Түбәтәй — күбесенчә түгәрәк яки шакмак, конуссыман түбәле төрек халыкларының баш киеме.
Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләнә. Энҗе яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән дә чигелә ала.
Зур казанышны ССРБда 1950нче елларда казана. Ул вакыт аны барлык халыклар да милләтенә карамый кия башлый.
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
“Түбәтәй”сүзе төрек телендә “түбе” , “өс, түбә”дигәнне аңлата. Түбәтәйне Урта Азиядә, Әфганистанда, Иранда, Төркиядә , Идел буе татарлары, башкортлар кия.
Түбәтәйнең охшаш яклары күп булса да, һәр останың үз почеркы була.
Элекке заманнан бирле түбәтәй татар халкының милли киемнәренең аерылгысыз өлеше буган.
XV- XVI гасырда түбәтәй формасындагы баш киемен скульптура-да, стена рәсемнәрендә күрергә мөмкин.
Түбәтәй- ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын, дингә бирелгәнен дә күрсәтә. Менә шуңа күрә дә борынгы татар халкы дингә бирелгән кешеләргә карата: “Ул түбәтәй белән туган”диләр.