Россия мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Мәдәни марафон"да катнаштым. Әлеге марафон биремнәре кино һәм мультфильмнарга багышланган. Әнием ярдәме белән регистрация үткәч, биремнәр эшләргә мөмкинлек туды. Шундый кызыклы биремнәр иде! Геройларга тавыш та сайладык, видеороликка туры килердәй музыка эзләдек. Кирәкле эмоцияне белдерү өчен ут яктылыгын да көйләдек. Әлеге биремнәр миңа җитми дә калды, чөнки алар бик мавыктыргыч иде. Сез дә катнашыгыз, дуслар! Сезгә дә ошаячагына ышанам.