ГлавнаяБЛОГИАктанышым!

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 +1
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+788 RSS-лента RSS-лента

Актанышым!

Автор блога: Анвар Хасаншин
Все рубрики (35)
Авылым китапханәсендә
Авылым китапханәсендә
Авылым китапханәсендә
Авылым китапханәсендә
Авылым китапханәсендә

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.
Кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз.
Актанышыбыз гармунчылары
Актанышыбыз гармунчылары
Актанышыбыз гармунчылары

Тарихка күз салсак, XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшли. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, XIX гасырның 30нчы елларында Россиянең Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан-ел бу уен коралы камилләшә бара. Аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана башлый.
Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Ә Татарстанда гармун ясау эше 1950-1960 елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан. Татарлар арасында бигрәк тә тальян гармун киң таралган. 1860 елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип юкка гына язмаганнар инде.
2022 ЕЛ-ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЦИФРЛАШТЫРУ ЕЛЫ
2022 ЕЛ-ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЦИФРЛАШТЫРУ ЕЛЫ
2022 ЕЛ-ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЦИФРЛАШТЫРУ ЕЛЫ
2022 ЕЛ-ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЦИФРЛАШТЫРУ ЕЛЫ

ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителә, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов . Президент билгеләп үткәнчә, дөнья тиз үзгәрә, масштаблы цифрлы трансформация һәр кешегә, һәр һөнәргә, икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларына кагыла. "Цифрлаштыру үзмаксат түгел, - дип ассызыклады ТР Президенты. — Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыру, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал. Алга таба „Сан“ га күчү өчен безгә принципиаль яңа катлаулылыктагы мәсьәләләргә алынырга кирәк. Бу мәгариф һәм кадрлар әзерләү системасы өчен дә, шулай ук Иске тамашалардан һәм стереотиплардан баш тарту, үзгәрергә, яңага укырга һәм башкаларны үз артыннан алып барырга әзер булу өчен дә җитди чакыру.
Актанышта бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәле.
Актанышта бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәле.
Актанышта бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәле.

Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды
27.11.2017 көнне Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булды. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, райондашлар катнашты.
Актанышның Мәдәният паркында урнашкан һәйкәлнең авторы – Яңа Әлем авылы егете Халит Хәмит улы Миңлегалиев.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары безнең якташларыбыз.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары безнең якташларыбыз.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары безнең якташларыбыз.

Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган. Якташларыбыз арасында Габдулла Тукай бүләгенә беренче булып бүген тууына 101 ел тулган Гамил Афзал лаек булган. Гамил Афзалдан соң рәссам Васил Маликов, җырчы Әлфия Афзалова, шагыйрьләр Илфак Ибраһимов, Лена Шакирҗанова, язучы Вахит Имамовка әлеге мәртәбәле бүләк тапшырылган. Быелгы лауреатлар арасында шагыйрь, публицист, "Мирас" журналы мөхәррире Ләбиб Леронның булуы безнең өчен олы горурлык. Шулай итеп Тукай дәвамчылары районыбызда 7гә тулды. Хәзер аларның исемнәрен Тукай үзе күздән кичерә. Китап-постамент каршына күптән түгел бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылды.
Авзалова Әлфия Авзал кызы
Авзалова Әлфия Авзал кызы
Авзалова Әлфия Авзал кызы


Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Балачактан тулы ятимлек ачысын татый: әнисе, нәни Әлфиягә нибары 5 яшендә дөнья куя. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Кызчыкны әнисенең сеңлесе тәрбияли. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнлектән, мохтаҗлыкта үтә. Әлфия Авзалова үзе истәлекләрендә, ачлыктан үлмәс өчен, әбисе белән качып кына бодай урларга колхоз басуына йөргәннәре турында сөйләгән. Әбисе кызга малайлар чалбары киертеп, тезләре турысында бау белән бәйләп, чалбар балагына бодай сала торган булган. Өйгә кайтып җиткәнче, бодай ярмалары кызның тезләрен суеп бетерә торган булган.
Кечкенә чагыннан дәү әнисе Альфия җырларга өйрәткән, Альфия яратып җырлаган. Үзенең сәләтлеге ярдәмендә бик тиз күренекле була. 15 яшендә аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә чакыралар. Аның бик сирәк очраша торган матур тавышы – тулы диапазон альты. Тавышы ярдәмендә ул бик тиз Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп солисткасы була. Альфия Авзалова даны чәчәк аткан вакыты – ул 14 телдә җырлар башкарган концерты. Ансамбльдә эшләгән чакта ул һәрчак искиткәрлек авыр җырларны башкарды.
Әлфия Авзалова – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены иясе була. 1960 елда аңа “Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен” Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда “Татар эстрадасы легендасы” мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда “Моң патшабикәсе” документаль фильмы күрсәтелә.
Җырчы 84 яшендә 2017 нче елның 15 июнендә вафат булды. Әлфия Авзалова Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде
Бөек Ватан сугышы ветераннарының киләчәк буынга мөрәҗәгате
Бөек Ватан сугышы ветераннарының киләчәк буынга мөрәҗәгате
Бөек Ватан сугышы ветераннарының киләчәк буынга мөрәҗәгате

Без, бүгенге яшьләр, Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди кыйммәткә төшкәнен белергә һәм истә тотарга тиешбез, Җиңүгә үз өлешен керткән, аны йөрәктә саклап, буыннан-буынга тапшырып, һәлак булганнар истәлеген хөрмәт иткән һәркем алдында без баш иябез.
Яшь буынны патриотик тәрбияләү максатыннан төрле чаралар һәм проектлар үткәрелә. Шуларның берсе-Җиңү паркына керү юлында күмелгән юллама. Юллама Бөек Җиңүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы митингта ачылачак һәм укылачак.
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә

Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә

Ялгышлыкмы? Әллә башсызлыкмы? Афган утын яккан түрәләр, Ышанамын, Ходай каршысында, Бүген басып җавап бирәләр. Утка керде тугры булып антка, Чит-ят җирдә күпме ир-егет. Ә күпмесе шунда ятып калды, Кан эчендә, тупка ит булып. Һәрбер шәрә, кызган кыя таштан, Үлем сагалаган ят җирдә. Бар идеме содат башы белән Түләр сәбәп, белмим бу җиргә.
Бу ярты миллион солдат арасында 80 елларда Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән Актаныш җирлеге егетләре дә бар иде. Афган казаны аша безнең 146 якташыбыз узды. Алтысына туган якларына исән кайтырга насыйп булмады.
Әфган сугышында ятып калган райондашларым истәлегенә
Чечня республикасында һәм Төньяк Кавказ төбәгендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә
Чечня республикасында һәм Төньяк Кавказ төбәгендә  сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә

Таулы Кавказ төбәкләреннән күпләрнең уллары гомерлек йөрәк ярасы белән дә кайта. Шул аз сүзле, моңсу карашлы ир-атлар авылыбызда истәлек мемориалын сафка бастырды. Актаныштан Чечня һәм Төньяк Кавказ төбәкләренә 128 егет озатыла.
Памятник воинам-пограничникам
Памятник воинам-пограничникам
Памятник воинам-пограничникам

28 мая традиционно свой профессиональный праздник отмечают российские пограничники, несущие службу, кадровые офицеры и ветераны пограничных войск. День пограничных войск или День пограничника установлен Указом Президента РФ № 1011 от 23 мая 1994 года, «в целях возрождения исторических традиций России и её пограничных войск»
Пограни́чная слу́жба Федера́льной слу́жбы безопа́сности Росси́йской Федера́ции — структурное подразделение в составе Федеральной службы безопасности Российской Федерации, основной задачей которого является защита, охрана и оборона Государственной границы Российской Федерации — её сухопутных и водных рубежей, а также морских биологических ресурсов исключительной экономической зоны Российской Федерации.