2021 елның 28 апрелендә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында «Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне» дигән баннер күргәзмәсе ачыла.
Сугыш елларында республикабыз илнең иң мөһим тыл базаларының берсе була. Республиканың төп ныгытмасы да моннан читтә калмый. Мәсәлән, 1940-1950 елларда Казан Кирмәнендә күп санлы дәүләт оешмалары урнаша. Кирмән җирлегендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22-нче номерлы Казан авиация заводы тулай торагы урын ала.
Ул елларда Казан Кирмәне биналарын эксплуатацияләү эзсез узмый, шуңа күрә күргәзмә кысаларында Казан Кирмәне архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә. Әлеге баннерлардан мин үземә бик күп информация тупладым.