ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Начинаем новогодние представления!
Начинаем новогодние представления!
вчера в 21:42 - Элина Ризванова 0 0
«Гаиләм - йөрәк җырым, җылы учагым»
«Гаиләм - йөрәк җырым, җылы учагым»
вчера в 08:08 - Амирхан Хакимов 0 +1
Книга силы в ТЮЗ
Книга силы в ТЮЗ
30 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
Балет "Белоснежка и 7 гномов"
Балет "Белоснежка и 7 гномов"
30 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
IT-парк им.Б.Рамеева
IT-парк им.Б.Рамеева
30 ноября 2025 - Мария Иванова 0 0
Концерт ко Дню матери
Концерт ко Дню матери
30 ноября 2025 - Ильшат Кадыров 0 0
Энилэр коне белэн
Энилэр коне белэн
29 ноября 2025 - Диана Кадырова 0 0
Волонтеры культуры - 1 год
Волонтеры культуры - 1 год
28 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
Спящая красавица
Спящая красавица
28 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
Конкурс искусств Арт-Перспектива
Конкурс искусств Арт-Перспектива
28 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
Экскурсия по закулисью цирка вместе с Мэрией Казани в рамках проекта #Айдаснами
Экскурсия по закулисью цирка вместе с Мэрией Казани в рамках...
26 ноября 2025 - Ясмина Даукаева 0 0
Мамин образ в литературе
Мамин образ в литературе
25 ноября 2025 - Залина Зиннатова 0 0
Выездное мероприятие с Доктор Китапкин
Выездное мероприятие с Доктор Китапкин
24 ноября 2025 - Залина Зиннатова 0 0
Профориентационная экскурсия в ООО «Лукоз Саба».
Профориентационная экскурсия в ООО «Лукоз Саба».
24 ноября 2025 - Амирхан Хакимов 0 0
Киноурок "Мандарин"
Киноурок "Мандарин"
24 ноября 2025 - Амирхан Хакимов 0 0
День ангела
День ангела
24 ноября 2025 - Полковников Егор 1 +1
Театр "Бала"
Театр "Бала"
24 ноября 2025 - Полковников Егор 1 +1
Юные натуралисты
Юные натуралисты
24 ноября 2025 - Полковников Егор 0 0
Филармония
Филармония
24 ноября 2025 - Полковников Егор 0 0
Матч Рубин-Крылья Советов
Матч Рубин-Крылья Советов
21 ноября 2025 - Радель Хадиев 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Сикия авылы музее
Сикия авылы клубында авыл музее да урнашкан. Әлеге музей искиткеч бай, нинди генә экспонатлар юк анда!
Сикия авылы музее
Сикия авылы музеенда бу мичне күргәч, әнием " Их, мич коймагы шундый тәмле була! Балачактагы кебек сары майга манып ашарга иде!" диде. Ә минем мондый мичтә ризык пешергәннәрен күргәнем юк. Элек өйләргә газ кермәгән вакытта, мич ягып өйне җылытканнар, шул ук вакытта ашарга да пешергәннәр.
Сикия авылы музее
Сикия авылы музеенда миңа иң ошаган экспонат талбишек булды. Әз генә кулың белән тиюгә, бишек селкенә дә башлый. Элек кечкенә бәбиләрне менә шунда йоклатканнар. Әнием исә кечкенә чагында бишеккә басып, сикергән- тибрәлгән дә, егылып та төшкән! Ярый әле имгәнмәгән. Бишек һәр өйнең түренә, түшәмгә пружина белән элеп куела торган булган.
Сикия авылы музее
Музейның бу өлешендә борынгы көнкүреш кирәк- яраклары урнаштырылган. Кер юуу тактасы, он иләгеч, икмәк сугу җайланмасы, камыр җәю җайланмасы һәм башкалар. Бу җайланмалар хәзер дә кулланыла, ләкин алар хәзер тагын да уңайлырак итеп эшләнгәннәр.
Сикия авылы музее
Сикия авылы клубындагы күргәзмәләр
Сикия авылы клубындагы күргәзмәләр
Сикия авылы клубында бик күп күргәзмәләр эшли. Шуларның берсе - көзгә багышланган эшләнмәләр. Әлеге эшләнмәләрне авыл апалары эшләгән. Бигрәк матур үзләре! Менә шундый уңган апалар яши әлеге авылда.
Сикия авылы клубындагы күргәзмәләр

Тагын бер күргәзмә - кул эшләре күргәзмәсе. Әлеге клубта эшләп килүче "Асылташ" берләшмәсенә йөрүчеләрнең эшләре урнаштырылган. Чигелгән кулъяулык, сөлге, мендәр тышлары, бәйләнгән башмак, җәймәләр - ни генә юк анда!
Сикия авылы клубындагы күргәзмәләр
Сикия авылы клубындагы күргәзмәләр
Сикия авылы клубы
Сикия авылы клубы
Сикия авылы клубы авыл үзәгендә урнашкан. Аңа 1930 нчы елларда нигез салына. Ул вакытта агач бина була. 2001 нче елда мәктәп, фельдшерлык пункты һәм мәдәният йортын берләштергән заманча таш бина төзелә. Кызганычка каршы, мәктәп инде ябылган.Ә менә клуб гөрләп эшли. Шулай ук биредә авыл музее да урнашкан.
Сикия авылы клубы
Әлеге клубта бәйрәмнәр даими үткәрелеп тора. Ул чараларда мин дә катнашырга тырышам. Клубта музей да урнашкан. Шулай ук төрле күргәзмәләр дә эшли.
Сикия авылы клубы
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты

Районыбыз үзәге Мөслимдә урнашкан мәдәният йорты Зифа Басыйрова исемен йөртә. Әлеге бинага капиталь ремонт ясалды, ул хәзер менә шундый матур.Мәдәният йорты якты,матур,төрле мәдәни чаралар үткәрелеп кенә тора.
Ял итеп утырыр өчен матур диваннар куелган,тәрәзәләрдән нур бөркеп тора.

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты


Әлеге мәдәният йөортында мәдәни чаралар гел узып кына тора. Мин әлеге чараларга бик теләп йөрим.
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты

Мин Мөслимебезнең елдан-ел матурланганына сөенәм!Безнең Мөслимебез үзендә туып үскән
кешеләрне онытмый,аларны данлый!Мөслим турында шагыйрьләр күпме җырлар язган,композиторларыбыз күпме көйләр чыгарган. Мин районыбызның шундый данлыклы булуы белән горурланам!
Яңа Карамалы авылы мәчете


Әлеге мәчет үзенең яңалыгы, матурлыгы белән җәлеп итә. Аның керү сукмаклары, ишегалды гөлләргә күмелгән. Эченә керү бн аның чисталыгына, сафлыгына игътибар иттем. Бисмилла әйтеп, теләкләремне теләп, хәер салдык.

Без кергәндә, авыл мулласы намаз укый иде. Мулланың вәгазь сөйләү өчен мөнбәре дә бар, микрофон да куелган. Азан тавышы бөтен авылга яңгырый.
Яңа Карамалы авылы Хәтер мемориалы
Яңа Карамалы авылы Хәтер мемориалы
Яңа Карамалы авылы Хәтер мемориалы кечкенә булса да, бик күпне хәтерли. Әлеге кечкенә авылдан 65 кеше сугышка киткән һәм нибары 16 сы кире әйләнеп кайткан. Минем әбиемнең әтисе( прадедушка) Гыйбадулла бәхетенә сугыштан исән кайткан. Әбием Фәүзия аны каршы алганын болай дип сөйли:
- Әтием сугышка киткәндә мин туып кына калганмын, ә ул кайтканда исә миңа 5 яшь иде. "Әллә нинди ят абый керде безгә" дип, елап чыгып йөгергәнмен. Әтиемне, әлбәттә, танымаганмын, күргәнем юк бит.
Әбиемнең әлеге истәлеген бик борчылып тыңладым... Әтиләребез һәрвакыт янәшәбездә булсын иде! Сугышлар булмасын иде!
Яңа Карамалы авылы Хәтер мемориалы
Курай паркы
Курай паркы

Районыбызның музыка мәктәбе янында Курай паркы бар. Аның исемен дә җисеменә туры китереп, музыкага бәйле рәвештә " Курай паркы " дип атаганнар. Биредә бик матур. Концертлар, төрле чаралар уздыру өчен ачык һавада сәхнә, ял итәр өчен матур скамейкалар, балаларга уен мәйданчыгы һәм футбол мәйданы бар. Миңа биредә бик тә ошый, ял итәргә һәм уйнарга еш киләм.
Курай паркы
Курай паркы
Мөслимлеләр кагыйдәләре
Мөслимлеләр кагыйдәләре
Район үзәге Мөслимдә берничә урында "Мөслимлеләр кагыйдәләре" язылган баннерлар куелган. Шуларның берсе- район мәдәният йорты каршында.
Мөслимлеләр кагыйдәләре

Кагыйдәләр менә мондый:
Туган ягыңның тарихын бел, халкына хезмәт ит!

Гореф-гадәтләрне сакла, өлкәннәрне хөрмәт ит!

Эчке дөньяңны үстер, рухыңны бает!

Ныклы гаилә төзе, балаларыңа туган телең өйрәт!

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бир, яхшы үрнәк бул!

Сәламәтлегеңне сакла, сәламәт яшәү рәвеше алып бар!

Һәрберебезнең дә, әлеге кагыйдәләрне яшәү нормасы итеп алып, шәхес буларак камилләшүе мөһим. “Без кемнәр?” дигәндә: “Без – мөслимлеләр!” диярлек булсын!
"Хезмәткә дан" аллеясы
Мөслимебезнең үзәк урамында "Хезмәткә дан" аллеясы урнашкан. Әлеге аллеяга ел дәвамында эшендә уңышка ирешкән райондашларыбызның фотолары урнаштырыла. “Хезмәткә – дан” скверында һәр өлкәнең, һәр тармакның алдынгылары урын алган. Алар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр бар. Һәркайсы – үз эшенең остасы. Алдынгылар ел саен скверда хөрмәтләнә, район башлыгы аларга изге теләкләрен җиткерә. Быел анда 2 мәктәп укучысы да бар. Шуларның берсе- химия һәм биолгия фәннәреннән имтиханын 100 әр баллга тапшырган Шамил Баянов. Мин дә аннан үрнәк алып, тырышып укыйм.
"Хезмәткә дан" аллеясы

"Хезмәткә дан" аллеясы
Минзәлә драма театрының "Ташлап китмә!" спектакле
З. Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Минзәлә драма театры "Ташлап китмә!" спектаклен куйды.

Әлеге театрның спектакльләре бик еш булып тора. Труппа составында безнең авыл егете Ильмир Кашапов та бар. Әлеге сәләтле артистыбыз белән без бик горурланабыз.


Әсәрнең эчтәлеге буенча, батыр көрәшче егет ялгышы аркасында инвалид кала. Хатыны авырлыкка түзә алмыйча, аны ташлап китә...