Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
Балалар сәнгать мәктәбе Мөслимдә 1966 елда ачыла. Ул вакытта сәнгать мәктәбе бер катлы бинада урнашкан була. Мәктәпнең беренче директоры – Анатолий Калашников. Ул биредә ике ел җитәкчелек итә, фортепиано классында укыта. Танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Нигъмәтҗанов – сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе. 2009 нчы елда сәнгать мәктәбе яңа микрорайондагы зур яңа бинага күчә. Узган ел Мөслимдә балалар сәнгать мәктәбенә нигез салынуга 50 ел тулды. Юбилеена мәктәп үз тарихын чагылдырган китап та чыгарды.
Рузаль Шарифуллин
20 сентября 2022
+3
254
9 комментариев
|
"Бабайда кунакта" ял паркы бик матур. Иң беренче мин шушы лозунгка игътибар иттем. Без булдырабыз! Паркка керү капкасы бик үзенчәлекле итеп, авыл капкасына ошатып ясалган. Төрле бизәкләр уеп ясалган капка миңа бик ошады. |
Актаныш районы Әнәк авылында беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган йортында музей - йорт урнашкан. Кызганычка каршы, без анда керә алмадык, шимбә, якшәмбе көннәрендә музей ял итә икән. Музейлар ял көннәрендә эшләсә, бик яхшы булыр иде, чөнки башка көннәрдә әти- әнием эштә, ә мин исә мәктәптә булам. Безнең теләккә игътибар итәрләр дип өметләнәм. |
Әнәк авылында язучы Нур Баянга һәйкәл куелган. Әлеге һәйкәлгә аның "Халкым өчен тугры калырмын..." дигән сүзләре язылган. Нур Баян 1905 елның 15 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Тормышлары авыр булганлыктан, Нурның әтисе Галим абзый балаларын җәйге айларда читкә акча эшләргә җибәрә торган була. Нур да, каникул җитүгә, ел саен төрле җирләрдә ялланып акча эшли. 1921 елгы ачлык аны туган авылыннан бөтенләй китәргә мәҗбүр итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып йөри. 1923 елда, укуын дәвам итү теләге белән, Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана. Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китә һәм 1945 нче елда батырларча һәлак була.
|
Бүген Актаныш районы Әнәк авылы мемориал комплексында булдым. Әнәк- президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган авылы. Әлеге кеченә генә авылдан бик күп кеше сугышка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Алар безнең тыныч тормышыбыз өчен үзләрен корбан иткән. Батырлар истәлеге мәңгелек! |
У входа в станцию метро «Кремлевская» есть скульптура — бронзовая фигура коня. Автор композиции — художник Рафаэль Сайфулин, который живет и работает в Финляндии.
Посмотреть есть на что — в оформлении статуи множество деталей, символов, рисунков, связанных с татарской культурой. Тут и гармонист, и звезды в виде колесиков из часового механизма, животные, растения, элементы национального орнамента. По задумке автора, все эти детали должны вести бесконечный диалог со зрителем, в котором возникает разговор — размышление о нации, ее редкой идентичности. Эта скульптура мне очень понравилась, необычная и волшебная. |
Казан шәһәре буенча экскурсия миңа бик тә ошады. Кызганыч, күрергә теләгән урыннарның барысына да җитешеп булмады. Казан - республикабыз мәркәзе, тарихи шәһәр. Аның тарихы да бик гыйбрәтле.Әле мин ул тарихны өйрәнә генә башладым, алда мине яңа сәяхәтләр, маҗаралар көтә.
|
В архитектурный комплекс Никольского кафедрального собора входят Николо-Низская и Покровская церкви, «падающая» колокольня и административные здания. Комплекс внесен в список исторического наследия России и является одной из главных православных достопримечательностей Казани.Никольский кафедральный собор — православный центр Казани. Здесь проводятся богослужения и обряды. Работает библиотека, идут занятия в Воскресной школе, для верующих организуются паломнические поездки.
|
2021 елның 28 апрелендә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында «Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне» дигән баннер күргәзмәсе ачыла.
Сугыш елларында республикабыз илнең иң мөһим тыл базаларының берсе була. Республиканың төп ныгытмасы да моннан читтә калмый. Мәсәлән, 1940-1950 елларда Казан Кирмәнендә күп санлы дәүләт оешмалары урнаша. Кирмән җирлегендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22-нче номерлы Казан авиация заводы тулай торагы урын ала. Ул елларда Казан Кирмәне биналарын эксплуатацияләү эзсез узмый, шуңа күрә күргәзмә кысаларында Казан Кирмәне архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә. Әлеге баннерлардан мин үземә бик күп информация тупладым. |
Колшәриф мәчете -Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша. Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.
1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла. Мәчетнең 8 манарасы бар. белән бизәлгән. Бина төнлә матур яктыртыла. |