| Автор блога: | Азамат Галлямов |
|
Кирам Сатиев, Кирам Шәйхиҗан (Шәйхиян) улы Сатиев (1955 елның 21 июле, ТАССР, Актаныш районы, Татар Ямалысы) — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Казан дәүләт мәдәният институты концертмейстеры. Татарстанның халык артисты (2006).
Азамат Галлямов
27 ноября 2020
+40
1003
29 комментариев
|
|
Минем әни бу дөньяның Иң чибәре, сылуы. Нинди бәхет – Һәр баланың Үз әние булуы! Минем әни, һич бәхәссез, Иң сөйкемле әни ул! Әйткән сүзе, Кылган эше – Һәммәбезгә туры юл. |
|
Түбәтәй — күбесенчә түгәрәк яки шакмак, конуссыман түбәле төрек халыкларының баш киеме. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләнә. Энҗе яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән дә чигелә ала. Зур казанышны ССРБда 1950нче елларда казана. Ул вакыт аны барлык халыклар да милләтенә карамый кия башлый. Балкып тора түбәтәйләр Энҗе бөртекләр белән. Алар монда килгән гүя Чын әкият иленнән. “Түбәтәй”сүзе төрек телендә “түбе” , “өс, түбә”дигәнне аңлата. Түбәтәйне Урта Азиядә, Әфганистанда, Иранда, Төркиядә , Идел буе татарлары, башкортлар кия. Түбәтәйнең охшаш яклары күп булса да, һәр останың үз почеркы була. Элекке заманнан бирле түбәтәй татар халкының милли киемнәренең аерылгысыз өлеше буган. XV- XVI гасырда түбәтәй формасындагы баш киемен скульптура-да, стена рәсемнәрендә күрергә мөмкин. Түбәтәй- ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын, дингә бирелгәнен дә күрсәтә. Менә шуңа күрә дә борынгы татар халкы дингә бирелгән кешеләргә карата: “Ул түбәтәй белән туган”диләр. |
|
Беренче ул — гарәп телле халыкларның милли әлифбасы. Бу тел 22 илдә (Алжир, Бәхрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иордания, Гыйрак, Кувәйт, Лөбнан, Ливия, Марокко, Мисыр, Оман, Сүрия, Судан, Согуд Гарәбстаны, Тунис һ.б.) рәсми дәүләт теле булып санала. Гарәп язуын кулланган 5 телдә Википедия сүзенең язылышы Төп гарәп илләреннән тыш, гарәп әлифбасы фарсы телле Иранда, урду телле Пакьстанда, пушту һәм дари телле Әфганстанда, өлешчә Һиндстанда милли әлифба буларак кабул ителгән. Шулай ук ислам дине киң таралган илләрдә актив кулланышта йөри. |
|
Әни кирәк (Р.Миңнуллин) Көннәр якты булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк, әни кирәк. Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк! Җил-яңгырдан саклар өчен, Усаллардан яклар өчен Әни кирәк, әни кирәк. Усаллардан яклар өчен Әни кирәк! Ашлар тәмле булсын өчен, Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк, әни кирәк. Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк! Гөлләр чәчәк атсын өчен, Бәхет-шатлык артсын өчен Әни кирәк, әни кирәк. Иң кадерле кеше җирдә — Әни, димәк! |
|
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен – туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. |