ГлавнаяБЛОГИМинем дөньям

Новые записи
На БИМрадио в спец проекте к дню Победы
На БИМрадио в спец проекте к дню Победы
сегодня в 15:37 - Риана Ярмеева 0 0
Акция окна Победы
Акция окна Победы
сегодня в 15:20 - Риана Ярмеева 0 0
Агитбригада на старте
Агитбригада на старте
сегодня в 15:12 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Агитбригада на старте
сегодня в 15:11 - Риана Ярмеева 0 0
Дети войны
Дети войны
сегодня в 15:05 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Дети войны
сегодня в 15:04 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Дети войны
сегодня в 15:03 - Риана Ярмеева 0 0
Вернуть доброе имя- в семью
Вернуть доброе имя- в семью
сегодня в 14:50 - Риана Ярмеева 0 0
Ирке Хуснутдинова
Победа через века. Митинг
сегодня в 13:59 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Бумажный турнир
Бумажный турнир
сегодня в 12:58 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
В стране японского этикета
сегодня в 12:49 - Полина Алексеева 0 0
Летопись сердец. Учавствую
Летопись сердец. Учавствую
сегодня в 12:43 - Полина Алексеева 0 0
Сладкая профессия кондитер
Сладкая профессия кондитер
сегодня в 12:15 - Полина Алексеева 0 0
Летопись сердец. Участвую.
Летопись сердец. Участвую.
сегодня в 12:05 - Риана Ярмеева 0 0
Музей татарской избы
Музей татарской избы
сегодня в 12:04 - Полина Алексеева 0 0
Трудясь в тылу Мы фронту помогали!
Трудясь в тылу Мы фронту помогали!
сегодня в 11:54 - Полина Алексеева 0 0
Звезда солдата
Звезда солдата
сегодня в 11:44 - Полина Алексеева 0 0
Никто не забыт, ничто не забыто!
Никто не забыт, ничто не забыто!
сегодня в 11:37 - Полина Алексеева 0 0
Средневековая история Татарстана
Средневековая история Татарстана
сегодня в 10:06 - Варвара Вакатова 0 0
Древняя история Татарстана в Национальном музее РТ
Древняя история Татарстана в Национальном музее РТ
сегодня в 09:58 - Варвара Вакатова 0 0
+353 RSS-лента RSS-лента

Минем дөньям

Автор блога: Зарина Хабибуллина
Кол Шәриф мәчете
Кол  Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете шәhәребезнен иң зур hәм матур мәчетләребезнен берсе.
Ул Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.
1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла.
Лядской бакчасы
Лядской бакчасы
Лядской бакчасын Горький урамы ягыннан паркка керүдә куелган Гавриил Державин һәйкәленнән танырга мөмкин. 2015 нче елда бакчаны төзекләндерелә: юлларга асфальт җәелә, уңайлы утыргычлар куела һәм кыз сыны белән эшләнгән фонтан торгызыла.
Лядской бакчасы
Балалар мәйданчыгы янында сынчы Венера Абдуллинаның ягымлы әбине сурәтләгән әби сыны утыра.
Лядской бакчасы

Паркта «Марусовка» рестораны, ә юл аркылы гына Truffo пекарнясы эшли, монда кофе яки яңа пешкән круассаннар белән сыйланырга була.
Паркның тарихы XVIII нче гасырда башлана. 1798 нче елда император Павел I генерал-майор Алексей Лецкийның беркатлы утарында туктала. Рәхмәт йөзеннән, Павел I якындагы урамны аның исеме белән атарга боера. Хәзер ул урам Горький исемен йөртә. Генерал Лецкий үзенең утары янында бакча эшли: агачлар утырта, төнлә яктыртсын өчен куәтле өч фонарь куя. Шулай ук Казанның беренче су үткәргече ачылышын билгеләп, кулында чүлмәк тоткан бакыр кыз скульптурасы утыртылган кечкенә генә фонтан урнаштыра. Лецкой исемендәге бакча Казанның югары катлам вәкилләре яратып йөри торган һәм очрашу урынына әйләнә. Вакытлар узу белән «Лецкой» атамасы «Лядский», соңрак «Лядской»га үзгәрә.
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Мин Муса Җәлилнен шигырьләрен яратып укыйм. Аның иҗаты белән якыннанрак танышу максаты белән без аның шэhәребездә урнашкан музей-квартирасына экскурсиягә барырга уйладык. Музейга килеп керүгә үзенне горур шагыйребез яшәгән вакытка күченгән кебек хис итәсең. Чөнки монда Муса Җәлилнен бик күп шәхси әйберләре саклана. Ә экскурсовод аның тормыш юлы, гаиләсе, ижаты турында бик кызыклы фактлар сөйли.
Татарстан республикасында яшәгән hәр кеше бу музейга барырга тиеш, минемчә. Чөнки Муса Җәлил-олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Аның батырлыгы, hәр йөрәккә үтеп керерлек мәңге улмәс шигырьләре буыннан -буынга күчеп барырга тиеш, минемчә!
Муса Җәлил музее

Муса Җәлил музее
Күңелле ял көннәрем
Күңелле ял көннәрем
Ял көннәре һава торышы кояшлы булгач өйдә утырасы килми. Шуңа күрә гаиләбез белән "Черек күл" ял паркына барырга булдык. Бу паркка безнең беренче тапкыр килүебез. "черек күл" паркы безгә бик ошады. Паркта атынчыклар, таучыклар, утыргычлар һәм шундый ук исемле кафе бар. Энем без рәхәтләнеп саф һавада уйнадык. Коелган төрле төстәге яфраклар җыйдык. Паркның күрке булып Черек күл тора. Күлдә бик күп үрдәкләр йозеп йөри. Теләгән кеше аларны ашата ала.
Дусларым, сезгә "Черек күл" паркына барырга тәкьдим итәм. Сезгә анда һишчиксез ошаячак! Күңелле яллар сезгә!
Күңелле ял көннәрем
Ял көннәрем
"Сайлауга бару hәркемнен дәүләт алдында булган бурычы" ди минем әти - әнием. Шуңа күрә без hәр сайлауга бөтен гаиләбез белән бергә барабыз. Энем белән мин әле сайламыйбыз. Ләкин 18 яшем тулгач, Алла бирса, миндә сайлауга йөрәячәкмен!
Ял көннәрем

Ял көннәрем
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Шунын өчен hәр көн иртән торуга физик күнегуләр ясыйм. Мәктәптән кайткач саф hавада самокатта йөрим, дусларым белән төрле күңелле уеннар уйныйбыз. Шулай ук мин быел йөзү түгәрәгенә йөри башладым. Чөнки башка спорт төрләре арасында йөзү аеруча өстенлекле урын алып тора. Мөгаен, бу суның көндәлек тормышыбызда мөһим роль уйнавына бәйледер. Бер сүз белән әйткәндә, йөзү белән һәрдаим шөгыльләнгәндә, ул организмны ныгыта. Белгечләр фикеренчә, әгәр дә кеше суда тиешенчә суларга, үзен тотарга өйрәнсә, кыска гына вакыт эчендә йөзү барлык органнарның да дөрес эшләвен тәэмин итәчәк. Шуңа күрә, әйдәгез дусларым, бергәләп сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк. Барыбыз да сау сәламәт булыйк.
Кем нинди түгәрәкләргә йөри? Сезгә ошыймы? Жавапларыгызны көтеп калам)
Уникста 1нче сыйныф укучылары бәйрәме
Уникста 1нче сыйныф укучылары бәйрәме
Без бүген беренче тапкыр үзебезнең 1 а сыйныфы хэм сыйныф житәкчебез Резеда Илдусовна белән Уникс концертлар залына 1 нче сыйныф укучыларына багышланган бәйрәм чарасын карарга бардык.
Чарага барыр алдыннан театда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Автобуста сыйныфташлар белән бергә аралашып бару үзе бер могжиза кебек тоелды миңа.
Театрның төп герое нәкъ безнең кебек 1нче сыйныфка баручы укучы кыз иде.
Театр караганнан соң мин үземә укучы максатчан, тырыш, игьтибарлы булырга тиеш дигән нәтижә ясадым. Урнәк укучы булырга тырышырмын дип үземә сүз бирдем.
Чарага юл хәрәкәте иминлеген саклаучы хезмәткәрләредә килгән иде. Алар белән бергә юл йөру кагыйдәләрен кабатлаганнан соң, чарада катнашкан хэр укучы "Юл йөру кагыйдәләре" дэфтэре белән булэклэнде.
Әйдәгез, танышабыз
Әйдәгез, танышабыз
Хәерле көн, дусларым!Минем исемем Зәринә. Миңа 7яшь. Мин биергә, рәсем ясарга, шигырьләр сөйләргә яратам. Буш вакытта дусларым белән уйнарга, әти-әнием, энем Тамерлан белән саф hавада йөрергә тырышам.
Быел мин 175 нче гимназиянең 1нче сыйныфына укырга кердем. Укытучыбыз Резеда Илдусовна "Укучының мәдәни көндәлеге" белән таныштырды. Көндәлек белән танышуга минем горур Республикабызның hэм мәркәзебез Казан шәhәренен мәдәнияте hэм тарихы белән танышырга зур теләгем уянды. Шушы максат белән проектта катнашырга уйладым.
Проектта катнашучы дусларыма зур унышлар телим. Бергә-бергә күңелле ачышлар ясарбыз дип ышанып калам!
Унышлар сезгэ, дусларым!
Страницы: Первая Предыдущая 5 6 7 8