Дибәҗә Каюм кызы Каюмова 1934 елның 22 ноябрендә Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан тыйнак һәм хезмәтчел халкы булган Тат. Ямалы авылында дөньяга килә. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Дибәҗә ханым Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Зирәклеге, тырышлыгы училищеда укуны җиңеләйтә. Студент елларында ук җирле матбугатта языша башлый. Шигырьләр һәм көй язу белән мавыга. Училищены бик яхшы билгеләргә тәмамлап, кулына диплом алып, Актаныш районы, Солтангол авылына укытучы булып кайта. Бераз эшләгәннән соң, ул Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып мәдәният училищесында эшли. “Алар арасында мин матди яктан түгел, рухи яктан баедым. Артка калмаска, күп укырга, күп эшләргә туры килде. Гомерем буе дөреслек, хаклык эзләдем, хаксызлыклар күрсәм, рәнҗедем.
Каләм алып, ак кәгазьгә үз фикеремне төшерергә омтылуны бик яшьли сизсәм дә, ныклап торып яза башлавым алтмышынчы елларга туры килә. Ул елларда язган кайбер әйберләрем укучыларга таныш, ә берничәсе кәгазе саргаеп, үз вакытын көтеп ята бирә. Актив хезмәт юлында арып-талчыгып, кеше пенсиягә чыга һәм ваемсызлана. Мин менә шул ваемсызлыктан, ялгызлыктан качарга омтылып, күңел төпкелләрен актарып мөмкин кадәр язарга тырышам,”- дип яза ул үзе турында.