Дәүләтов Баян Яркәй улы 1924 елның 8 мартында Актаныш районы Татар Әҗби авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча - татар. Тулы булмаган урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Колхозда эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби училищены тәмамлый. 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышына китә. Үзәк фронтта сугыша. Курск сугышында катнаша.
1281-нче укчы полкының взводы командиры, Комсомол лейтенанты Баян Дәүләтов беренче взвод белән Днепрны үтеп чыга. 1943 елның 17 октябрендә Гомель өлкәсенең Лоевск районы Бывалки авылы өчен каты көрәш алып бара, дошманның пулеметларын юк итә, бу исә батальонның уңышлы хөҗүм итүенә ярдәм итә. 1943 елның 21 октябрендә сугышта һәлак була. Бывалки авылында җирләнгән.СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендәге указы белән Днепрны утеп чыкканда һәм аның уң ярында плацдармны тотып калуда күрсәткән батырлыгы өчен лейтенант Баян Дәүләтовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнгән.