Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
Актаныш үзәк китапханәсе яңа буын китапханәсе статусына ия. "Модельле китапханәләр булдыруның төп максаты – хезмәтләндерү сыйфатын арттыру, китапханә фондын баету, интернетка керү мөмкинлеген киңәйтү һәм заманча китапханәләр булдыру"- диделәр китапханәдә. Китапханә интерактив һәм тавыш, музыка корылмалары белән җиһазландырылган, шактый күп һәм бик күркәм яңарышлар белән матурланган. Биредәге китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен заманча интеллектуаль һәм ял итү үзәгенә әверелгән, анда уку, актив аралашу, кызыклы шәхесләр белән очрашу, иҗади мөмкинлекләрне ачу, социаль проектларда катнашу өчен барлык шартлар тудырылган. Актаныш китапханәсе «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт, яңа китаплар, уңайлы мебель, заманча җиһазлар сатып алу өчен зур финанс ярдәме алган, аны модернизацияләүгә 10 миллион сум бүлеп бирелгән. «Яңартылган, заманча таләпләр буенча ремонт ясалган китапханә актанышлыларга һәм кунакларга вакытларын файдалы үткәрергә, үзләренең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бу район халкының очраша торган бер уңайлы урыны, мәгълүмати үзәк!» - ди Актаныш үзәк китапханәсе директоры Гөлназ апа Әхмәдишина. Яңартылган китапханәдә шулай ук мобиль стеллажлар кайтарылган. Әлеге стеллажлар күп урын алмасын өчен шулай эшләнгән. Махсус рульне боргач, стеллаж күчә. Заманча, уңайлы, күп функциональ китапханәдә, барлык категория кулланучылар, яшьләренә һәм сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан, файдалы күңел ачу өчен үз урыннарын таба алалар. Алдынгы район кешеләренең заманча ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек китапханә булуы бик куандыра. Биредә бик әһәмиятле, бер генә экземплярда сакланучы китаплар да бар. Аларның дөрес сакланышы өчен махсус зарарсызлагыч грант хисабына алынган. Китапханә фонды 3 меңнән артык китап белән тулыландырылган. Алар арасында әдәби, фәнни-популяр, аудио һәм электрон китаплар бар.
Рузаль Шарифуллин
29 октября 2022
+7
512
19 комментариев
|
Актаныш мемориал комплексындагы әлеге сын Бөек ватан сыгышы чорындагы авыр хезмәтне чагылдыра. Ат йөгәне тоткан малай минем яшемдә. кечкенә булсалар да , алар басуда эшләгән. ир- атлар сугышка китеп беткәч, бөтен авыр эш әби-бабайлар, хатын-кызлар, балаларга кала. Минем Мирзанур бабай 9 яшеннән басуга эшкә йөри башлаган. ниче6к авыр булуын бик ачынып сөйли ул. Авыр эш башкару өстенә, аларның туйганчы ашаганнары да булмаган. Мемориал комплексның төп сыны - җиңүче солдат. Сугыш кырында кан коеп, безгә тыныч, матур көннәр бүләк итүчеләр алар. Әлеге сугышта үлеп калган бабаларыбызның исемнәре ташка уеп язылган. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, батырлар даны мәңгелек!
|
Гаиләбез белән Актаныш районы балалар китапханәсендә булдык. Әлеге китапханәнең матурлыгына, бай китап фондына, электрон технологияләргә бай булуына исебез китте.
Китапханә интерактив һәм тавыш, музыка корылмалары белән җиһазландырылган, шактый күп һәм бик күркәм яңарышлар белән матурланган. Биредәге китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен заманча интеллектуаль һәм ял итү үзәгенә әверелгән, анда уку, актив аралашу, кызыклы шәхесләр белән очрашу, иҗади мөмкинлекләрне ачу, социаль проектларда катнашу өчен барлык шартлар тудырылган. Актаныш китапханәсе «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт, яңа китаплар, уңайлы мебель, заманча җиһазлар сатып алу өчен зур финанс ярдәме алган. Аны модернизацияләүгә 10 миллион сум бүлеп бирелгән. Интерактив планшетта бик күп файдалы уеннар уйнадык, үземә яңа дуслар да таптым. Иң ошаганы футбол уены булды. Түшәмдәге проектордан идәнгә футбол кыры сурәте төшә, ә ул исә интерактив! Мин үземне чын футболист итеп хис иттем. Яңа дусларым белән дә, әтием белән дә уйнадым, шундый күңелле булды. Әлеге китапханәдә махсус кодар белән чыгарылган инцеклопедияләр дә бар. Телефонны динозавр сурәтенә якынайткач, ул "терелә". Әлеге китапханәдә мин үземә бик күп яңа мәгълүмат тупладым. |
Авылыбыз мэчетенэ мин еш барам.Метрәй авылы мәчете Гаффаров Исмәгыль абый хөрмәтенә Исмәгыйль мәчете исемен йөртә. Аның улы Гаффаров Рөстәм әтисе хөрмәтенә салдырган мәчет ул. Ростэм абый турында менэ боларны белдем.
Гаффаров Рөстәм Исмәгыйль улы 1947 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туган. 1972 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1964-1965 елларда Метрәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1990-1999 елларда Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары һәм вице-мэр була. 1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били. Икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Ни кызганыч, нибары 74 яшендә ул вафат булган. Ә ул төзеткән мәчет, аның якты истәлеге булып, авылыбыз халкына хезмәт итә. Мин дә әтием һәм абыйларым белән бәйрәмнәрдә намаз укырга барам. Ә бүген әнием белән мәчеткә кереп, хәер салып чыктык. |
Сикия авылы клубында уздырылган " Тэмле- шоу" тамашасында катнаштым. Авылнын унган апалары коч сынашты анда. Алар узлэре пешереп алып килгэн ризыкларынын рецептлары белэн таныштырдылар. Чэкчэк, коймак, тэмле алма пирогы мина ин ошаганнары булды. Алар шулай ук жыр- биюдэ дэ уз кочлэрен сынадылар. Элеге ярышка минем энием дэ катнашты. Э мин исэ ана коч биреп, жинуен телэп тордым. Бэйрэм тэмле ризыклар тулы остэл артында дэвам итте.
|
17 октябрь конне авылыбыз мэчетендэ вэгазь кичэсе утте. Анда районыбызнын имамы Ринас хэзрэт тэ катнашты. Ул безгэ ислам диненен тарихы, пэйгамбэрлэр тормышы турында сойлэде. Ул шулай ук кичке азан да эйтте. Соныннан бергэлэп намаз укыдык, берничэ гарэп хэрефе ойрэндек.
|
Мослимебездэ 3 мэчет бар иде инде. Э хэзер тагын бер яна мэчет тозелэ. Райондашларыбыз кулларыннан килгэн кадэр элеге тозелешкэ булыша. Эле манарасына ай куелмаган булса да, бик матур мэчет булачагы куренеп тора. Тозелеп беткэч, тагын килербез эле элеге мэчеткэ.
|
Районыбызның З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында "Асылташ" балалар театры эшли. Ул театр төркеменэ мин дә йорим. Хәзерге вакытта без матур итеп сөйләргә, сәхнәдә үзебезне ничек тотарга, ничек рольгә керергә икәнен өйрәнәбез. Җитәкчебез Синара Ягфәровна безгә театр серләрен төшендерә.
|
Сикия авыл клубында менә шушындый "Яшел почмак" бар. Анда клуб мөдире Рәйханә апа төрле гөлләр, агачлар үстерә. Анда хәтта банан агачы бар! Ул аларны даими карап, тәрбияләп тора. Гөлләрне үрчетеп, авылдашларына бүләк итә. Мин әлеге бүлмәне "оранжерея" дип атар идем. Интернеттан оранжереялар барлыкка килү тарихын да таптым.
Оранжере́я — пристройка или строение для выращивания растений, искусственная экосистема. Первые оранжереи появились во второй половине XVI века во Франции и предназначались только для зимнего сохранения теплолюбивых плодовых растений. Первая стеклянная оранжерея с печным отоплением для круглогодичного выращивания экзотических растений была построена в Ботаническом саду Лейдена в 1599 году. В 1646 году они появляются в Амстердаме, в 1714-м — в Париже. Менә шундый информация сезгә. Файдалы булгандыр дип уйлыйм. |
Музейның әлеге өлешендә авыл өе ясап куелган. Өйләр элек нәкъ менә шушындый булган. Нинди дә булса әйберне салыр өчен беренче савытлар таштан һәм агачтан ясалган. Борынгы заман кешеләре өчен бу савытларны ясау бик алга китеш саналган. Еллар узган саен әлеге савытларның формалары үзгәргән, тоткалары барлыкка килгән.Соңрак әлеге савытларны бизәп ясый башлаганнар. Сикия авылы музеенда әлеге савытларның 15 төре бар. Алар арасында ниндиләре генә юк: зурысы, кечкенәсе, тоткалысы, тоткасызы, бизәклесе һәм бизәксезе. Казларны менә шушындый ояларга бәбкә чыгарырга утыртканнар да, әлеге ояны карават астына куйганнар. Әгәр син аларны ялгыш кына борчысаң, алар аягыңнан тешләп тә алганнар.
|