Автор блога: | Рузаль Шарифуллин |
"Китап укучы әни" республика конкурсының район этабына нәтиҗәләр ясалды. Анда минем әнием Равилә лауреат исеме яулады. Ул миңа бик матур итеп "Хәйләкәр керпе" әкиятен укыган иде. Әлеге әкият бик тәрбияви. Төлке кебек авыр хәлдә калмас өчен беркайчан да күп сөйләшергә, мактанырга ярамый. Ә керпе исә мактанмый гына, оста итеп капкыннан котылу чарасын таба. Әниемне чын күңелдән котлыйм!
Рузаль Шарифуллин
16 ноября 2021
+9
241
8 комментариев
|
2007 елның 3 ноябрендә Казанда Татарстан халыклары съезды үтә, аның оештыру комитеты рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин була. Съездда Татарстан халыклары Ассамблеясе төзү турында карар кабул ителә. 8 декабрьдә узган оештыру конференциясендә катнашучылар Ф.Х. Мөхәммәтшинны бертавыштан Ассамблея Советы рәисе итеп сайлыйлар. Халыклар Ассамблеясының Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе булыр Солтанов Рушат Җәүдәт улы әшли. |
Районыбызда матур урыннар бик күп. Шуларның берсе – сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы. Биредә 1200дән артык райондашыбызның исемнәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары мәңгеләштерелгән. Әлеге комплекс 2003 нче елның 9 нчы маенда тантаналы төстә ачыла. Аның уртасында Җиңү ордены ясалган 7 метрлы стела тора. Аның икенче ягында җиңүче сугышчы сыны. Каршысында - мәңгелек ут. Монда шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары, социалистик хезмәт геройлары, Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар бюстлары да куелган.
|
”Мизгел”яшьләр үзәгендә кунакта булдым. Әлеге үзәк бик матур, зәвык белән эшләнгән. .Аның директоры булып Зөлфия Азатовна эшли. ”Мизгел”яшьләр үзәгендә яшьләр белән бик күп төрле чаралар үткәрәләр. Дискотекалар, интеллектуаль ярышлар, төрле даталарга багышланган чаралар уза. Әлеге үзәктә "Игелек уят" волонтерлык отряды эшләп килә. Алар өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итәләр, төрле акцияләр уздыралар. Әлеге яшьләр үзәгенә мин бик еш киләм, чөнки монда төрле конкурсларның бүләкләү чаралары уза. |
На пешеходной улице Пушкина в селе Муслюмово обустроен новый сквер «Йөрәк». Недалеко от него расположены значимые объекты села: здание администрации и ЗАГС, исторический музей, библиотека и кинотеатр. Именно поэтому для расположения будущего сквера выбрали эту территорию. Новый сквер «Йөрәк» является одной из зон отдыха пешеходной части улицы Пушкина. Архитекторы проекта предложили изменить ландшафт сквера – при обустройстве были использованы плавные линии, олицетворяющие берега реки Ик. Для того, чтобы подчеркнуть эти линии, территорию замостили светло-серой и темной брусчаткой. Вдоль всего сквера протянулась оригинальная скамья, на которой можно отдыхать и любоваться ветряной скульптурой в форме сердца – символом развития муслюмовского района. Рядом с новым местом отдыха был старый гараж, который превратился в музей «Боевой славы» – его фасад обшит перфорированными панелями с подсветкой. Авторы проекта архитекторы мастерской «Архитектурный десант» Дарья Толовенкова, Екатерина Андреева и Эдуард Губеев. Авторский надзор: Екатерина Андреева, Эльвира Рахмеева, Алмаз Муглиев. Источник: http://park.tatar/muslum_open_new |
Мәктәбебез музееның экспонатлары белән таныштыруымны дәвам итәм. Әлеге борынгы лампалар- керосин лампалары. Аларның эченә керосин салып, кабызып җибәргәннәр. Бу лампалардан өйгә ис һәм корым тарала торган булган. Ничек кенә булса да, караңгы төндәәлеге лампалар бердәнбер яктылык чыганагы булган. Шушы лампалар яктысында кул эшләре эшләгәннәр, әңгәмә корганнар, хәтта китап укыганнар!
Бу җиһаз гөбе дип атала. Ул май язу өчен кулланылган. Агачтан эшләнгән тирән савытта махсус таяк ярдәмендә май язганнар. Җиз бик ныклы һәм кыйммәт металл булган. Аннан эшләнгән әйберләр матур һәм чыдам булган. Музейда шундый берничә комган саклана. Әлеге шкаф матур итеп бизәкләп, күңел биреп эшләнгән.Иң мөһиме, әлеге бизәкләр барысы да кулдан ясалган. Аларны ясау өчен гап-гади инструментлар файдаланылган. Мондый бизәкләрне хәзер махсус аппаратлар ясый, тиз була. Борын заманнарда барлык савытларны да агачтан эшләгәннәр. Агач савытлар экологик яктан чиста булган, аларда ризык бозылмыйча озак сакланган. Мондый агач савытлар мәктәбебез музеенда да бар. |
Әлеге экспонат иң кадерлеләрдән санала. Һәм иң куркынычы да әле! Корылган һәм төзек булмаса да, ату кораллары һәрвакыт саклык сорый. Кызганычка каршы, әлеге ау мылтыгының кемнеке булуы билгеле түгел. Шунысы хак, бабаларыбыз борын-борыннан аучылык белән шөгыльләнгән. Бу аларның тамак туйдыру өчен кирәкле кәсепләре булган. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә башлагач, ауга йөрү кими башлый. Ни кызганыч, хәзерге чорда ауга йөрү тамак туйдыру өчен түгел, ә кызык ясау ысулыМылтык агачтан һәм тимердән ясалган. Инде тутыгып та беткән үзе. Ничәнче елларда ясалган булуы да билгесез.
|
Шәҗәрә ул - үткәннәрдән Киләчәккә тәрәзә. Һәр халыкта, һәр заманда Шәҗәрәдә дәрәҗә. Дамир Гарифуллин Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән "шәҗәрә" сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу, несел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук төрле халыкларда билгеле булган. Һәр буын әби-бабаларыбыз бишәр-җидешәр бала табып үстерә. Нәтиҗәдә, киң тармаклы, күркәм ябалдашлы мәгърур нәсел шәҗәрәсе формалашкан һәм без, бүгенге буын бөреләре, ә без йөзәрләгән, әби-бабаларыбыз нәселләрен дәвам итүебездән канәгать булып яшәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, үз чиратыбызда, сәламәт буын калдырырга тиешбез. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. Мәктәбебез музеенда сакланучы әлеге шәҗәрәләр авылыбызның иң зур нәселләре шәҗәрәләре. Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - синең дә, минем дә, безнең дә игелекле бер эшебез булсын иде. |
Әлеге такта эшкәртү коралларын бик борынгы дип әйтеп булмый. Аларның кайберләре әле хәзер дә кулланыла. Алар белән агач эшкәртергә, шомартырга мөмкин. Чабата үргәндә, итек басканда шушы калыпларны кулланганнар. Аякка таман итеп ясар өчен, калыплар бик күп булган, төрле размерда алдан әзерләп куйганнар.Бер пар чабата үрер яки итек басар өчен бик күп вакыт кирәк булган. Әлеге чын тимердән эшләнгән үтүкләр эченә кызган күмер салганнар. Алар шундый авыр! Болар белән үтүкләү бик уңайсыз булган, әлбәттә. Ул я нык кызган, я тиз суынган. Менә бу җайланма нинди дә булса авыр әйберне өскә күтәрү өчен кулланылган. Хәзерге заманда әлеге эшне махсус техника - краннар башкара. Борын заманнарда ук кешеләр үз эшләрен җайлырак, уңайлырак итеп эшләү җаен эзләгәннәр. |
IMG]
Мәктәбебез музеенда борынгы Коръән китабы саклана. барлыкка килгән дип исәплиләр. Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкәре. Беренче тапкыр VII гасырда китап буларак тупланган. Анда Ислам тәгълиматы, кануннары, гыйбадәт, хокук, әхлак мәсьәләләре, гыйбрәтле кыйссалар урын алган. Коръәндә тугрылык, ихласлык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлек, ата-анага карата хөрмәт, сабырлык һәм башка шундый матур әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганчылык, кеше канын түгү, фетнә тарату, хәрам мал туплау гаепләнә. Кызганыч, әлеге китапны мин укый алмыйм, гарәп телен белмим. Бәлки, киләчәктә өйрәнермен дә әле. |