ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Асель Закирова
Праздничный парад!
сегодня в 00:01 - Асель Закирова 0 0
9 Мая!
9 Мая!
вчера в 23:58 - Асель Закирова 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
вчера в 00:14 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
вчера в 00:13 - Полина Алексеева 0 0
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
9 мая 2025 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Советлар Союзы Герое Заманов Хәсән Заман улы
Советлар Союзы Герое Заманов Хәсән Заман улы
Хәсән Заман улы Заманов 1912 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа Хәсән Заманов Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларына алына. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.1944 елның 10 гыйнварында аңа Герой исеме бирү турында Указ чыга, ләкин моңа ышанмый, чөнки фамилиясе бер хәрефкә үзгәртелеп Саманов дип язылган була. Үлгәннән соң Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале аның тормыш иптәше Гөлҗәннәткә һәм балаларына тапшырыла. Хәсән Заманов үзенә Герой исеме бирелүен белми кала. Кыю якташыбыз хөрмәтенә Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәренең үзәк мәйданында обелиск куелган, рәсми кәгазьләре, шәхси әйберләре шәһәрнең крайны өйрәнү музеенда саклана. Туган авылы Күҗәкәдә мәктәп янындагы һәйкәле дә авылдашлары һәм яшь буынга батыр данын искә төшереп тора.
Советлар Союзы Герое Фадеев Сергей Михаил улы
Советлар Союзы Герое Фадеев Сергей Михаил улы
Актаныш районының тагын бер Советлар Союзы Герое -Сергей Михаил Фадеев. Ул 1919 елның 8 апрелендә хәзерге Самара өлкәсенең Ставрополь авылында, хәзерге Тольятти шәһәрендә туган. Милләте – рус. Биш сыйныф бетергән. “ Бөек Ватан сугышына кадәр Актаныш районы Актаныш авылында яшәгән һәм эшләгән.” ( “ Батырлар китабы” , : К., 2000– 328 б..). Шулай ук Дербышкада яшәгән дигән мәгълүмат та очратырга мөмкин. 1939 елда Актаныштан армиягә китә. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында.

729 нчы аерым танкларга каршы көрәш дивизионында (16нчы танк корпусы, 2нче танк армиясе, Үзәк фронт) туп төзәүче рядовой Фадеев 1943 елның 6 июлендә Ольховатка авылы (Курск өлкәсе Поныровский районы) янында дошманның танк һөҗүмен кире кайтару вакытында батырлык күрсәткән, аның расчеты 11 дошман машинасын җимергән һәм яндырган, шуларның бишесе – авыр танклар. Шулай ук танклар саны 14 дип күрсәтелгән чыганак та табарга мөмкин. Яраланган булса да, сугыш кырын ташламаган. Советлар союзы Герое исеме 1943 елның 8 сентябрендә бирелгән.

1944 елда гариплек буенча демобилизацияләнә. Самара шәһәрендә яши һәм эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

1952 елның 10 октябрендә вафат була. Самара шәһәренең бер мәйданында Герой истәлегенә мемориаль такта куелган.
Советлар Союзы Герое Кадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы
Советлар Союзы Герое Кадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы
Актаныш районының Советлар Союзы Геройлары белән танышуымны дәвам итәм. Советлар Союзы Герое Гомәр Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 январенда Актаныш раоны Иске Бикчәнтәй авылында туа. 1941 елның ноябреннән сугышта катнаша. 1944 елның 23 июненнән 732 нче укчы полкның рота командиры , 43 нче армиянең 235 нче укчы дивизиясенең өлкән лейтенанты Жеребичи районындагы сугышта катнаша. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә бирелә. 1959 елның 21 февралендә вафат була.
Советлар Союзы Герое Дәүләтов Баян Яркәй улы
Советлар Союзы Герое Дәүләтов Баян Яркәй улы
Актаныш районының Советлар Союзы Геройлары белән таныша башладым. Дәүләтов Баян Яркәй улы 1924 елның 8 мартында Актаныш районы Татар Әҗби авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча - татар. Тулы булмаган урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Колхозда эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби училищены тәмамлый. 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышына китә. Үзәк фронтта сугыша. Курск сугышында катнаша.
1281-нче укчы полкының взводы командиры, Комсомол лейтенанты Баян Дәүләтов беренче взвод белән Днепрны үтеп чыга. 1943 елның 17 октябрендә Гомель өлкәсенең Лоевск районы Бывалки авылы өчен каты көрәш алып бара, дошманның пулеметларын юк итә, бу исә батальонның уңышлы хөҗүм итүенә ярдәм итә. 1943 елның 21 октябрендә сугышта һәлак була. Бывалки авылында җирләнгән.СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендәге указы белән Днепрны утеп чыкканда һәм аның уң ярында плацдармны тотып калуда күрсәткән батырлыгы өчен лейтенант Баян Дәүләтовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Десант гаскәрләренә багышланган стелла
Десант гаскәрләренә багышланган стелла
Илебездә һәр елны 2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләнеп үтә. Десантниклар коне тарихы 1930 елның 2 августыннан башлана.Мәскәү хәрби округының Воронежда үткән укулары вакытында 12 кешедән торган подразделение беренче тапкыр парашют белән сикерә. 1932 елда авиадесант частьлары оештырыла башлый. Менә шул көннән башлап илебездә Десантчылар көне үткәрелә.
Бөек Ватан сугышы елларында десантчылар зур батырлыклар күрсәтә. Венгрия, Чехословакия, Әфганстан һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычлар үтәүдә катнашалар, Кавказдагы, Урта Азиядәге, Югославиядәге хәрби низагларда булалар, алар үти алмаслык бурыч юклыгын исбат итәләр. Алар һәрвакыт алгы сафта, кыюлык, батырлык үрнәге булып тора.
"Зәңгәр беретлар" сафларына эләгүчеләр һәрвакыт хөрмәт уята. Олылар да, яшьләр дә аларга хөрмәт белән карый.
Чечен сугышында катнашучылар һәм һәлак булганнар истәлегенә стелла
Чечен сугышында катнашучылар һәм һәлак булганнар истәлегенә стелла
Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендәге сугыш хәрәкәтләре — ил тарихында уелып калган тагын бер канлы вакыйга. Актаныш районыннан 128 кеше Чечен сугышында катнашкан. Шуларның икесе, ни кызганыч, һәлак булган. Алар бергәләп Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар истәлегенә мемориал һәйкәл ачканнар. «Исәннәр хакына, һәлак булганнар истәлегенә» — һәйкәлдә шушы сүзләр уеп язылган.
Актаныш авылы мемориал комплексында хәрби техника
Актаныш авылы мемориал комплексында хәрби техника
Актаныш авылы мемориал комплексында хәрби техника
Актаныш авылы мемориал комплексында хәрби техника

Актаныш авылы мемориал комплексында 3 хәрби техника урнаштырылган. Алар кайчандыр хәрби өйрәнүләрдә катнашкан. Хәрби техникаларның нинди төрләре була соң?
Легендар Т-34 танклары һәм СУ-100 үзйөрешле җайланмалары, "Тигр-М" һәм "Тайфун-К" тәгәрмәчле бронеавтомобильләре, БМП-3, БМД-4М һәм "Терминатор" хәрби машиналары; Т-72Б3, "Армата" Т-14 танклары; БТР-82А бронетранспортерлары, "Ракушка" авиадесант бронетранспортерлары... Алар бик күп икән! Әлеге техникалар турында интернеттан укып таныштым.
Репрессия корбаннары истәлегенә стелла
Репрессия корбаннары истәлегенә стелла
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларда мәгълүматлар төрлечә китерелә: берничә йөз меңнәр белән, хәтта берничә миллион белән дә исәпләнә тапталган гомерләр саны.
Актаныш авылы мемориал комплексында алар истәлегенә менә шушындый стелла куелган.
Чик сакчыларына багышланган стелла
Чик сакчыларына багышланган стелла
Россия чикләре дистәләгән мең километрларга сузылган, алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган чик сакчылары гаскәрләре саклый. Россиядә һәр елны билгеләп үтелгән чик сакчылары көне илебезнең һәр гражданинында ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. 28 майда элеккеге һәм хәзерге заман чик сакчылары үзләренең иптәшләрен искә алалар һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтлиләр.
Чик сакчылары көне бәйрәм буларак беренче тапкыр 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән. Әлеге көн дәүләтебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр ир-егеткә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Актаныш авылы мемориал комплексында аларга багышлап менә шушындый стелла ачылган.
Киләчәк буыннарга хат салынган капсула
Киләчәк буыннарга хат салынган капсула
Киләчәк буыннарга хат салынган капсула
Актаныш районы мемориал комплексына керү капкасы каршында менә шушындый матур статуя тора. "Бу урында Бөек ватан сугышы ветераннарының киләчәк буыннарга Җиңүнең 100 еллыгында ачып уку өчен мөрәҗәгате саклана" - дип язылган анда. Димәк, әлеге капсуланы 2045 нче елда ачачаклар. Анда ни язылганы әлегә миңа билгесез. Ләкин анда ветераннарыбыз безгә тыныч тормыш теләгәннәрдер, безгә тырышып укырга, тәрпипле булырга кирәклеге әйтелгәндер дип уйлыйм.