Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды
27.11.2017 көнне Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булды. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, райондашлар катнашты.
Актанышның Мәдәният паркында урнашкан һәйкәлнең авторы – Яңа Әлем авылы егете Халит Хәмит улы Миңлегалиев.