|
Районыбызда 4 мәчет бар. Шуларның берсе Җәмигъ мәчете. Әлмәт шәһәре ягыннан кергәндә каршы ала ул безне, мөслимебездән чыгып киткәндә хәерле юл теләп кала. Бу мәчеттә0 никахлар, бәбигә исем кушу йолалары үткәрелә.
Рузаль Шарифуллин
26 ноября 2023
Нет комментариев
0
184
|
|
Районыбызның музыка мәктәбе янында Курай паркы бар. Аның исемен дә җисеменә туры китереп, музыкага бәйле рәвештә " Курай паркы " дип атаганнар. Биредә бик матур. Концертлар, төрле чаралар уздыру өчен ачык һавада сәхнә, ял итәр өчен матур скамейкалар, балаларга уен мәйданчыгы һәм футбол мәйданы бар. Миңа биредә бик тә ошый, ял итәргә һәм уйнарга еш киләм.
|
|
Мөслимдә кызыклы урыннар бик күп. Авыл җирлеге булгач, ат арбасы да куелган. Ул музей каршында тора. Тирә-ягына читәннән койма да ясап куелган. Читән үрергә бик оста кешеләр безнең авылда да бар. Әлеге читәнне авылдашыбыз Фәиз абый үргән. Элек гел ат арбасына утырып йөрсәләр, хәзер шулай һәйкәл генә булып калдылар.
|
|
Китап укучы кыз сыны район үзәк китапханәсе каршына урнаштырылган. Балаларны китапханәгә чакырып,каршы алып тора ул. Минем уйлавымча, ул китап укырга бик ярата, белемле һәм акыллы. Аның авторы да балаларның әлеге кыз кебек акыллы булуын теләгәндер. Әлеге сын миңа бик тә ошады. Гомумән, Мөслимдә сыннар бик аз, шулай да алар бик үзенчәлекле.
|
|
Бөек юлбашчыбыз В.И.Ленинга һәйкәл бик күптәннән куелган. Аны берничә ел элек яңарттылар. Мәдәният йорты каршына урнаштырылган ул. Бик күптәннән туган булса да, Ленин ул безгә дә зур үрнәк. Ул 1917 елда Бөек революция ясап, крестьяннарга ирек биргән, азат яшәү мөмкинлге тудырган бөек шәхес.
|
|
Быел Мөслимебездә яңа сквер барлыкка килде. Ул гаилә темасына бвгынланган. Гаилә ул - тормыш нигезе, бәхет оясы. Әлеге скверда йөрәк формасында матур скамейкалар урнаштырылган, фотога төшәр өчен матур урыннары да күп.
|
|
Быел Мөслимебездә үзенчәлекле сын барлыкка килде. Мөслим казы! Мөслимдә эшләнгән какланган каз Бөтенрәсәйө конкурсында җиңгәннән соң ясадылар аны.Әлеге казларның берсе түбәтәй кигән, икенчесе матур татар яулыгы бәйләгән. Үзебезнең татар казлары бит алар! Мөслимнең какланган казы тәмен бөтен җирдә беләләр хәзер. Әлеге сын миңа бик ошый.
|
|
Быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы игълан ителгәч, баннерлар да яңартылды. Әлеге баннерларда үзебезнең район кешеләре. Милли темаларга багышланган баннерларда җыр, бию, бәйрәм күренешләре. Шунысы куанычлы, Метрәй авылы кешеләре бар әлеге фотоларда. Мин алар белән грурланам!
|
|
Третьяков галереясенә бару мөмкинлеге булмагач, виртуаль сәяхәт ясарга уйладык. Бик матур, үзенчәлекле галерея икән. Мин күбрәк табигать темасына багышланган картиналар карадым. Виртуаль сәяхәтемне башка көннәрдә дә дәвам итәчәкмен. Алдагы елларда анда чынлап та сәяхәт оештыру планнарыбыз да бар.
|
|
Мөслимдә быел 4 нче мәчет төзелеп бетте. Туган авылым Метрәйдән Мөслимгә барганда каршы ала ул безне. Элекке вакытларда авылга керү юлында мәчет каршы ала торган булган. Хәзерге вакытта Мөслимебездә нәкъ шулай. Иман нуры балкый.
|