл шәһәреннән башлап, Алманиядә тәмамлый. 1942-1943 елларда (7 ай) Горький шәһәрендә 194нче уку полкының механик-йөртүчеләр хәзерләүче беренче батальонында танк йөртергә өйрәнә. Брянск, Балтика фронтларында танк гаскәрләрендә башта Бөекбританиядә җитештерелгән «Чөрчилл» атамалы танк йөртә, аннары Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеда җитештерелгән Т-34 танкы механик-йөртүчесе була. 1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, туган авылына кайтып, тракторчы була, «Михайловский» совхозының Баланны бүлекчәсендә трактор бригадасын җитәкли. 1958 елда комбайн штурвалына утыра. СК-5, «Нива» (ru), РСМ-8 (ru), СК-3 (ru), СК-4 (ru) комбайннарын йөртә. Кубаньга махсус барып, шикәр чөгендере игәргә өйрәнә, Мөслим районында беренчеләрдән булып, шикәр чөгендере үстерә башлый. 1966 елның 23 июнендә, «бөртекле һәм азык культураларын җитештерүне үстерүгә керткән зур хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчән файдаланган өчен», Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә. ]
Социалистик хезмәт геройлары
Бөек Ватан сугышында якташларыбыз


Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелә. Яу кырына безнең Мөслим районыннан 8140 кыю ир-егет һәм батыр йөрәкле хатын-кызыбыз чыгып китеп, Ватанны саклаучылар сафына кушыла. Алар, көчләр нисбәте тигез булмаган аяусыз көрәштә сугышып, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итә. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китергән. Районыбызның 4469 ир-егете сугыш кырларында ятып калган.
Җиңү сугыш кырында гына түгел, бәлки тылда да- колхоз басу-кырларында да яуланган. Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, олысы да кечесе дә-һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылганнар. Сугыш 4 ел буе барган. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды. Әлеге стелаларда сугыш кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре язылган. Мин дә үземнең бабайларымның исемнәрен укыдым.