Арча районынын Яңа Кырлай авылы Габдулла Тукай ижатында зур урын алып торучы авыл. Нэкь менә шушы авылда нэни Тукай Сэгди абыйларда яши.
Сэгди абый йорты хэзерге көннәргә чаклы сакланган. Бөек шәхесебез яшәгән йортны без үз күзләребез белән күрдек.
Капканы ачып кереп шушы чор ишегалды белән танышкач, бакчага юл тоттык.
Бакчада безне, Габдулла Тукай белән Сәгди абый утырткан горур имән каршы алды.
Шулай ук бакчада шагыйребезнең әкияти геройлары белән танышырга hәм әсәрләреннән өзекләр укырга мөмкин.
Бакчадагы серле сукмак безне Габдулла Тукай коесы яныңа алып килде. Ә кое кырында серле Су анасы чәчен тарап утыра.