
значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.









Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!
| Автор блога: | Азамат Галлямов |
|
Гали Арсланов Леонид Арсланов Гамил Афзал Альбина АВЗАЛОВА Марат Әмирханов Фарсый Әхмәдиев Айгөл Әхмәтгалиева Нур Баян Назил Газетдинов Ләйсән Галимова Айзирәк ГӘРӘЕВА Нур Гыйззәтулли Өлфәт ГЫЙЛАЕВ "Таһир Гыйлаҗев Филизә Гыйльфанова Фәнәвис Дәүләтбаев Ләйлә Дәүләтова Тәҗрия Җәләева Гөлнара Җәлилова Рифкат Закиров Айгөл Закирова Эльмира Закирова Илгизәр Зәкиев Фарсель Зыятдинов Вахит Имамов Фаил Ислам Дибәҗә Каюмва Гөлнур Корбанова Наип Лаисов Кадрия Наил Нәфисә Сабирҗанова Данил Салихов Сәмига Сәүбанова Әлфия Ситдыйкова Рауза Cолтанова Таңчулпан Әхмәт Уразаев-Кормаши Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Фәйрүзә Мөслимова Мирһади Разов Роберт СӘЛАХИЕВ Индус Сирматов Ләйсән Тимерова Ләйлә Фазлыева Флүзә Фәррахова Мәдүнә Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) Миргалим Харисов Фәрит Хатипов Альбина Хәйруллина-Вәлиева Роза Хәлиуллина Рахмай Хисмәтуллин Нур Хөсәенов Диләрә Хуҗина Лена Шагыйрьҗан Ленар Шәех Айдар ШӘЙХИ Ягъсуф Шәфыйков Лариса Яруллина
Азамат Галлямов
25 ноября 2021
+7
385
15 комментариев
|
|
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен – туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. |
|
Ямалы(Тат.Ямалы, Мари Ямалы) авылы табигатьнең иң гүзәл урынына-Агыйдел елгасының сул як ярына урнашкан.Һәм ул, хаклы рәвештә, Актаныш районының иң матур, бай тарихлы авылларының берсе. Актаныш районы Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары белән бергә географик яктан Көнчыгыш Кама аръягына керә. Көнчыгыш Кама аръягы яшәү өчен уңайлы булган: мал асрау өчен табигый болынлыклар, балык тоту өчен елгалар, күлләр, ягулык өчен урманнар, әрәмәләр, иген үстерү өчен уңдырышлы җирләр халыкларны үзенә җәлеп итеп торган.Этник яктан бу территория, археологлар раславынча, шактый чуар булган.Биредә борынгы финнар, угорлар, төркиләр яшәгәннәр.Үзләренең яшәүләре турындагы мәгълүматларны алар археологик истәлекләрдә, җир-су атамаларында (топонимиядә) калдырганнар.Ямалы авылы территориясендә һәм гомумән Актаныш районы территориясендә, пьянобор, кушнаренко, чиялек археологик культурасына караган истәлекләр теркәлгән.Мәсәлән, Мари Ямалы территориясендә пьянобор( борынгы пермь(удмурт), коми-пермяк, коми-зырлы халыкларының, кушнаренко, чиялек археологик культурасы калдыклары) бар.Соңгы икесен угор кабиләләре белән бәйлиләр.Тат.Ямалы, Мари Ямалы территориясендә пьянобор, кушнаренко, болгар(XII- XIII) археологик истәлекләре теркәлгән. Тарихчылар (Д.М.Исхаков, М.И.Әхмәтҗанов ), археологлар ( Халиков А.Х., Казаков Е.П., Табяшев Р.С., Ютина Т.К. ), телчеләр (Саттаров Г.Ф., Арсланов Л.Ш. ) һәм башка белгечләрнең раславынча, Көнчыгыш Кама аръягы территориясендә пермь халыклары үзләренең эзләрен калдырганнар. (Бу турыда кара: "Арсланов Л.Ш., Казаков Е.П., Корепанов К.И. Финны, угоры и самоазийцы в Восточном Закамье”.Елабуга, 1993). М.И. Әхмәтҗанов үз мәкаләсендә Ык елгасы регионы тарихын өч әһәмиятле этапка бүлеп карый. Беренче периодта (монголлар яулап алганга кадәр чор ) болгар һәм угор кабиләләре бергә яшиләр, ягъни ике этник төркем(болгар-төркиләр һәм угорлар ) яшиләр.Угорларның бер өлеше, төрки тел кабул итеп, үзләре яшәгән территориядә (шул исәптән Актаныш территориясендә дә) калалар. Икенче период, М.И. Әхмәтҗанов фикеренчә, XIII-XVII гасырларны эченә ала- Нугай этабы. Өченче период – Кама аръягы чик саклау линиясен (сызыкларын) төзегәч башлана(1652-1657 еллар). Д.М. Исхаков үзенең "Из этнической истории татар восточных районов.Татарской АССР до начала XX века” исемле мәкаләсендә Көнчыгыш Кама аръягы халкының катлаулы этник процесс кичергәнлегенә игътибар итә.Соңгы вакытларда Актаныш, Минзәлә районында яшәгән халыклар (татарлар) "башкортлар” дип язылганнар.Дамир Исхаков халыкларны түбәндәге этапларга бүлә: XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы " сословно башкирский этап”; XV-XVI гасыр башы – нугай этабы; XIII – XV гасыр Алтын Урда төрки(кыпчак) этабы; VIII – XIII гасырлар – болгар-угор этабы. Бу этапта болгар-угор ( ханты, мансиларның, өлешчә венгр да булырга мөмкин) кабиләләре бергә яшиләр. Мәсәлән, Тат. Ямалы территориясендә XII-XIII гасырга караган кызыл-сары төстәге болгар керамикасы ( чүлмәк) фрагментлары табылган. Болгар керамикасы шулай ук ( болгар савытлары) Өшәр ( Семиостров) һәм Чиялек авыллары территориясендә дә табылган. Шул ук вакытта угор халыкларына караган археологик истәлекләр дә бар. Алар Өшәр, Ямалы, Мәсәде авыллары территориясендә дә күп табылган. Угорлар белән болгар кабиләләренең бергә яшәүләре VIII – XIII гасырга караган ( Чиялек археологик культурасы) каберлекләрдә мөселманча һәм угорларча күмелгән каберләр табылды. Топонимик материаллар да моның шулай икәнлеген раслыйлар. Мәсәлән, Мәсәде, Өшәр, Шәбез һ.б. атамалар борынгы угорлар тарафыннан калдырылганнар. |