|
Парк Әнәк авылының уртасыннан ага торган Сарашлы дигән инеш буйлап ясала. Әнәк авылы паркын төзекләндерү кысаларында парк эскизын архитектор Алмаз Вәлиуллин җитәкчелегендә архитекторлар төркеме (Әлфия Шәфыйкова, Айсылу Вәлиуллина, Лилия Еникиева, Дмитрий Мокрушин) ясаган.
Рамазан Хайрутдинов
26 ноября 2023
Нет комментариев
0
134
|
|
Армиянең элитасы булып саналган һава-десант гаскәрләренә эләгергә теләмәгән үсмер малайлар бар микән?! Зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка киеп, ВДВ флагын күтәреп, «бездән башка беркем дә түгел» дигән девиз астында урам әйләнүне үзе бер горурлык дип саный алар. Десантчылар юкка гына элита булып саналмый — әлеге гаскәрләргә физик яктан иң көчле, акыл белән эш итә белүче, ныклы, тапкыр кешеләрне генә алалар. Десантчы булу — парашют киеп сикерү генә түгел, ә кушылган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә. Төрлесе төрле елда, төрле җирдә хезмәт иткән булсалар да, аларны десантчылар дуслыгы берләштерә. Десантчылар үз акчаларына махсус эшләнелгән һәйкәл сафка бастырганнар. һава көчләре хөрмәтенә куелган һәйкәл Мөслимдә күптән түгел генә барлыкка килде. АНда Советлар Союзы Герое В.В.Маргелов бюсты ясалган. Ул хәрби һава көчләренең төп герое, барлык десантчылар да аны хөрмәт белән искә ала, ул алар өчен зур үрнәк. Аның туганына инде 114 ел. Әле һаман да зур хөрмәткә лаеклы хәрби ул.
|
|
Недавно я гулял по замечательному парку авиостраительного района -"Крылья Советов". Парк расположен рядом с ДК имени Ленина. При входе в парк меня привлекли массивные колонны, у подножия которых расположены скульптуры советских рабочих.
Парк Крылья Советов это один из самых старейших парков Казани. 80 лет назад в 1939 году, в Казани был заложен парк Крылья Советов. На центральной алле расположен большой фонтан. Главные достопримечательности парка 8 бюстов основсреди которых Жуковский, Ломоносов, Менделеев, Циолковский. Целостность композиций не была нарушена и во время последней реставрации парка «Крылья Советов» в Казани, завершившейся в 2016 году. Напротив, основной темой оформления стала «Авиация и авиастроение». В парке есть и детская зона в авиационном стиле. Для занятия спорта есть уличные тренажеры, турники Если вы хотите отдохнуть от суеты, послушать пение птиц, то обязательно приходите в этот парк. Обновлённый сквер обзавёлся новым дорожным покрытием, брусчаткой, фирменным логотипом, освещением, видеонаблюдением и звуковым оповещением, двумя входными группами и другими атрибутами. Атмосферу той эпохи передают афиши и плакаты с оригинальными иллюстрациями советского времени. Прогулка по парку мне очень понравилась. |
|
Районыбызның Советлар Союзы геройлары белән таныштырырга телим. Аларның бюстлары районыбызның сугышчан һәм хезмәт даны мемориалына урнаштырылган. И.Маннанов 1921 елның 10 мартында ТР, Мөслим районы, Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 классны тәмамлаганнан соң, комбайнчылар курсын тәмамлый. Актаныш районы МТС сында эшли. 1940 елда Совет Армиясенә чакырыла. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына алына. Рядовой И.Маннановның 127 нче артеллерия полкы (65 нче укчы дивизия, 4 нче аерым армия) орудия расчеты номеры Ленинград өлкәсе Тихвин районы янындагы бәрелешләрдә аерылып тора. 1941 елның ноябрендә дошман танкларының һәм пехотасының һөҗүменә каршы торганда, Илдар Маннанов каты яралана. Расчетта берүзе калган батыр егет сугышчан постын ташламый. Үзе кора, үзе төзи, дошман пехотасына һәм танкларына снаряд арты снаряд җибәрә, дошман танкларын юк итә. И.Маннановка Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Герой исеме бирелә. Сугыштан соң өлкән сержант Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, сәүдә системасында эшли. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. И.Маннанов Ленин ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп медальләр кавалеры. Якташыбыз Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәренең, Мөслим районының почетлы гражданы булып тора. Мөслим районы Мөслим авылының бер урамы каһарман якташыбыз исемен йөртә. Мөслим үзәгендәге Җиңү паркында Илдар Маннановның бюсты урнаштырылды. Г.Вәҗетдинов 1907 елда ТР Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. 5 классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. 1929 елда Совет Армиясенә алына. 1938 елда кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый. 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. 1940 нчы елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 армиясе, 86 нчы укчы дивизиясенең 330 нчы укчы полкы рота командиры кече лейтенант Г. Вәҗетдинов сугышчан дуслары белән дошманның Выборгский районында ныгытылган тылына Фин култыгы бозы буйлап походка кузгала. 1940 елның 8 мартында совет сугышчылары һөҗүме вакытында дошман белән каты бәрелешләр була. Рота командиры үзе пулеметтан ут ачып, дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә, шул рәвешле хәрби бурычны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Вәҗетдинов Ленин ордены белән бүләкләнгән. Мөслим авылында батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән яңа микрорайондагы бер урамга Гыймазетдин Вәҗетдинов исеме бирелде. Җиңү паркына каһарман якташыбызның бюсты урнаштырылган. П.Днепров 1919 елның 16 гыйнварында ТР Мөслим районы, Островка авылында крестьян гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. Урта Азиядәге геология трестында топограф булып, соңыннан Башкортстан АССР ның Уфа районында колхозда эшли. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1941 елда танк мәктәбен тәмамлый. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. 1942 елдан КПСС члены. 44 нче гвардия танк бригадасы танк батальоны (11 нче гвардия танк корпусы, 1 нче гвардия танк армиясе, 1 нче Белоруссия фронты) командиры гвардия капитаны П.Днепров Польша территориясендәге сугышларда аеруча аерылып тора. 1945 елның 14-18 гыйнвар көннәрендә бригаданың алгы сызыктагы отрядындагы разведка белән җитәкчелек итә. Дошманга сиздермәстән, бригада частьләрен Пилица елгасы аша чыгарып, Лович шәһәренә бәреп керә. Бзура елгасы аша салынган күперне миналардан чистартып, дошманга әлеге күперне шартлатырга ирек бирми. 1945 елның 27 февралендә П.Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң майор П.Днепров партия органнарында, соңрак Киев шәһәрендә өлкәнең промбытгаз оешмасында инженер була. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1974 елның 23 июлендә вафат була. Мөслим авылы үзәгендәге Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты куелган. Бадыйк Салихов районыбызның Дусай авылында туган. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшли. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Б.Салихов Кызыл байраклы 121 нче Рыльско-Киев укчы дивизиясенең, 574 нче Львов укчы полкының 1 нче миномет ротасы расчет командиры, старшина буларак, бу аяусыз көрәш кырында авыр яраланса да, аңын җуйганчы фашистларның ут нокталарына миномет белән ут яудыруын дәвам итә. Бары тик госпиталь палатасында гына операциядән соң аңына килә. Госпитальдән аны үзенең дивизиясенә җибәрәләр. Кызыл Армия һөҗүмгә күчеп, Мәскәү яныннан фашистларны кире какканнан соң, Б.Салихов подразделениесе Курск дугасына озатыла. Бу сугышта ул Батырлык өчен медаленә лаек була. Ул хезмәт иткән дивизия Днепрга кадәр җитә һәм алар Днепрны беренчеләрдән булып кичәләр. Салихов Киев шәһәрен штурмлауда катнаша, Украина авылларын дошманнардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук I, II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның 15 нче гыйнварында үзенең миномет расчеты белән фашистлар оборонасын өзүдә катнаша, дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән йөкләрен юк итә һәм үзебезнең пехота гаскәрләренә алга барырга юл ача. 16 нчы гыйнварда дошманның сугыш кирәкләре төялгән 4 йөген, 10 автомашинасын, 18 гитлерчыны юк итә. Бу бәрелештәге кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм батырлыгы өчен Бадыйк Салихов СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 нчы июнендәге указы белән 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыш бетүен ул Чехословакиядә каршылый. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Фронттан кайткач, туган авылына колхоз рәисе булып эшли. Сугышта алган яралары аны һәрвакыт эзәрлекләп тора. Батыр солдат ял итүне белми. 1956 елда ул вафат була. Кабере Дусай авылы зиратында. Мөслим авылында яңа микрорайондагы бер урам Бадыйг Салихов исемен йөртә. Җиңү паркында батыр якташыбызның бюсты урнаштырылды. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк! |
|
Без абыем белэн узебезнен мэчеткэ укырга бардак. Укулар атна саен якшэмбе конне була. Мэчеттэ мэдрэсэ инде куптэннэн эшлэп килэ.Анда балалар бик телэп йори. Без анда гарэпчэ язарга ойрэнэбез, догалар ойрэнэбез. |
|
Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелә. Яу кырына безнең Мөслим районыннан 8140 кыю ир-егет һәм батыр йөрәкле хатын-кызыбыз чыгып китеп, Ватанны саклаучылар сафына кушыла. Алар, көчләр нисбәте тигез булмаган аяусыз көрәштә сугышып, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итә. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китергән. Районыбызның 4469 ир-егете сугыш кырларында ятып калган.
Җиңү сугыш кырында гына түгел, бәлки тылда да- колхоз басу-кырларында да яуланган. Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, олысы да кечесе дә-һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылганнар. Сугыш 4 ел буе барган. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды. Әлеге стелаларда сугыш кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре язылган. Мин дә үземнең бабайларымның исемнәрен укыдым. |
|
В Парке Победы Муслюмово есть музей военной техники под открытым небом. В мемориальной зоне Парка Победы установлены 2 тяжёлых танка ИС-3 1945 года. Боевые машины для парка выделили Министерство обороны РФ. Военный раритет украшает этот парк Победы и привлекает жителей и гостей района.Конечно, здесь не так много экспонатов, как, например, в музее под открытым небом военной техники Казани или Оренбурга, которые я посещал, путешествуя с родителями, но это значимое и ценное место для жителей нашего района.
|
|
Мөслимнең Пушкин паркына килеп кергәч тә мин үземне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис иттем.
Пушкинның шигырендәге имән агачын, кечкенә генә әкият йортын, китабын шундый матур итеп ясаганнар. Әйтерсең лә, мин китап битләрен ачып Пушкинның “Алтын балык”әкиятен укый башладым һәм үземне дә әби белән бабай,алтын балык янында диңгез ярында, басып торган кебек күрдем. Паркта утырып ял итәр өчен урындыклар ясалган,юлларны матур итеп ясап куйганнар.Мин монда даими киләм, уйнарга да би күңелле. |
|
Безнең авылга зур кунаклар килде. Бөтен дөньядан кунаклар - “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Метрәебезгә килде. Мин әлеге чарада әбиемнең кул эшләреннән күргәзмә белән катнаштым. Әбиемнең җылы башмак, бияләйләрен чит илләргә сатып алып кителәр. Менә кызык, әбиемнең баш макларын Кытайда киеп йөриләр!
Интернет киңлекләрендә әлеге чара турында менә ниләр таптым: Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше-тирә республика һәм өлкәләрдән, чит төбәкләрдән килгән 100 гә якын “Ак калфак” оешмасы вәкилләре “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар шулай ук, районыбызның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәрчеләре белән дә таныштылар. Мөслимебез кунакларны Түбән Табын авылы чигендә, милли моңнарыбыз һәм чәк - чәк белән каршы алды. Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтановлар кунакларны сәламләде. Әле яңа гына ачылган, шулай булса да мөслимлеләрнең яраткан урынына әйләнгән “Бәхет” скверы беренчеләрдән булып кунакларны кабул итте. Биредә алар скверның төзелү тарихы, ачылу максатлары белән таныштылар һәм истәлек фотоларына төштеләр. “Чишмәләрдә – гомер агышлары” Иске Вәрәш авылының Дуслык чишмәсе кунакларның күпчелегенә яхшы таныш, чөнки биредә алар “Каз өмәсе” фестивале вакытында булганнар иде. Ә бүген чишмә аларны тагын да төзекләнеп, матурланып каршы алды. Бирегә килгән кунакларны капка төбендә милли киемдәге кызлар сәламләде. – Без бүген бик күптәннән көткән кунакларыбызны ихлас күңелдән каршы алабыз. Аларга үзебезнең авылга гына хас булган йолабызны күрсәтәбез, үзләренең кул эшләре, һөнәри осталыклары белән матур итеп гомер итүче авылдашларыбыз белән таныштырабыз. Шөкер, бүген җирлегебездә шушылай бер-беребез белән аралашып, бердәм булып яшәвебез белән хаклы горурланабыз һәм кунакларыбызга да шуны күрсәтә алырбыз дип уйлыйм, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева. Чишмә янында кунакларга су буенда самавыр агарту йоласы тәкъдим ителде. Искевәрәшлеләр әлеге йоланы тагын да яңартып, заманчалаштырып күрсәттеләр. Чишмә ихатасында себерке бәйләү, төрле шифалы үлән чәйләрен әзерләү буенча узган мастер-класслар да кунакларыбыз күңеленә хуш килде: – Мин Мөслимдә бүген беренче тапкыр һәм һәрнәрсәгә ушым китеп, шудый зур сокланып һәм татарлыгыбыз өчен чын күңелдән горурланып йөрим, – ди Австралиянең Сидней шәһәреннән килгән Лилия Сәмигуллина. Ике дистә елдан артык Австралиядә яшәсә дә, Лилия ханым үзе Татарстан кызы, тумышы белән Түбән Камадан. – Мин бик шатмын бүген мөслимлеләрнең шушындый бай, матур тормышта яшәүләренә. Һәркайда чисталык, эстетик зәвык белән төзелгән һәм башкарылган эшләрне күрергә мөмкин. Әле яңа ачылган “Бәхет” паркы гына да, зур шәһәрләрнекеннән бер дә ким түгел. Биредә искиткеч ачык күңелле халык яши, рәхмәт мөслимлеләргә, – ди ул. |
|
Без энем белэн узебезнен мэчеткэ укырга бардак. Укулар атна саен якшэмбе конне була. Мэчеттэ мэдрэсэ инде куптэннэн эшлэп килэ.Анда балалар бик телэп йори. Без анда гарэпчэ язарга ойрэнэбез, догалар ойрэнэбез.
|