ГлавнаяБЛОГИАктанышым!

Новые записи
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 0 0
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Эсперанса-Семья!
Эсперанса-Семья!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+788 RSS-лента RSS-лента

Актанышым!

Автор блога: Анвар Хасаншин
Все рубрики (35)
Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмас!
Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмас!
Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмас!

Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде, музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:
Ишетәсезме, авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә алмагыз,
Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә
Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!
Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр..
СССР язучылар Союзы члены, фронтовик шагыйрь Баянов Нур Галим улы
СССР язучылар Союзы члены, фронтовик шагыйрь Баянов Нур Галим улы

СССР язучылар Союзы члены, фронтовик шагыйрь Баянов Нур Галим улы

Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Тормышлары авыр булганлыктан, Нурның әтисе Галим абзый балаларын җәйге айларда читкә акча эшләргә җибәрә торган була. Нур да, каникул җитүгә, ел саен төрле җирләрдә ялланып акча эшли. 1921 елгы ачлык аны туган авылыннан бөтенләй китәргә мәҗбүр итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып йөри. 1923 елда, укуын дәвам итү теләге белән, Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана: авыл, гражданнар сугышы, илне саклау турында беренче шигырьләрен яза, һәм 1925 елдан аның исеме матбугатта бик еш күренә башлый. 1928 елда ул “Кызылармеец” дигән хәрби газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша һәм шул ук елда шигырьләрдән торган “Уракчы кызлар”, “Җимерелгән окоплар” дип аталган ике җыентыгын бастыра.
Н.Баян Беек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы сәркатибе, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.
Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбыз.
Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбыз.
Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбыз.
Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбыз.
Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбыз.
Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбыз.

Әһлетдинов Мәгыйс Әһлетдин улы 1946 елның 9 августында Актаныш районы Тыңламас авылында туа. Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Алабуга культура –агарту училищесында укый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, 1970 елда Тыңламас авылы клубы мөдире булып эшли башлый. 1976 елдан 1987 елга кадәр Кәзкәй мәдәният йорты директоры вазифасын алып бара. 1980 елда дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. 1987 елдан Актаныш район мәдәният йортында методист булып эшли башлый, аннары сәнгать җитәкчесе була. 2013 елдан Актаныш районы Туган як музеенда хезмәт итә.
Нәфис сүз сәнгате белән ныклап шөгыльләнә. 1963 елдан бирле район күләмендәге концертларны алып бара. Районда 1999 елдан бирле Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз башкаручылар конкурсы үткәрелеп килде.
Республика яшьләр фестивале лауреаты, Массовикларның Бөтенсоюз конкурсы дипломанты, Бөтенсоюз халык сәнгате фестивале лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Мәгыйс Әһлетдин улы Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. 2020 елда исә мәртәбәле райондашыбызга ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.
Советлар Союзы Герое-Дәүләтов Баян Яркәй улы.
Советлар Союзы Герое-Дәүләтов Баян Яркәй улы.
Советлар Союзы Герое-Дәүләтов Баян Яркәй улы.

Дәүләтов Баян Яркәй улы 1924 елның 8 мартында Актаныш районы Татар Әҗби авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча - татар. Тулы булмаган урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Колхозда эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби училищены тәмамлый. 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышына китә. Үзәк фронтта сугыша. Курск сугышында катнаша.
1281-нче укчы полкының взводы командиры, Комсомол лейтенанты Баян Дәүләтов беренче взвод белән Днепрны үтеп чыга. 1943 елның 17 октябрендә Гомель өлкәсенең Лоевск районы Бывалки авылы өчен каты көрәш алып бара, дошманның пулеметларын юк итә, бу исә батальонның уңышлы хөҗүм итүенә ярдәм итә. 1943 елның 21 октябрендә сугышта һәлак була. Бывалки авылында җирләнгән.СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендәге указы белән Днепрны утеп чыкканда һәм аның уң ярында плацдармны тотып калуда күрсәткән батырлыгы өчен лейтенант Баян Дәүләтовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Актанышның матбугат, басмаханә хезмәткәрләре
Актанышның матбугат, басмаханә хезмәткәрләре
Актанышның матбугат, басмаханә хезмәткәрләре
Актанышның матбугат, басмаханә хезмәткәрләре

Ул 1934 елның 23 июнендә Татарстанның Актаныш районы Мерәс авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе хәбәрсез сугышта югала, әнисе тәрбиясендә үсә. Әмирҗан тугыз яшеннән колхоз эшенә катнаша башлый. Туган авылында — башлангыч, күрше Теләкәй авылы мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң ул бер ел колхозда эшләвен дәвам иттерә. 1950-1953 елларда Актаныш урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Чат җидееллык мәктәбендә физик тәрбия, сызым һәм физика укытучысы булып эшли.
1954—1957 елларда Ленинград хәрби округының хәрби авиация частьларында гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайта, берничә ел район башкарма комитетының финанс бүлегендә участок инспекторы булып эшли. Журналистика белән шөгыльләнә. 1989 елга кадәр ул Актаныш район газетасы редакциясендә әүвәл бүлек мөдире, аннары җаваплы сәркатиб һәм баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хезмәт юлының соңгы дүрт елын ул Актаныш район матбагасы мөдире вазифасында тәмамлый.
1965 елда читтән торып укып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала.
Актанышыбызның күренекле җырчылары һәм музыкантлары
Актанышыбызның күренекле җырчылары һәм музыкантлары

Актанышыбызның күренекле җырчылары һәм музыкантлары

1955 елның 21 июлендә Татарстан АССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылында тугыз балалы музыка сөюче гайләдә туган.Әтисе Шәйхиҗан һәм абыйлары матур итеп тальянда уйный ,әнисе Сәгадәт җырлый.Сигезьеллык мәктәпнеӘлмәт музыка укуханәсенең балалайка классын (1974),Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка уен кораллары факультетын (1979)тәмамлаган.Ел ярым хәрби хезмәттә булган.1981 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли.Баян өчен эшкәртмәләр,баян һәм оркестр өчен концерт авторы .
Актанышыбызның күренекле җырчылары һәм музыкантлары
Военная техника в Парке Победы.
Военная техника в Парке Победы.
Военная техника в Парке Победы.
Военная техника в Парке Победы.
Военная техника в Парке Победы.


Парк Победы в Актаныше – явление поистине уникальное. Сочетание в одном месте различных архитектурных, ландшафтных и эстетических решений за несколько лет превратило Парк Победы в излюбленное место жителей Актаныша. Кстати, восхищаются Парком Победы не только местные жители, но и приезжие, гости с других городов и районов.
Военная техника, является любимым местом игр детворы разного возраста. Что характерно, не только мальчишек, но и девочек. Прикасаясь к образцам военной техники, ощупывая «израненную» осколками и снарядами броню танка, юный человек вплотную проникается прошлым, временем, когда его прадед не жалел себя во имя спокойной и мирной жизни малыша.
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае

Актаныш районы мәдәният йорты Әлфия Авзалова исемен йөртә. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылган.Актанышта 2019 елда оешкан Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшли. 1990 елда «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле Татарстанның Муса Җәлил премиясенә лаек дип табыла.Гомумән, Актанышлылыр җыр-моңга гашыйк булулары белән аерылып торалар.
Актанышыбызның театр йолдызлары
Актанышыбызның театр йолдызлары
Актанышыбызның театр йолдызлары


Фаиль Мирзаевич Ибрагимов родился 29 ноября 1950 года в селе Чалманарат Актанышского района Татарской АССР. По официальным документам — 2 января 1951 года Родители поженились в 1948 году: мать — Мусавара (р. 1925), дочь расстрелянного муэдзина, трудилась трактористкой в колхозе; отец — Мирзамухаммат (р. 1925), ветеран Великой Отечественной войны, откуда вернулся на протезах без обеих ног, затем два десятка лет был директором деревенской школы. В семье было одиннадцать детей. Брат — Ильфак (р. 1952), поэт.
После окончания седьмого класса школы в родном селе, в 1966 году поступил в Мензелинское педагогическое училище, которое окончил в 1970 году, а затем работал учителем в школе села Старое Курмашево. В 1971 году поступил на театральный факультет Казанского института культуры, который окончил в 1975 году. Учился у драматурга и режиссёра Р. Батуллы, а также у Ш. Сарымсакова, главного режиссёра Татарского академического театра имени Г. Камала[7]. После получения образования вернулся в Актанышский район, связав свою дальнейшую жизнь с татарским театром.
Актанышның язучы энҗеләре
Актанышның язучы энҗеләре
Актанышның язучы энҗеләре
Актанышның язучы энҗеләре

Дибәҗә Каюм кызы Каюмова 1934 елның 22 ноябрендә Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан тыйнак һәм хезмәтчел халкы булган Тат. Ямалы авылында дөньяга килә. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Дибәҗә ханым Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Зирәклеге, тырышлыгы училищеда укуны җиңеләйтә. Студент елларында ук җирле матбугатта языша башлый. Шигырьләр һәм көй язу белән мавыга. Училищены бик яхшы билгеләргә тәмамлап, кулына диплом алып, Актаныш районы, Солтангол авылына укытучы булып кайта. Бераз эшләгәннән соң, ул Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып мәдәният училищесында эшли. “Алар арасында мин матди яктан түгел, рухи яктан баедым. Артка калмаска, күп укырга, күп эшләргә туры килде. Гомерем буе дөреслек, хаклык эзләдем, хаксызлыклар күрсәм, рәнҗедем.
Каләм алып, ак кәгазьгә үз фикеремне төшерергә омтылуны бик яшьли сизсәм дә, ныклап торып яза башлавым алтмышынчы елларга туры килә. Ул елларда язган кайбер әйберләрем укучыларга таныш, ә берничәсе кәгазе саргаеп, үз вакытын көтеп ята бирә. Актив хезмәт юлында арып-талчыгып, кеше пенсиягә чыга һәм ваемсызлана. Мин менә шул ваемсызлыктан, ялгызлыктан качарга омтылып, күңел төпкелләрен актарып мөмкин кадәр язарга тырышам,”- дип яза ул үзе турында.