ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскача

Новые записи
Царь-пушка в Московском Кремле
Царь-пушка в Московском Кремле
14 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Елка в Национальном музее РТ
Елка в Национальном музее РТ
13 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Участие в фестивале Волжские встречи
Участие в фестивале Волжские встречи
13 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Новогодняя сказка " Буратино"
Новогодняя сказка " Буратино"
12 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
НУР Выставка цифрового искусства
НУР Выставка цифрового искусства
12 января 2026 - Маша Жарких 0 0
"Три кота.Путешествие  во времени"
"Три кота.Путешествие во времени"
12 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Квест-экскурсия в Республиканской детской библиотеке
Квест-экскурсия в Республиканской детской библиотеке
12 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Музей — памятник защитникам перевалов Кавказа в Карачаево-Черкессии.
Музей — памятник защитникам перевалов Кавказа в Карачаево-Черкессии.
12 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Турнир по картингу ко Дню отца
Турнир по картингу ко Дню отца
12 января 2026 - Радель Хадиев 0 0
Фестиваль "Энергия семьи"
Фестиваль "Энергия семьи"
12 января 2026 - Радель Хадиев 0 0
Выставка в Эрмитаж-Казань "Юсуповы.Роскошь сквозь века"
Выставка в Эрмитаж-Казань "Юсуповы.Роскошь сквозь века"
12 января 2026 - Радель Хадиев 0 0
Осенние каникулы в лагере Мирас
Осенние каникулы в лагере Мирас
12 января 2026 - Радель Хадиев 0 0
Олимпиады WINKID
Олимпиады WINKID
12 января 2026 - Радель Хадиев 0 0
Кремлевская Ёлка в Москве
Кремлевская Ёлка в Москве
11 января 2026 - Ильвина Мазитова 1 +1
Шоанинский храм
Шоанинский храм
11 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Памятник М.Ю.Лермонтову в Пятигорске
Памятник М.Ю.Лермонтову в Пятигорске
11 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Ильшат Кадыров
Снеговик в кино
9 января 2026 - Ильшат Кадыров 0 0
Фотоконкурс Я люблю Арск
Фотоконкурс Я люблю Арск
9 января 2026 - Ильшат Кадыров 0 0
Новогоднее представление во Дворце школьников
Новогоднее представление во Дворце школьников
9 января 2026 - Ильшат Кадыров 0 0
Елка главы Арского района
Елка главы Арского района
9 января 2026 - Ильшат Кадыров 0 0
+1157 RSS-лента RSS-лента

Барысы турында да кыскача

Автор блога: Рузаль Шарифуллин
Агач сыннар күргәзмәсе
Безнең Мөслимдә күргәзмәләр күп эшли.Шуларның берсе - районыбызның үзенчәлекле шәхесе сынчы Имамов Илисәй Имам улының күргәзмәсе. Илисәй Имамов 1932 нче елда Мөслим районы Баланны авылында туган. Шофер, хисапчы,токарь, сварщик, умартачы.Казанда һәм Мәскәүдә халык иҗаты күргәзмәләрендә катнашып, халык ихтирамын яулады. Ике мәртәбә лауреат дипломнарына лаек булды. Таштан куелган карт сыны Мәскәүдә узган күргәзмәдә катнашып, дипломга лаек булды. И.Имамов читтән торып Мәскәүдәге халык сәнгате университетын тәмамлый. Туган авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл иҗат итә.Шундый ук һәйкәлне ул күрше Михайловка авылында да ясый.
Агач сыннар күргәзмәсе



Әлеге күргәзмә инде бер ел дәвамында эшләп килә. Аңа даими рәвештә яңа сыннар өстәлеп тора. Зур яшьтә булуына карамастан, Илисәй абый һаман иҗат итә.
Агач сыннар күргәзмәсе
Мөслим турында картиналар галереясы
Мөслим мәдәният йортында Мөслимгә багышланган картиналар галереясы ачылган. Анда экскурсиядә булып, районыбызның оста фотографларының эшләре бедән таныштым. Безнең туган ягыбызның табигате искиткеч матур, ә шул матурлыкны фотолар аша күрсәтә белү өчен зур сәләт кирәк.
Мөслим турында картиналар галереясы

Мөслим турында картиналар галереясы
Туган телем - иркә гөлем
Мөслим матбугат үзәге районыбыз кешеләрен яңалыклар белән генә таныштырып калмый, ә безнең мәкаләләребезне бастыра, безнең янга репортажлар әзерләргә килә , хәтта конкурслар да уздыра. "Авыл утлары" газетасына кошларга ярдәм итүебез турында мәкалә җибәргән идем, алар безгә кунакка килделәр. Кошларга ничек ярдәм итүебез турында репортаж әзерләделәр. Үзеңне телевизордан күрү шундый рәхәт икән! Мәкаләбез дә газета битләрендә басылып чыкты.
Туган телем - иркә гөлем

Алар үткәргән "Туган телем - иркә гөлем" конкурсында да җиңү яуладым.
Туган телем - иркә гөлем

Туган телем - иркә гөлем
Моабит дәфтәрләре
Район үзәк китапханәсенә бик яратып йөрим. Әлеге китапханә ик заманча, зур бинага урнашкан. Китап фонды да бик зур, кечкенәләр өчен дә, зурлар өчен дә китаплар күп. Укырга яңа китаплар алам, алар үткәргән конкурсларда катнашам.
Моабит дәфтәрләре

Моабит дәфтәрләре

Ә фераль аенда Муса Җәлилнең туган көненә багышлап уздырылган "Моабит дәфтәрләре" конкурсында Муса Җәлил шигырен сөйләп, 2 нче урын алдым.
Моабит дәфтәрләре
Йолдызлык
Мин район мәдәният йортында эшләүче театр түгәрәгенә йөрим. Безнең режиссерыбыз Синара Ягъфаровна бик талантлы.
Йолдызлык

Йолдызлык

Быел мин "Йолдызлык" фестиваленең район турында 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем.
Йолдызлык

Әлеге уңышымда Синара Ягъфәровнаның өлеше зур. Катнашу белән бергә, бик матур концерт та карадым. Районыбызда сәләтле балаларның күплегенә сокландым.
Туган тел көне


Мәктәбебездә туган тел көне узды. Без төрле биремнәр эшләдек, шигырьләр сөйләдек. Туган телебезне саклыйк!
Китап укучы кыз сыны
Китап укучы кыз сыны район үзәк китапханәсе каршына урнаштырылган. Балаларны китапханәгә чакырып,каршы алып тора ул. Әлеге сын миңа бик тә ошады.

"Көмеш кыңгырау" газетасында минем мәкаләм


Мин даими рәвештә газета - журналлар белән хезмәттәшлек итәм. Мәкаләләр язам, рәсемнәремне җибәрәм, алар үткәргән конкурсларда катнашам. Бу юлы исә кошлар турында, кышын аларга авыр икәнлеге һәм ярдәм итәргә кирәклеге турында яздым. Җимлекләр ясыйк, дусларым, кошлар безгә рәхмәтле булыр.
Район мәдәният йортында яңа ел тамашасы
Мөслим район мәдәният йортында яңа ел әкият-тамашасы булды. Шундый матур әкият булды ул! Яхшылык явызлыкны җиңде, кыш бабайның сихри көче дә ярдәм итте. Әлеге әкият- тамашаны район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде. Безне куандырганнары өчен зур рәхмәт алльарга!



Яңа ел бәйрәмнәре
Яңа ел бәйршмнәре дә шаулап узып китте. Быелгы бәйрәм минем өчен аеруча истәлекле булды. Чөнки мин Президент елкасына бардым! Шундый күңелле булды!