Автор блога: | Зарина Хабибуллина |
"Хәзинә" Милли сынлы сәнгать күргәзмәсендэ Владимир Лагранж фотокүргәзмәсе белән таныштым. Күргәзмәдэ авторнын 1960елдан башлап 1990нчы елга кадәр булган 140 эше урын алган, 40еллык ижаты чагыла. Фотосурэтлэрдэ без Совет чорында яшэгэн кешеләр тормышы белән таныша алабыз.
Мина иң ошаган фотосурэт "Бабуля". Анда шэлгэ төрелгән кечкенэ кыз сурәтләнгэн. Автор бэлэкэйдэн фотога төшеру белән кызыксынган. Кечкенэ вакытында ул үзенең классташларын, Кырымда ял иткэндэ табигатьнең матурлыгын фотога төшерэ. Шулай ук күргәзмәдэ фотографнын чит илдә төшерелгэн фотосурэтлэредэ бар. Аларда без Париж, Италия, Англия шэhэрлэре тормышы белән таныша алабыз.
Зарина Хабибуллина
7 октября 2022
+6
326
15 комментариев
|
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли галереясендә рәссам, фотограф, дизайнер Александр Родченконың тууына 125 ел тулуга багышланган “Казан – анда минем киләчәгем...” дигән күргәзмәсендэ булып кайттым. А.Родченконың 15 ел гомере безнең шәһәр белән бәйле. Биредә ул рәссам булырга карар иткән. Ул Казан сәнгать мәктәбенең Н.И.Фешин остаханәсендә белем алган, анда булачак хатыны Варвара Степанова белән танышкан. 1916 елда Мәскәүгә киткәннән соң да, Александр Родченко Казан белән элемтәсен өзмәгән. Юбилей экспозициясендә А.Родченко һәм аның хатыны В.Степанованың Казандагы иҗатына кагылышлы материаллар кергән. Экспонатларның күбесе беренче тапкыр күрсәтелә. Бу 1910-1929 елларга караган документаль фотосурәтләр, архив документлары, басма матбугат, автографлар, А.Родченко һәм шул чорга караган башка авторларның эшләре. Шулай ук кургэзмэгэ килгэч сез рәссамның оныгы А.Н.Лаврентьев 2016 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондына тапшырган эшләрне дә күрә алачаксыз. |
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
![]() |
Арча районынын Яңа Кырлай авылы Габдулла Тукай ижатында зур урын алып торучы авыл. Нэкь менә шушы авылда нэни Тукай Сэгди абыйларда яши.
Сэгди абый йорты хэзерге көннәргә чаклы сакланган. Бөек шәхесебез яшәгән йортны без үз күзләребез белән күрдек. Капканы ачып кереп шушы чор ишегалды белән танышкач, бакчага юл тоттык. Бакчада безне, Габдулла Тукай белән Сәгди абый утырткан горур имән каршы алды. Шулай ук бакчада шагыйребезнең әкияти геройлары белән танышырга hәм әсәрләреннән өзекләр укырга мөмкин. Бакчадагы серле сукмак безне Габдулла Тукай коесы яныңа алып килде. Ә кое кырында серле Су анасы чәчен тарап утыра. |
Габдулла Тукай музеенда кичергэн хислэрем белэн булешуне дэвам итэм....
Ә иң кызыгы, музей алдындагы Габдулла Тукай сынын Бакый Урманче ясаганын белүем булды. Дөресрэге, сынны Бакый Урманче эскизлары буенча сынчы үзе hэм аның шэкертләре ясаган. Музейнын эчен тулысынса Бакый Урманче үз куллары белән ясаганлыгын белдем. Люстра, стенадагы сыннар-шүрәлеләр, икенче катка менүче баскыч барысы Бакый Урманче хезмәте. Барлык хезмәтләре өчен музейдагы бер стенд, нэкь менә Бакый Урманчега багышларгандыр уйладым мин. Ә бакчадагы Бакый Урманчынын агачтан ясаган сыннары-шүрәлеләре үзе бер могжиза. Алар, әйтерсен, хәзер жанланып китәрләр дә синең белән кети-кети уйный башларлар кебек. |
Бүген гаиләбез белән, татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайнын музеена кунакта булып кайттык. Музейга минем икенче тапкыр баруым булуга карамастан, үзем өчен бик күп кызыклы hэм онытылмаслык хисләр белән кайттым. Музей Арча районынын Яңа Кырлай авылында урнашкан, ерактан ниндидер жылылык бөркеп торучы ике катлы бина. Музейга керү юлында шагыйребезнен әкияти геройлары безне каршы ала.
Музейнын беренче катында дүрт зал. Беренче зал безне Габдулла Тукайнын балачагы, икенче зал Уралскийдагы, өченче зал Казандгы тормыш юлы hәм ижаты белән таныштыра. Дуртенче залда шагыйребезнен ижаты буенча картиналар хозурланырга була. Икенче катта музейнын тарихын картиналардан укырга мөмкин. Ә икенче каттагы икенче бүлмә Габдулла Тукайнын әкият дөньясына сәяхәткә алып кереп китә. Бу бүлмәдә халык hөнәрчелеге осталары Салеевлар гаиләсенен Габдулла Тукай әсәрләре белән рухландырылган сәйләннән эшләнгән әсәрләр күргәзмәсе. hәрбер әкияти герой күңел жылысы биреп эшләнгәне ерактан ук сизелеп тора. |
Ялларда гаиләбез белән "Ат көне" бәйрәмендә булдык. Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр Ат көне бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлыгы 120 ат катнашты. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән атлар hәм жайдаклар көч сынашты. Мәскәү, Төмән өлкәләреннән, Кабардин-Балкар республикасы һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр бар иде.
Бәйрәм мәйданының бер читендә төрле төсле чуклар, кыңгыраулар белән бизәлгән берсеннән-берсе матур атлар конкурсы булды. Кем күбрәк өчпочмак ашый? Кем күбрәк кумыз эчә? дигән кызыклы уеннар үткәделде. Бәйрәмгә Республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановта килгән иде. Ул бәйрәмгә килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Миндә президентыбыз белән фотога төштем. Көне буе яңгыр явып торсада беркемнең дә кәефе төшмәде, барыбыз да рәхәтләнеп ял иттек. |
Бакый Урманче-татар сынлы сәнгатенә үзеннән искиткеч олы өлеш керткән атаклы сынчы, талантлы, күпкырлы иҗади мирас калдырган рәссам. Шуңа күрә, без аның ижаты белән якыннанрак танышу максаты белән музеена бардык.Ул бик матур, якты һәм чиста. Музей Щапов урамы, 20 нче йортта урнашкан. Музейнын бинасы тарихи: ул XIX гасыр азагында төзелгән булган. Ләкин бу бина Бакый Урманче белән бөтенләй бәйле түгел, музейны рәссамнын тормыш иптәше ача(бинасы да ул сайлый).Бакый Урманче үзенең табигать биргән сәләте, тырыш хезмәте һәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300 гә якын картина, 100 дән артык скульптура иҗат иткән.
Скульптур татарның берсеннән-берсе затлы, даһи уллары – Тукай, Әмирхан, Мәрҗани, Дәрдемәнд, Җиһановнын сыннарын ясаган. Миңа иң ошаганы, музейдагы барлык картиналар, сыннарның барысынын да оригинал булуы. Ничә еллар үткән булса да, без үз күзләребез белән бөек шәхесебезнен картиналарын карый, үз кулларыбыз белән, ул ясаган сыннарны, тотып карый алабыз. |
Памятник Державину — памятник поэту, видному общественному деятелю и первому министру юстиции Российской империи Гавриилу Романовичу Державину, открытый в Казани 3 декабря 2003 года, и являющийся воспроизведением памятника, существовавшего в 1846—1932 годах. Находится у входа в Лядской сад («Сад Лецкого») со стороны улицы Горького.
Скульптура изображает поэта сидящим на табурете в римской тоге, в лёгких сандалиях и с непокрытой головой. В правой руке Гавриил Романович держит стиль, левой поддерживает лиру. |
Мин китаплар укырга яратам. Шуңа күрә, бүген әтием мине Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә алып килде. Бу минем беренче тапкыр Милли китапханәгә килүем. Китапханә бик зур hәм матур, иркен. Уку заллары унайлы итеп ясалган. Теләгән кеше компьютерда үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала. Кечкенә укучылары китап укырга жәлеп итү максатыннан балалар өчен аерым бүлмә бар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе миңа бик ошады. Китапханәнен мин иң еш килүче укучысы булырмын дигән максат куйдым үземә. |