Беренче ул — гарәп телле халыкларның милли әлифбасы. Бу тел 22 илдә (Алжир, Бәхрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иордания, Гыйрак, Кувәйт, Лөбнан, Ливия, Марокко, Мисыр, Оман, Сүрия, Судан, Согуд Гарәбстаны, Тунис һ.б.) рәсми дәүләт теле булып санала.
Гарәп язуын кулланган 5 телдә Википедия сүзенең язылышы
Төп гарәп илләреннән тыш, гарәп әлифбасы фарсы телле Иранда, урду телле Пакьстанда, пушту һәм дари телле Әфганстанда, өлешчә Һиндстанда милли әлифба буларак кабул ителгән.
Шулай ук ислам дине киң таралган илләрдә актив кулланышта йөри.