ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскачаАктаныш районы балалар китапханәсе

Новые записи

Актаныш районы балалар китапханәсе

Автор
Опубликовано: 1237 дней назад (29 октября 2022)
Редактировалось: 2 раза — последний 9 марта 2026
+4
Голосов: 4
Гаиләбез белән Актаныш районы балалар китапханәсендә булдык. Әлеге китапханәнең матурлыгына, бай китап фондына, электрон технологияләргә бай булуына исебез китте.
Актаныш районы балалар китапханәсе
Актаныш районы балалар китапханәсе
Актаныш районы балалар китапханәсе
Актаныш районы балалар китапханәсе
Актаныш районы балалар китапханәсе
Актаныш районы балалар китапханәсе



Китапханә интерактив һәм тавыш, музыка корылмалары белән җиһазландырылган, шактый күп һәм бик күркәм яңарышлар белән матурланган. Биредәге китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен заманча интеллектуаль һәм ял итү үзәгенә әверелгән, анда уку, актив аралашу, кызыклы шәхесләр белән очрашу, иҗади мөмкинлекләрне ачу, социаль проектларда катнашу өчен барлык шартлар тудырылган.
Актаныш китапханәсе «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт, яңа китаплар, уңайлы мебель, заманча җиһазлар сатып алу өчен зур финанс ярдәме алган. Аны модернизацияләүгә 10 миллион сум бүлеп бирелгән.

Интерактив планшетта бик күп файдалы уеннар уйнадык, үземә яңа дуслар да таптым. Иң ошаганы футбол уены булды. Түшәмдәге проектордан идәнгә футбол кыры сурәте төшә, ә ул исә интерактив! Мин үземне чын футболист итеп хис иттем. Яңа дусларым белән дә, әтием белән дә уйнадым, шундый күңелле булды.
Әлеге китапханәдә махсус кодар белән чыгарылган инцеклопедияләр дә бар. Телефонны динозавр сурәтенә якынайткач, ул "терелә". Әлеге китапханәдә мин үземә бик күп яңа мәгълүмат тупладым.
263 просмотра
Комментарии (9)
Зарина Хабибуллина # 29 октября 2022 в 14:54 0
Кызыклы язма, молодец+
Замира Габсаттарова # 29 октября 2022 в 15:52 0
Молодец, здорово,+
Айзиля Муллагалиева # 29 октября 2022 в 16:27 0
Бик яхшы мәгълүмат молодец!
Ксения Чубурова # 29 октября 2022 в 16:40 0
молодец +3
Гулия Муллагалиева # 29 октября 2022 в 16:42 0
Интересно молодец!
РАЛИНА МИНГАЗОВА # 29 октября 2022 в 17:14 0
Бик кызык булган!Молодец!+
Булат Мингазов # 29 октября 2022 в 17:40 0
Почаще посещай библиотеку.
Гулия Муллагалиева # 30 октября 2022 в 17:54 0
красивый блог постоянно посещай библиотеку.
Элина Ризванова # 6 ноября 2022 в 17:47 0
Почаще посещай библиотеку.