Музейның әлеге өлешендә авыл өе ясап куелган. Өйләр элек нәкъ менә шушындый булган.
Нинди дә булса әйберне салыр өчен беренче савытлар таштан һәм агачтан ясалган. Борынгы заман кешеләре өчен бу савытларны ясау бик алга китеш саналган. Еллар узган саен әлеге савытларның формалары үзгәргән, тоткалары барлыкка килгән.Соңрак әлеге савытларны бизәп ясый башлаганнар. Сикия авылы музеенда әлеге савытларның 15 төре бар. Алар арасында ниндиләре генә юк: зурысы, кечкенәсе, тоткалысы, тоткасызы, бизәклесе һәм бизәксезе.
Казларны менә шушындый ояларга бәбкә чыгарырга утыртканнар да, әлеге ояны карават астына куйганнар. Әгәр син аларны ялгыш кына борчысаң, алар аягыңнан тешләп тә алганнар.