Бакый Урманче-татар сынлы сәнгатенә үзеннән искиткеч олы өлеш керткән атаклы сынчы, талантлы, күпкырлы иҗади мирас калдырган рәссам. Шуңа күрә, без аның ижаты белән якыннанрак танышу максаты белән музеена бардык.Ул бик матур, якты һәм чиста. Музей Щапов урамы, 20 нче йортта урнашкан. Музейнын бинасы тарихи: ул XIX гасыр азагында төзелгән булган. Ләкин бу бина Бакый Урманче белән бөтенләй бәйле түгел, музейны рәссамнын тормыш иптәше ача(бинасы да ул сайлый).Бакый Урманче үзенең табигать биргән сәләте, тырыш хезмәте һәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300 гә якын картина, 100 дән артык скульптура иҗат иткән.
Скульптур татарның берсеннән-берсе затлы, даһи уллары – Тукай, Әмирхан, Мәрҗани, Дәрдемәнд, Җиһановнын сыннарын ясаган.
Миңа иң ошаганы, музейдагы барлык картиналар, сыннарның барысынын да оригинал булуы. Ничә еллар үткән булса да, без үз күзләребез белән бөек шәхесебезнен картиналарын карый, үз кулларыбыз белән, ул ясаган сыннарны, тотып карый алабыз.