Мөҗәһит Әхмәтҗанов - күпкырлы талант иясе. Язучы, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның мәгариф отличнигы, Мөслим районының мактаулы гражданины, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты ул. Аның үзенең сайты да бар, http://muzagit.ru ссылкасы буенча кереп, тагын да күбрәк белергә мөмкин. Мәдәният йортындагы экспозициядә Мөҗәһит абый турында күргәзмә зшли. Анда аның китаплары, кулъязмалары белән танышырга мөмкин.