ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:14 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:13 - Полина Алексеева 0 0
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
вчера в 19:45 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
вчера в 18:55 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
вчера в 18:43 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
вчера в 18:36 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
вчера в 18:34 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
вчера в 18:26 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:25 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:24 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
вчера в 18:22 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:14 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:13 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Всероссийские учения
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
"Кече кирмән хәзинәсе"
Метрәй авыл мәдәният йортында оештырылган "Шатлык" балалар театры балалар театрлары конкурсында катнашып, 3 нче урынга лаек булдык. 5 нче январь көнне спектаклебезне район сәхнәсендә куйдык. Безгә диплом һәм кинотеатрга сертификат тапшырылды. Әлеге спектакльдә мин Мәңге хан ролен башкардым. Әлеге җиңүебезгә мин бик шат!

Шулай ук җиңү яулаган башка театрларның да спектакльләрен карадык.
Самый активный пользователь портала "Культурный дневник"
Хочу с вами поделиться своим дипломом за победу в конкурсе "Самый активный пользователь портала" Культурный дневник" . Я очень рад и с нетерпением жду Президентской елки.
Район үзәк китапханәсендә спектакль куйдык
Авылыбыз мәдәният йортында эшләүче " Шатлык" балалар театрына йөрүемне әйткән идем инде. Әзерләгән "Мәңге хан" спектаклен район үзәк китапханәсендә куйдык. Ул "Пушкин картасы проекты кысаларында үткәрелде. Безнең спектакль барысына да бик ошады.
Г.Тукай исемендәге урта мәктәп музее

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе музее мәгарифкә багышланган. Керү юлында ук менә шушы матур шигырь юллары каршы ала.

Мәдрәсә шәкертләре менә шушылай укыганнар.

Ә монысы совет чоры мәктәбе күренеше. Минем әтием белән әнием дә шушындый парталарда утырып укыганнар.
Балалар сәнгать мәктәбе

Районыбызның балалар сәнгать мәктәбенә узган ел капиталь ремонт ясалды. Анда күп юнәлешләр буенча белем алырга мөмкин: җыр, бию, оркестр, рәсем сәнгате, әвәләү, театр, халык уен кораллары һәм башкалар. Әлеге мәктәптә шөгыльләнүче балалар төрле конкурсларда катнашалар, төрле чараларда чыгыш ясыйлар.




Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп
Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп
Мөслимдәге мәктәпләрнең берсе Г.Ткай исемен йөртә. Ул чын татар мәктәбе.
Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп
Мәктәп каршына урнаштырылган баннерлар да гади генә түгел, менә шушындый үзенчәлекле. Аларда Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган.
Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп
Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп
Мәктәп янында ачык һавада китапханә дә бар. Үзең укыган китапларны бирегә китереп, укыйсы килгән китапларыңны алып китәргә мөмкин. Минем абыем Рафиль дә әлеге мәктәптә укый. Анда класслар да гади генә түгел, малайлар һәм кызлар аерым укый. Фәнни телдә әйтсәк, гендерлы укыту.
"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге

"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге 2017 нче елда капитал ремонт уздырылган бинага күчте. Әлеге үзәктә робототехника, авиатехника, инглиз теле, блогер һәм башка түгәрәкләргә йөрергә мөмкин.
ү



Әлеге түгәрәкләргә йөрүче балалар төрле матур сувенирлар ясыйлар, видеофильмнар төшерү серләренә өйрәнәләр, шулай ук блогер профессиясе үзенчәлекләрен дә өйрәнәләр.
о


Шулай ук биредә төрле конкурслар һәм бүләкләү тантаналары да уза.
Авылыбыз мәчете


Метрәй авылы мәчете Гаффаров Исмәгыль абый хөрмәтенә Исмәгыйль мәчете исемен йөртә. Аның улы Гаффаров Рөстәм әтисе хөрмәтенә салдырган мәчет ул.
Гаффаров Рөстәм Исмәгыйль улы 1947 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туган. 1972 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1964-1965 елларда Метрәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1965-1967 елларда ВЛКСМның Мөслим район Комитеты оештыру бүлеге мөдире вазифасын били. 1972-1976 елларда КПССның Чаллы шәһәр Комитеты оештыру бүлеге инструкторы булып эшли.
1990-1999 елларда Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары һәм вице-мэр була. 1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били. Икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Ни кызганыч, нибары 74 яшендә ул вафат булган. Ә ул төзеткән мәчет, аның якты истәлеге булып, авылыбыз халкына хезмәт итә. Мин дә әтием һәм абыйларым белән бәйрәмнәрдә намаз укырга барам. Ә бүген әнием белән мәчеткә кереп, хәер салып чыктык.




Метрәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры спектакле

Метрәйлеләргә чын-чынлап, театр җене кагылган. 1993 елда, үзешчән коллектив буларак оешып, Метрәй урта мәктәбенең өлкән буын укытучылары Мирзанур Галимов, Шәмсия Фәһимова, Энҗе Корбыева катнашында Ф. Яруллинның "Мәхәббәт яңгыры" комедиясен сәхнәләштерә. Әсәрне мәктәпкә кайтып кына эшли башлаган яшь белгеч Синара Яббарова сәхнәгә куя. Шушы елдан башлап, театр коллективы һәр елны үзләренең чыгышларын авыл халкына һәм район тамашачыларына тәкъдим итә башлый .Ф. Садриевның "Кондырлы кодачасы", Ю. Әминовның " Язылмаган законнар" драмасы, З. Хәкимнең "Килә ява, килә ява", Х. Вахитның "Талак, талак" комедияләре,Т. Миңнуллинның "Сөяркә" драмалары тамашачы аеруча яратып карый. 2000 елда алар Ф. Садриевның " Безнең авыл кызлары" драмасы белән Актанышта үткәрелгән халык театрлары фестиваленең зона турында чыгыш ясый һәм жюри тарафыннан югары бәя ала. 2002 елда коллективка Халык театры исеме бирелә. Ә менә режиссерлык вазыйфасын сәхнә диеп хыялланучы Синара Ягъфәровнага тапшыралар.
Бүгенге көндә театрның режиссеры - Фәридә Яббарова. Ә Синара Ягъфәровна район мәдәният йорты режиссеры буларак жюри члены иде. Бүген әлеге театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым" драмасын тәкъдим итте.


Спектакль миңа бик ошады, тамашачылар да югары бәя бирделәр.


Курай паркы
Яңарыш" микрорайонында күләмле "Курай" паркы төзелде. Паркның нәкъ балалар сәнгать мәктәбе территориясендә урнашуы очраклы түгел. Җыр-моң символы булган курай исемен бирү дә бик отышлы вариант.
Балалар сәнгать мәктәбе янында 8600 квадрат метр җирдә җәяүлеләр брусчаткадан юллар төзелгән, чуерташ түшәлгән, үз техникасы белән килгәннәргә өч җирдә машина калдырырга каты өслекле урын ясалган. Баскетбол, волейбол, мини-футбол мәйданчыклары булдырылып, алар спорт инвентарьлары белән 95 %ка җиһазланган. Ачык һавада тренажер мәйданчыгы да эшли. Чәчәкләр, куаклар утыртылган. Алар сугару системасына көйләнеп, җәйге эсселәрдә һәрчак дымга туенып торалар. Юкә, каен, миләш утыртылган. Сәхнә ясалган, тамаша караучылар өчен ярымтүгәрәк рәвештә утыргычлар урнаштырылган. Кирәк вакытта бу урын бию мәйданчыгын алыштыра. Балалар мәйданчыгы ике яшь төркеменә карап - бик кечкенәләр һәм урта яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып ясалган. Өлкән буын вәкилләре өчен өстәл уеннары уйнарга мөмкинлек тудыралган